-- /  я   ң   а   л   ы   к   л   а   р  / --


2010/11(II)  2010/11(I)  2009/10(II)  2009/10(I)  2008/09(II)


   27.08.10

   Мәктәп коллективын яңа уку елында укыту процессында зур үзгәрешләр көтә. "Һәр укытучыга - ноутбук" республика программасы нигезендә Олы Чакмак мәктәбенең һәр укытучысы ноутбуклы булды. Ноутбукны дәрескә методик кулланма буларак файдаланып кына калмыйча, укытучылар, гадәти журнал гына түгел, Интернет челтәрендә электрон журнал һәм һәр ата-ана  ачып карый ала торган электрон көндәлек тә тутырачаклар. Авыл укытучысы быелгы август киңәшмәсен, әлеге уңай үзгәрешләр белән беррәттән, быел кулланылышка керәчәк яңача түләү системасы турында хафалы уйлар белән каршы алды.

   26нчы августта район үзәгендә булган август киңәшмәсенең пленар утырышында, гадәттәгечә, узган уку елына йомгаклар ясалды, киләсе уку елына бурычлар билгеләнде (укытучыларның 2010нчы ел август киңәшмәсе резолюциясе).  Олы Чакмак мәктәбенең киңәшмәдә йөзе якты булды. Яңа уку елына әзерлек, мәктәп яны тәҗрибә участогының торышы, укучыларның спорт, сәнгатьтә уңышлары, укытучыларның инновацион проектларда актив катнашуы докладчыларның чыгышында мактап телгә алынды. Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдәге уңышлары өчен мәктәп директоры Габидуллин И.М. ТРның Мәгариф һәм Фән министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Олы Чакмак мәктәбе уку елына әзерлек нәтиҗәләре буенча 3нче, укучыларның VI спартакиадасы нәтиҗәләре буенча 2нче, мәктәпнең информатика кабинеты (җитәкчесе Нәгыймов М.Ә.) конкурс нәтиҗәләре буенча 3нче урын яуладылар. Мәктәпнең уңышлары грамоталар һәм акчалата премияләр белән бәяләнде.


16.08.10

14нче августта Мөслимнең "Мизгел" яшьләр үзәге базасында физкультурачылар көненә багышланган шахмат турниры булды. Олы Чакмак мәктәбеннән 3 укучы ярышта катнашты. 5нче сыйныф укучысы Бикташева Алсу кызлар арасында 3нче призлы урынны яулады.


Игътибар!

"Экология", "Туган якны өйрәнү" түгәрәге белән берлектә оештырылган "Җәй - 2010" фотоконкурсы дәвам итә. Фотоконкурста 3 төрле тематик номинация тәкъдим ителде. "Гүзәл бакчам", "Табигатькә карыйм сокланып" конкурслары белән беррәттән "Шаян конкурс" номинациясенә дә да җаваплар килә. Соңгы номинациянең җиңүчесен билгеләгәндә җавап бирүченең тапкырлыгы гына түгел, җитезлеге дә бәяләнергә мөмкин. Шулай булгач, соңга калмагыз, дуслар! 

"Гүзәл бакчам" номинациясенә фоторәсемнәрне,  "Табигатькә карыйм сокланып" номинациясенә исемләнгән(!!!) фоторәсемнәрне, һәм Шаян конкурска җавапларны sch-bchekmak@mail.ru адресы буенча көтеп калабыз. Конкурс эшләре сайтыбызда урнаштырылып барып, 1нче сентябрьдә йомгак ясалачак. .

Фотоконкурска аерым таләпләр куелмады. Быелгы кырыс җәйдә табигатънең матурлыгы югала баруны истә тотып, узган елларда төшерелгән фотолар да кабул ителә. Конкурска фотошоп ярдәмендә баетылган фотолар да килде. Без андый фотоларны да кире какмаска булдык.

13.08.10

Конкурска дип атап безнең почтага тагын берничә дистә фото килде. Өстәп урнаштырылган фотолар арасында бик кызыклылары да бар. Фотоконкурсны ачып рәхим итеп карагыз.

28.07.10

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары. Фотоконкурсны үткәрү тәртибе кайбер кешеләрдә бәхәсләр тудыра. Әлеге бәхәсләргә карата Сезнең дә фикерегезне ишетәсебез килә. Беренче коймак төерле булмый калмас. Төере тамакка тыгылырлык булмасын өчен уртак фикергә килү кирәктер. Фикерләрне җиткерергә сайтның кунак бүлмәсенә керүегезне сорыйбыз.

27.07.10

Югарыда игълан ителгән фотоконкурсларга атап күп санда фотолар килде. Катнашучылар саны да күбрәк булса, шат булыр идек.  "ҖӘЙ - 2010" дигән гомуми исем астында конкурска килгән эшләрне барлау, туплау башланды.


30.06.10

Җәй – балаларның ял һәм сәламәтлекләрен ныгыту айлары. Каникуллар башлану белән  районыбызда мәктәп яны лагерлары оештырылды. Олы Чакмак мәктәбендә исә районда беренче тапкыр эксперементаль  рәвештә палаткалы лагерь  эшләде. Бүген лагерьның ябылу тантанасы булды. Тантанага укытучылар һәм ата-аналар, шулай ук район мәгариф бүлегеннән, мәктәптән тыш эшләр бүлегеннән кунаклар килде.

