"Җәй-2010" фотоконкурсы нәтиҗәләре.

  2010нчы елның җәе башында игълан ителгән "Җәй-2010" фотоконкурсына сайт кулланучылары тарафыннан 114 эш тәкъдим ителде. Сайт белән даими танышып баручы кунакларыбыз үзләре дә аңлый торганнардыр, "Табигатькә карыйм сокланып", "Гүзәл бакчам" , "Шаян конкурс" дип исемләнгән өч төрле номинациягә килгән эшләрне барлау, һәр номинациянең җиңүчесен аерым игълан итү жюри өчен бик катлаулы эш булып чыкты. Һәр 3 номинациядә дә катнашкан эшләрне гомумиләштереп, урын билгеләргә дигән уртак фикергә киленде. Конкурста актив катнашучы гаиләләрне һәм аерым кешеләрне урын бирү тәртибендә исемләп китәбез:

  1) Олы Чакмак авылында яшәүче Бикташевлар гаиләсе. Бикташевларның гаилә башлыгы Нияз һәм аның кызы - 6нчы сыйныф укучысы Алсу безнең иң актив хезмәттәшебез һәм ярдәмчебезгә әверелделәр. Әлеге конкурсның һәр номинациясенә дә беренчеләрдән булып үз хезмәтләрен тәкъдим итәчәкләренә шигебез юк иде, ялгышмаганбыз.

  2) Мөслимдә яшәүче Җәлиловлар гаиләсе. 2нче номерлы мәктәпнең татар теле укытучысы Гөлназ Җәлилова үзенең кызлары Мөслим 2 нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Жәлилова Равилә, 3нче сыйныф укучысы Жәлилова Зөлфия белән бергә дүрт дистәгә якын эш тәкъдим иттеләр. Районыбызның йөзек кашына әверелгән сайты өстендә эшләп тә, башка сайтлар белән дә хезмәттәшлек итәргә вакыт таба алган өчен, Гөлназ ханымга зур рәхмәт белдерәбез.

  3) Мөслим районы Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Фирая Фатихова һәм Рәвилә Шәрифуллина, Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Индира Нәгыймованың эшләре өчен 3нче урын бирелә.

  Мәктәп дирекциясе, мәктәп сайты администрациясе конкурска берсеннән-берсе матур эшләр җибәргән актив хәбәрчеләребезгә зур рәхмәт белдерә. Конкурсның җиңүчеләренә шушы үрнәктәге грамота һәм истәлек бүләге әзерләнә. Олы Чакмак авылыннан читтә яшәүчеләргә бүләкне алу тәртибе турында язылган хат җибәреләчәк.

 

 

Hosted by uCoz