Лагерьның җитәкчесе Фәсхиева Сирена Марсель кызы һәм аның тормыш иптәше Нияз Фәсхиев балаларга барлык уңайлыкларны да тудыру өчен үзләренең вакытларын да,  көчләрен дә кызганмадылар. Бу хакта тулырак>>


16.06.10

Халкыбызның бернинди һава торышы шартларында да үткәрелмичә калмый торган милли бәйрәме - Сабан туе бар. Кар эрегәннән бирле яңгырларның булмавы иген басуларын аяныч хәлгә китереп, авыл халкын борчуга салса да, сабан сөреп, иген чәчкән хезмәтчәннәрнең тырышлыгын быел да һәр елдагыча бәяләделәр. Олы Чакмак авылында Сабан туе быел 12нче июньдә  үткәрелде. Халкыбызның милли бәйрәменә багышланган фото-слайдларны карагыз.


13.06.10

9нчы июньдә Олы Чакмак авылына танылган язучылар - Факил Әмәк һәм  Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Фоат Садриев Яр Чаллы телевидениесе белән берлектә кунак булып килделәр. Яр Чаллы кунаклары Мөслим районының истәлекле урыннарында булып, авылдашыбыз Фоат Садриевка багышланган "Халкым җәүһәрләре" дип исемләнгән документаль фильм әзерләделәр. Олы Чакмак мәктәбендә очрашу мизгелләре һәм Фоат Садриевка багышланган документаль фильмны моннан кереп карый алырсыз.


29.05.10

Сайтыбызның ветеран укытучыларга багышланган бите баетылды. Аңа "Укытучылар" бүлегендәге сылтама аша керергә мөмкин. Рәхим итеп карагыз.


Бөтенроссия "Педагогик инновацияләр" конкурсында Туган якны өйрәнү юнәлеше буенча катнашып, Олы Чакмак мәктәбе педагог-оештыручысы Нәгыймова Миннур Зәйнетдин кызы өченче дәрәҗә дипломга лаек булды. Конкурс эшенең тезислары белән танышырга


25.05.10

Кичә укучыларның көтеп алган Соңгы кыңгырау бәйрәме булды. Олы Чакмак мәктәбен быел 5 кыз һәм 5 егет тәмамлады (сыйныф җитәкчесе Шәфигуллина Наилә Мәкәрим кызы). Башлангыч сыйныфны тәмамлаучы 4 укучы (сыйныф җитәкчесе Шиһапова Люция Тәлгать кызы) бишенче сыйныфка күчәчәк. Уку елын "5"ле билгеләренә генә тәмамлаган укучыларга (6нчы сыйныф укучысы Шәфигуллина Гүзәл, 5нче сыйныф укучылары Нәгыймов Илнар, 2нче сыйныф укучысы Нуриева Эльвина) мактау кәгазьләре тапшырылды. Иң яхшы спортчы исемен алган 9нчы сыйныф укучысы Хөснетдинов Фәнис исә мәктәпнең физкультура укытучысы Зиннуров Марс Фәхри улының кулыннан 500 сум күләмендә шәхси премия алды.

9нчы сыйныф укучылары әлегә чыгырылыш имтиханнарын тапшыру белән мәшгуль. Аларга уңышлар телибез.


  Хөрмәтле укытучылар, чыгарылыш сыйныф укучылары.

  Сезне чын күңелдән Соңгы Кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз.

Тәүге звонок белем ачкычларын

Балаларның бирә кулына.

Соңгы звонок башлап алып чыга

Һәр яшьлекне тормыш юлына.

     Уй –хыялларыгыз, канатлы,

     Кулыгызда чәчәк бәйләме.

     Еларгамы, көләргәме бүген,

     Күңелләрнең иләс бер мәле.

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укытучының моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә.

      Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.

      Яңа юл яра гомер агышы.

      Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы.

      Изге юл тели аның тавышы.


21.05.10

03.05.10 хәбәрендә телгә алынган Карга боткасы бәйрәменең видеоязмасы урнаштырылды. Рәхим итеп шул көнге датада бирелгән сылтама аша кереп карагыз.


20.05.10

  Кичә "Яшьлек" спорт комплексында Татарстан варислары берлегенең слеты булды. Анда актив укучылар һәм туристлар командалары катнаштылар. Слетта балалар сабан туе һәм пионер җырларына конкурс уздырылды. Олы Чакмак мәктәбенең уң флангтагы  "Балачак кыңгыраулары" исемендәге дружинасы (җитәкчесе педорганизатор Нәгыймова М.З.) грамота һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде, Сокол туристлар командасы (җитәкчесе Фәсхиева С.М.) күрсәтмә чыгышлар ясадылар. Слетны мәктәптән тыш эшләр үзәге методистлары оештырды. Слеттан фото һәм видеоязмалар карарга>>


19.05.10

  14нче майда "Яшьлек" спорткомплексында "Куркынычсыз көпчәк" исемле конкурс узды. Юл хәрәкәте яшь инспекторлары арасында республика буенча барган әлеге конкурсның район турын мәктәптән тыш эшләр үзәге, район эчке эшләр бүлегенең юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясе Дәүләт учреждениесе вәкилләре бергәләп оештырды. Әлеге конкурста мәктәптән ике команда катнашты. 13 команда арасында Олы Чакмак мәктәбенең Глобус командасы 2нче призлы урын яулады.


07.05.10

 Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә бәхетле картлык, ныклы сәламәтлек телибез.


03.05.10

 Татар халкының милли йоласы Карга боткасын үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел ул аеруча оешкан төстә үтте. Бүген оештырылган бәйрәмдә балалар такмаклар әйтешә-әйтешә, барлык кешеләрдән хәлдә барынча ярма, май, йомырка җыйдылар, ә кич белән бергәләшеп Баланны елгасы буенда казан асып, ботка пешерделәр, төрле уеннар уйнадылар. Әлеге бәйрәм күренешләреннән фото-слайд-шоу һәм видеоязмалар .


  01.05.10

  Кичә Яңа Усы мәдәният йортында укучылар арасында патриотик җыр, нәфис сүз, театр конкурсы узды. Олы Чакмак мәктәбеннән "Сәйлән" ансамбле 2нче, ялгыз җыр номинациясендә Нуриева Элвина 3нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Конкурсны район мәгариф бүлеге методистлары Галиева Ирина Тимерхановна һәм Фәтхиева Флера Хәкимовна оештырдылар.

 "Сәйлән" ансамбле башкаруында Фоат Садриев сүзләренә композитор Илгиз Закиров иҗат иткән "Олы Чакмак - гүзәл почмак" җырын видеоязмада карагыз.


30.04.10

 Сугыш еллары укытучысы  чынбарлыкта кем иде?  Бу сорау очраклы түгел ...

  Сайтыбызда әле күптән түгел мәрхүмә булган ветеран укытучы Салихова Рәхилә Салих кызының истәлекләрен тәкъдим итәбез. Аның сөйләгәннәрен Бөек Җиңүнең 60 еллыгын каршылаган көннәрдә укытучы Шакирҗанова Н.З. язып алган. Рәхим итеп укыгыз>>


  Башлангыч класс һәм «Умырзая» балалар бакчасы арасында дәвамчанлык эше үз югарылыгында бара. III – IV сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Шиһапова Люция Тәлгать кызы белән бергә балалар бакчасында  «Нәүрүз» бәйрәмендә кунакта булдылар. Укучылар бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышлап «Дәү әнидә кунакта» дигән театрны сәхнәләштерделәр. Бергә төрле уеннар уйнадылар һәм Нәүрүзбикәнең күчтәнәченнән авыз иттеләр. Соңыннан «Туган тел» җырының 100 еллыгы билгеләп үтелде һәм бергә җырны башкару белән кичә тәмамланды.

Писатель Садриев Фоат Миннахметович


28 .04.10.

  Авылдашыбыз, "татар Шолоховы" Фоат абый Садриев, "Бәхетсезләр бәхете" дигән өч романнан торган трилогиясе өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе булды. Мәктәбебезнең даими кунагы, фикердәшебез Фоат абыйны зур уңышы белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗат чишмәсе саекмавын, ныклы сәламәтлек телибез.


   Яшь башкаручыларның Халыкара телевизион "Татар моңы – 2010" конкурсында барлык турларны да уңышлы үтеп, чыгарылыш укучыбыз Азат Кәримов  26 нчы апрельдә гала-концертта катнашу хокукын яулады. Конкурста катнашкан 2 меңнән артык кеше арасында Азатның бу җиңүе белән чиксез горурланабыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.


  7-8 сыйныф укучылары тыл ветераны Бәхиҗә апага шефлыкка бардылар. Баздан бәрәңге чыгардылар (җитәкчеләре: Аюпова И. Ш., Нәгыймова М.З.). 6нчы сыйныф укучылары Салахова Рәзинә апага шефлыкка бардылар. Алар ихатасын чүп-чардан арындырдылар (җитәкчесе Габидуллина А.А.).


  26нчы апрельдә мәктәп күләмендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган  әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә 5-8 сыйныф укучылары арасында брейнг- ринг уеннары оештырылды. Кичәне татар теле укытучысы Шәфигуллина Наилә Мәкәрим кызы оештырды. 


  Бу көннәрдә мәктәп беренчелегенә баскетбол турнирлары бара.

  Уеннарны түгәрәк җитәкчесе Габидуллин И. М. үткәрә. 

   Әлеге ярышлардан фотослайд-шоу


  24нче апрельдә  мәктәп күләмендә хезмәт өмәсе үтте. Башлангыч сыйныф укучылары, 5-6 сыйныф укучылары мәктәп бакчасында эшләделәр, 7нче сыйныф укучылары иске мәдрәсә территориясен, 8нче сыйныф укучылары наратлыкны җыештырдылар. 


  Укытучылар елына багышлап Мөслим район мәгълүмати-методик үзәге үткәргән “Минем яраткан укытучым” иншалар конкурсында 7нче сыйныф укучысы Нәгыймова Индира  1нче урын алды һәм мактау грамотасы белән бүләкләнде.


21.04.10

  Кичә  район мәдәният йортында "Яшь бөреләр" район фестиваленең гала-концерты булды. 2нче сыйныф укучысы Нуриева Эльвина вокал номинациясендә 2нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аңа кадәр үткәрелгән йомгаклау концертында кечкенәләрнең "Сәйлән" ансамбле, уен кораллары номинациясендә баянда уйнаган Салихова Дилә һәм Зилә (6нчы сыйныф), нәфис сүз номинациясендә Гарипова Инзилә (5нче сыйныф) дипломант исеменә лаек булганнар иде.


19нчы апрельдә Халыкара Җир көненә багышланган брейн-ринг уеннары үткәрелде. Укучылар ташландык материаллардан композицияләр, сәйләннән төрле сувенирлар, кошлар, җәнлекләр ясап әзерләнделәр. Брейн-рингның мәктәп турында җиңгән укучылар иртәгә район ярышына барачаклар. Кичәне Экология һәм Туган якны өйрәнү түгәрәге җитәкчеләре Гарипова Г.Р. һәм Нәгыймова М.З. оештырдылар. 3-4нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Шигапова Л.Т.) әлеге чарага иң актив катнашучылар дип табылды. Бу хакта фотослайд-шоу>>


  9нчы апрельдә район Балалар Думасының сайлау җыелышы үткәрелде. Олы Чакмак мәктәбеннән "Балачак кыңгыраулары" дружинасының мәдәният министры Моратова Илзирә депутат программасы белән чыгыш ясады. Илзирә район Балалар Думасының мәдәният һәм сәнгать министры урынбасары итеп сайланды. Аңа эшендә уңышлар телибез. Депутат Моратова Илзирәнең эш программасы белән моннан таныша аласыз.


17.04.10

  Кичә Казанның шәһәренең  Киров районындагы рус-татар аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 81нче урта мәктәбе бинасында Каюм Насыйри исемендәге яшүсмерләрнең 8нче фәнни-эзләнү укуларына йомгак ясалды. Йомгак конференциядә Олы Чакмак мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Нәгыймова Индира "Минем кечкенә илем, Чакмагым - туган җирем" дип исемләнгән фәнни-эзләнү эшен тәкъдир итте (җитәкчесе - педорганизатор Нәгыймова М.З.). Индирага Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының тиешле үрнәктәге сертификаты тапшырылды.


03.04.10

  Сайтыбызның укучылар иҗатына багышланган бүлегенә укучылар язган яңа иншалар өстәлде. Рәхим итеп укыгыз>>


  Кичә Мөслимнең "Нептун" бассейнында укучыларның 6нчы спартакиадасы кысаларында йөзү яышлары үтте. Ярышта Олы Чакмак мәктәбе командасы 2нче призлы урын яулады. Ирекле йөзү буенча шәхси беренчелектә 9нчы сыйныф укучысы Хөснетдинов Фәнис 1нче урын алды. Ул бүген Мөслим җыелма командасы составында Азнакай шәһәрендә үткәрелүче йөзү ярышларында катнаша. Эстафетада чакмаклылар 3нче урын яуладылар.

 


  Кичә Олы Чакмак мәктәбенә Мөслим авылы сугыш ветераннары Шәрипов Әхсән Әмир улы һәм Зиннуров Мансур Зиннур улы кунак булып килделәр. Алар укучыларга сугыш чоры истәлекләрен сөйләделәр. Олы Чакмак мәктәбе коллективы тирән эчтәлекле чыгышлары өчен мөхтәрәм сугыш ветераннарына рәхмәт белдерә.

 


30.03.10

 Язгы каникул вакытында 3-4нче сыйныф укучылары Шиһапова Люция Тәлгать кызы җитәкчелегендә тыл ветераннары белән очрашуда булдылар. Алты бала анасы Фәсхиева Гамбәрия Нигъмәтулла кызына “Җиңүнең 65 еллыгы” медален тактылар. Очрашуда 80 яшен тутырган тыл ветераны Шиһапова Роза Хәмиделхак кызы да катнашты. Укучылар концерт куйдылар һәм класс исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Очрашу укучыларда яхшы тәэсир калдырды. Ветераннарга да балаларның чыгышы бик ошады.


25-26нчы март көннәрендә Олы Чакмак мәктәбе базасында җәяүле туризм буенча традицион өйрәтү-тренировка ярышлары булды. бу хакта тулырак>>.

 


25.03.10

Кичә Мөслим гимназиясенең актлар залында “Иң яхшы директор” һәм “Иң яхшы завуч”  дип исемләнгән район конкурсының финал туры булды. Мәктәп җитәкчеләренең  иҗади эшчәнлеген үстерү максатында оештырылган бу чарада безнең мәктәптән Габидуллин Илнур Мөхтәр улы катнашып 2нче урынга лаек булды. фотоальбом>>


23.03.10  

25нче мартта Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында булачак Рөстәм Миннехановның Татарстан президенты постына инаугурациясе тантанасында исеме инде күп тапкырлар телгә алынган Олы Чакмак мәктәбен тәмамлаган моңлы җырчыбыз Азат Кәримовның чыгышы көтелә. Моңа кадәр "Яңа гасыр" телеканалы оештырган "Җырлыйк әле" бәйгесендә таланты белән Яр Чаллы шәһәре тамашачысын әсир иткән авылдашыбыз (карамый калмагансыздыр)  Татарстан башкаласына зур мәртәбәле чарада катнашуга чакырылган.


21.03.10

10-11 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә “Йолдызлык 2010” фестиваленең зона туры үткәрелде. Олы Чакмак мәктәбеннән конкурста Шәфигуллина Гүзәл, Сафарова Зөлфирә, Нәгыймова Индира катнашты . Шәфигуллина Гүзәл  вокал номинациясендә беренче урын яулап, 17-20 апрелдә Казан шәһәрендә уздырылачак фестивальнең йомгаклау концертына чакыру алды. Без Гүзәлгә фестивальдә зур җиңүләр телибез.


18.03.10

Олы Чакмак мәктәбе укучылары конкурс-бәйгеләрдә катнашып киләләр. Информатика фәне белән кызыксынган укучылар өчен үткәрелгән "Инфознайка" Бөтенроссия конкурсы январь аенда үткәрелгән иде. Анда 12 укучы катнашты. Әле генә аның нәтиҗәләре билгеле булды. Укучылар 100 баллы рейтинг буенча 75 - 98 баллга ия булып, югары күрсәткечләргә ирештеләр. 4нче сыйныф укучысы Гарифуллин Венер 92, 5нче сыйныф укучысы Нәгыймов Илнар 98 балл (Татарстан регионында 1-4нче урыннарны бүлеште) туплап, конкурсны оештыру комитетының дипломнарына ия булдылар. Калган укучыларга тиешле үрнәктәге сертификатлар тапшырылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Укучыларны конкурска информатика укытучысы Нәгыймов М.Ә. әзерләде.


11.03.10

Бүген Олы Чакмак һәм Шуганка мәктәбе укучылары Алабуга шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар рәссам И.И.Шишкин музеенда, бөек врач В.М. Бехтерев исемендәге медицина музеенда, туган як музеенда, Шайтан шәһәрчегендә булдылар. Алабуга шәһәренең бай тарихы  укучыларда яхшы тәэсирләр калдырды. Мәктәп коллективы үзенең шәхси автобусы белән алып барып кайткан Мөслим авылы гражданы Садриев Фиргатькә зур рәхмәт белдерә. әлеге экскурсиядән фотогалерея.

 


 

Авылдашыбыз Садриев Фоат Миңнәхмәт улына 69 яшь тулды. Бүген бер төркем мәктәп укучылары туган көне белән котларга Фоат абыйның өенә бардылар. Фоат абыйның гаиләсендә очрашу язмаларын моннан карый аласыз.

 


06.03.10

Олы Чакмак мәктәбе укучылары районыбыз мәктәпләре базасында оештырылып килүче спорт ярышларында да сынатмыйлар. Кичә Тойгелде авылында Габделхакова Фәнисә истәлегенә чаңгы ярышлары оештырылды. Чаңгы спорты белән даими шөгыльләнүче мәктәбебез укучылары әлеге ярышта зур җиңүләр яуладылар. 4нче сыйныф укучылары Фәхертдинова Рания - 1нче, Гарифуллин Венер - 3нче (1-4нче сыйныфлар арасында 1км-лы дистанция), 5нче сыйныф укучысы Бикташева Алсу - 1нче, 6нчы сыйныф укучысы Салихова Дилә - 2нче (5-6нчы сыйныфлар арасында 2км-лы дистанция),  9нчы сыйныф укучысы Әхмәдиев Илнур 2нче (7-9нчы сыйныфлар арасында 3км-лы дистанция) призлы урыннар алдылар. Олы Чакмак мәктәбе командасы 3нче урын яулады. Әлеге ярышлар хакында видеоязма һәм фотослайд-шоу карагыз.


Хөрмәтле гүзәл затларыбыз. Олы Чакмак мәктәбе коллективы Сезне чын күңелдән 8нче Март -Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итә. Сезгә корычтай ныклы сәламәтлек, тынгысыз эшегездә зур уңышларга ирешүегезне тели.

 

И, хатын-кыз! Сүнәр иде тормыш,

Син булмасаң әгәр дөньяда,

Искерсә дә Җирдә дәвер-гасыр,

Нәфислегең синең өр-яңа.

Аләм генә түгел, галәм бүген

Уйлый кебек синең турында.

Кеше заты, династиясенең

Киләчәге синең кулларда.

Күңелеңне керсез хисләр белән,

Изгелегең белән балкытып,

И, җаным! – дип әйтеп куюыңда

Нәкъ бер кочак кояш бар кебек.


05.03.10

Бүген мәктәптә "Балачак кыңгыраулары" варислар оешмасының Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган "Буразнада үскән балалар" дип исемләнгән  тантаналы сборы булды. Сборга балачагы сугыш чорына туры килгән авылдашларыбыз Ахунова Нәҗибә, Галимова Фаягөл, Шакирҗанова Зәйтүнә, Сафина Рәзинә апалар, Вәлиев Ахъяр абый һәм язучы якташыбыз Фоат абый Садриев кунак булып килделәр. Сборны педагог-оештыручы Нәгыймова Миңнур Зәйнетдин кызы оештырды. Сбор турында тулырак мәгълүмат һәм видеоязмалар  белән моннан танышыгыз.


01.03.10

25нче февральдә Яңа усы авылында кышкы туризм буенча ярышлар узды. Мөслим районының төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә эшләп килүче “Туризм” түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар катнаш – контроль маршрутта һәм бивакны оештыруда үзләренең көчен сынады. Бу бәйгедә Олы Чакмак мәктәбе командасы 1нче урын алды. Шулай ук бивак буенча 2нче урын, КПМ да 3нче урын булды. Мәктәп данын Кашапов Ильфар, Шигапова Рузилә, Валиева Фирүзә (9нчы сыйныф), Фасхиев Азат, Ханова Язилә (8нче сыйныф) якладылар.


23.02.10

Кичә Рус Шуган урта гомуми белем бирү мәктәбендә Советлар Союзы Герое П.А.Днепров истәлегенә ату ярышлары булды. Ярышларда безнең мәктәптән 7нче сыйныф укучысы Нәгыймова Индира, 8нче сыйныф укучысы Гарипов Ранис, 9нчы сыйныф укучысы Дәүләтов Алмаз катнашты. Нәгыймова Индира 28 очко туплап, кызлар арасында III призлы урын яулады, Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.


20.02.10

Мәктәпнең физкультура укытучысы Зиннуров Марс Фәхри улы оештырган шәхси призга чаңгы ярышлары үткәрү матур традициягә әверелде. 18нче февральдә район чаңгычылары, аларның ярышын карарга җыелган җанатарлар тавышыннан  авыл гөрләп торды. Мәктәп дирекциясе һәм коллективы Марс Фәхриевичны туган көне белән котлый һәм ярышны оештыру өчен рәхмәт белдерә. Әлеге ярыш турында тулырак мәгълүмат, видео һәм фотоязмалар белән танышырга


17.02.10

Бүген мәктәптә традицион "Гашыйклар  көне" үткәрелде.  Кичәне 8нче сыйныф укучылары оештырды. Уеннар, биюләр белән үрелеп барган бәйрәм кичәсе бик күңелле булды.

 


12нче февральдә Мөслим мәдәният йортында халык җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Зифа Басыйрованың тууына 100 ел тулуга багышланган ""Үткәннәрдән килгән моң булып" дип исемләнгән җыр конкурсының йомгаклау концерты булды. Чыгарылыш укучыбыз Азат Кәримов үзенең чираттагы җиңүен яулады: гран-прига лаек булды. Азатны җиңүе белән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез.


14нче февральдә Мөслим "Яшьлек" спорт комплексында "Россия чаңгы юллары" массакүләм чара һәм ХХ кышкы спартакиада кысаларында чаңгы ярышлары үтте. Тугызъеллык мәктәп укучылары арасында 9нчы сыйныф укучылары Хөснетдинов Фәнис, Әхмәдиев Илнур һәм Дәүләтов Алмаз 1-3нче урыннарны яуладылар, ә 1нче сыйныф укучысы Гарипова Айзилә иң яшь чаңгычы дип танылды.


14.02.10

Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршылап, 8нче сыйныф укучылар  коллективы тыл ветераны Сафина Сәлимә әби белән очраштылар. Әлеге очрашуның видеоязмасын карагыз.


12.02.10

"Белем җәүһәрләре – 2010" дип аталучы I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе старт алды. Әлеге бәйге нигезләмәсе белән моннан таныша аласыз. Ә татарча сәхифәләр турында бәхәсләр Азатлык радиосында әле һаман да тынмый. Бу хакта моннан укыгыз.


10.02.10

2010нчы елның 9нче февралендә район мәдәният йортында "Йолдызлык-2010" фестиваленең гала-концерты булды. Олы Чакмак мәктәбе коллективы әлеге фестивальдә зур уңышка иреште. Бу хакта тулырак>>


2010 елның 5 февралендә Мөслимдә Зөлфәт клубының чираттагы утырышы булды. Анда Олы Чакмак мәктәбе укучылары катнашты. Балалаp үзләренең Бөек Җиңүгә багышланган шигырьләрен укыдылар. Видеоязма карарга


06.02.10

Сайтыбызда Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган бүлекне баету өстендә эшлибез. Үзгәрешләр белән танышып баруыгызны телибез.


05.02.10

Укучыларның VI спартакиадасы кысаларында шахмат буенча команда ярышлары булды. Мөслимнең "Мизгел" яшьләр үзәгендә оештырылган шахмат турнирында 11 мәктәп командасы ярышты. 3 укучыдан торган Олы Чакмак мәктәбе командасы: Фәсхиев Азат (8нче сыйныф), Нәгыймов Илнар һәм Бикташева Алсу (5нче сыйныф укучылары) 21 мөмкинлектән 16,5 очко җыеп, II призлы урынны алды.


03.02.10

Сайтыбызда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланган яңа бүлеккә нигез салынды. Анда мәктәбебездә бу истәлекле вакыйгага багышлап үткәрелгән чаралар, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашудан видеоязмалар һәм башка язмалар туплана башлады. Сайтыбызның сул баганасындагы шул исемдәге төймәгә яки монда>> басып кереп рәхим итегез!


02.02.10

Җир шарының тынычлык сөюче халкы Икенче бөтендөнья сугышында немец фашистларын тар-мар итүнең 65 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә.  Олы Чакмак мәктәбендә дә актив рәвештә Бөек Җиңүгә багышланган чаралар үткәрелә. Бу хакта тулырак>>


30.01.10

Казан шәһәренең 33нче номерлы мәктәбе базасында Интернет-сайтларның III Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантанага конкурсның шартлары буенча 5 номинациядә җиңүче сайт авторлары һәм мәктәп делегацияләре чакырылган иде. Олы Чакмак мәктәбе сайты "Иң мәгълүмати сайт" номинациясендә 3нче урын яулап Татарстан Фән һәм Мәгариф министрлыгының дипломы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Әлеге җиңүне яулауда булышлык күрсәткән барча кунакларыбызга да зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Форумда тавыш бирүдә ярдәм күрсәткән Мөслим район мәгълүмати-методик үзәгенә, район хакимиятенә һәм бүләкләү тантанасына алып барып кайткан авылдашыбыз, укучыбызның әтисе Бикташев Ниязга аеруча зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Әлеге тантана турында тулырак мәгълүматны Belem.ru порталыннан укый аласыз.

Ә  бу сылтама аша кереп, сайтларны бәяләү буенча үткәрелгән форумдагы бәхәсләр белән таныша аласыз.

Казан шәһәренең 33нче номерлы мәктәбенә экскурсия һәм әлеге тантана күренешләре фотослайд-шоуда


29.01.10

27.01.10 көнне Мөслимнең икенче мәктәбе базасында “Куркынычсыз көпчәк” конкурсы үткәрелде. Конкурста гимназия, лицей, икенче номерлы мәктәп, Тойгелде, Баланны һәм Олы Чакмак мәктәпләреннән 6 команда катнашты. Конкурсның программасы төрле юнәлешле итеп төзелгән иде. Балалар юл йөрү кагыйдәләре, медицина ярдәме күрсәтү,  велосипед белән фигуралы йөрү һәм иҗади эш наминацияләрендә шәхси беренчелек һәм команда беренчелеге өчен көч сынаштылар. Олы Чакмак “Светофор” командасы иҗади конкурста икенче урын яулады.

Без конкурс үткәреп, балаларны матур-матур бүләкләр белән сөендергән Сарман иминлек фондына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге чарадан фотослайд-шоу.


Шул ук көндә Мөслим спорт комплексында Илһам Камалов призына чаңгы ярышлары булды. Мәктәбебез укучылары Хөснетдинов Фәнис, Әхмәдиев Илнур һәм Дәүләтов Алмаз барлык көндәшләрен дә артта калдырып, мактау пьедесталының барлык басмаларын яуладылар. Кызлар арасында ярышта финиш сызыгына Шигапова Рузилә 4нче, Вәлиева Фирүзә 5нче булып килделәр. Укучылар барсы да 9нчы сыйныфта укыйлар. Мәктәпнең чаңгычылар командасы да нәтиҗәдә 1нче урынны алды. Җиңүче егетләребез бу көннәрдә район данын яклау өчен  Казан шәһәрендә булачак чаңгы ярышына барырга әзерләнәләр.


27.01.10

Бүген Мөслим мәдәният йортында "Йолдызлык-2010" сәнгать фестиваленең финалы булды. Безнең мәктәптән егетләр дуэты (6нчы сыйныф укучылары Вәлиев Фиргать һәм Дәүләтов Риназ) фестивальнең дипломанты булдылар. Кызларның "Сәйлән" вокаль һәм бию ансамбльләре, ялгыз җыр номинациясендә Нуриева Элвина (2нче сыйныф) һәм Шәфигуллина Гүзәл (6нчы сыйныф), конферансье номинациясендә Дилә һәм Зилә Салиховалар (6нчы сыйныф) тагын да зуррак нәтиҗәләр белән фестивальнең гала-концертында катнашу хокукына ия булдылар. Укучыларның чыгышларын сәхнәгә педагог-оештыручы Нәгыймова М.З. әзерләде.


26.01.10

Кичә Мөслим мәгариф бүлегенең актлар залында математика фәне буенча укучыларның фәнни-гамәли конференциясе булы. Укучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү максатында оештырылган бу чарада безнең мәктәптән 9нчы сыйныф укучысы Хөснетдинов Фәнис катнашты (укытучы Габидуллина А.А.). Фәниснең "Исәпләүнең стандарт булмаган алгоритмнары" дип исемләнгән чыгышы һәм аңа презентациясенә сылтама сайтның "Тәҗрибә уртаклашыйк" бүлегенә салынды.


25.01.10

Хөрмәтле Интернет кулланучыбыз. Сайтыбызның күләме бик нык киңәюне истә тотып, Сезнең өчен яңа уңайлык тудырырга булдык. Эзләү системасы Сезнең өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.


23.01.10

19.01.10 хәбәрендә Азат Кәримовның иҗат иткән җыры хакында язган идек. Әлеге җырга презентация эшләнде. Авылыбызның матур табигате кочагында Азатның җыры тагын да моңлырак яңгырый кебек. Ышанмасагыз, тыңлап карагыз!


Кичә Мөслимдә муниципаль район хакимияте башлыгы Хәбипов Ришат Рәшит улы призына татар-башкорт көрәше буенча ярышлар булды. Олы Чакмак мәктәбе укучылары командасын составында: Кашапов Илсаф (2нче сыйныф), Нуриев Айгиз һәм Хөсәенов Илвир (5нче сыйныф), Дәүләтов Риназ һәм Вәлиев Фиргать (6нчы сыйныф), Аюпов Рамиль (7нче сыйныф), Хафизов Ринас (8нче сыйныф) көрәштеләр. 30кг авырлыктагы үлчәүдә Хөсәенов Илвир 3нче, 43 кг һәм аннан югары авырлыктагы үлчәмдә Хафизов Ринас 36 егет арасында 5нче мактаулы урыннар яуладылар. Мәктәп командасының уңышы 3нче урын белән бәяләнде.


22.01.10

Бүген мәктәбебездә "Авыл мәктәпләрендә сәләтле балалар белән эшләү" темасы буенча музыка һәм рәсем сәнгате укытучыларының район семинары булды. Семинарда Олы Чакмак мәктәбенең музыка укытучысы Нәгыймова М.З. "Сәйдәш йолдызлыгында" дигән әдәби-музыкаль кичә оештырды.  Әлеге семинар турында тулырак


20.01.10

Мәктәбебез укучылары "Йолдызлык-2010" сәнгать фестиваленә әзерләнә. Быелгы фестиваль Бөек җиңүнең 65 еллыгына багышлап үткәрелә. Бүген авыл мәдәният йортында фестивальнең мәктәп туры булды. Иртәгә укучылар Мөслим зонасында сайлап алу турында катнашачак.

Авыл мәдәният йортында үткәрелгән "Йолдызлык-2010" фестиваленнән видеоязма


19.01.10

Мәктәбебез горурлыгы, чыгарылыш укучыбыз, Алабуга Культура-агарту училищесы студенты Азат Кәримов туган авылына багышлап җыр язды. "Чакмагым - туган ягым" җырының көен дә, сүзләрен дә Азат үзе иҗат итте. автор башкаручы Азат Кәримовның җырын тыңларга>>

  ИСКӘРМӘ. Әгәр сезнең компьютерыгызда Download master (сервердан файлларны бушату программасы) урнаштырылган булса, тавыш файллары куелган веб-битләрне ачу өчен Opera браузерын   кулланмавыгызны сорыйбыз. Интернет челтәрендәге теләсә кайсы сайтта да мондый типтагы битләрне ачканда Opera браузерының хаталануы күзәтелә.


16.01.10

Бүген мәктәп спортзалында Олы Чакмак җирле үзидарә советы призына традицион баскетбол турниры үткәрелде. Турнирда Олы Чакмак мәктәбеннән өч, Октябрь, Яңа Усы, Шуганка мәктәпләреннән, Мөслим лицее һәм гимназиясеннән берешәр - барлыгы 8 команда катнашты. Бу хакта тулырак>>

видеоязмалар һәм фотоальбом карарга


15.01.10

 Сайтыбызда 2010нчы ел - укытучылар елына багышланган яңа биткә нигез салынды. Әлеге биткә сылтаманы "Укытучылар" бүлегендә дә табарсыз.


14.01.10

Мәктәбебез укытучылары чираттагы аттестацияне үттеләр. Гарипова Г.Р., Ханова С.З.Фәсхиева С.М., Шигапова Л.Т. - беренче, Нәгыймова М.З. икенче категорияле укытучы исеменә аттестацияләнделәр. Аттестация үткән укытучыларыбызны әлеге уңышлары белән котлыйбыз.


Интернет-сайтларның III конкурсы турында Азатлык радиосының радиотрансляциясенә карата (05.01.10 датасындагы хәбәр) конкурсны үткәрү комиссиясе биргән җавабын түбәндәге сылтамадан укып, фикерегезне җиткерә аласыз:

http://www.azatliq.org/content/article/1929541.html


07.01.10

Укучыларның каникуллары күңелле үтә. Көчле бураннар басылуга, укучылар укытучылары белән бергә Ык аръягына табигатькә экскурсиягә чыктылар, учак ягып казан астылар, уеннар уйнадылар. Кышкы суык та, калын кар көртләре дә балаларны куркытмады.

Әлеге экскурсия хакында фотоальбом һәм видеоязма карагыз.


05.01.10

Татарстан Мәгариф һәм Фән министрлыгының мәктәпләрнең сәхифәләре арасында үткәргән бәйгесен күпләр татар телен кысудагы чираттагы адым һәм республикадагы дәүләт телләре турындагы канун бозылу буларак бәяли...

Азатлык радиосы конкурс турында радиотрансляция әзерләде. 

http://www.azatliq.org/forum/archive/article/1.html  сайтында Азатлык радиосын тыңлый аласыз.

Бу хакта түбәндәге сылтама буенча сәхифәне укып шунда ук фикерегезне белгертүегезне сорыйбыз:

 http://www.azatliq.org/content/article/1921596.html?page=1#relatedInfoContainer


04.01.10

Кичә район үзәгендә Хәләф Шәмсетдинов истәлегенә шахмат турниры булды. Турнирда укучы кызлар арасында Бикташева Алсу 2нче, укучы малайлар арасында Нәгыймов Илнар 3нче урынны яуладылар.


2010/11(II)  2010/11(I)  2009/10(II)  2009/10(I)  2008/09(II)

 

Hosted by uCoz