Район Балалар Думасы депутаты  Муратова Илзирә Илфак кызының эш программасы

Мин, Муратова Илзирә Илфак кызы,1996 елның 26 январендә Мөслим районы Олы Чакмак авылында туганмын. Әтием Муратов Илфак Ягъфәр улы 1962 елда туган, авылда тракторчы булып эшли. Әнием Муратова Зөлфия  1971 елда туган, хәзерге вакытта почта бүлекчәсендә җитәкче. Апам Гүзәл Чаллы шәһәрендә педагогия институтында белем ала. Мин үзем 8 класста  4-5 билгеләренә генә укыйм. Укучылар үзидарәсендә мәдәният министры булып эшлим. Спорт белән шөгыльләнәм, баскетбол түгәрәгенә йөрим. Иң яраткан шөгыльләрем рәсем ясау, җырлау, бию. Инде 5 ел мәктәптә оешкан “Сәйлән” ансамблендә җырлыйм, биим. Район сәнгать мәктәбендәге “Энҗе бөртекләре” ансамблендә шөгыльләнәм.  Мәктәптә “Сәйлән” кечкенәләр төркемен оештырып  аларның җитәкчесе булып билгеләндем.. Сәхнәдә аларга үз-үзләрен ничек тотарга, җырлау күнекмәләрен  өйрәтәм. 3 ел инде үзебезгә сәхнәдә чыгыш ясарга костюмнар тегешәм, аларны бисерлар белән бизим.

Мин һәрвакыт дөресен сөйлим, кеше ялган сөйләгәнне яратмыйм, үз сүземдә торам, дусларыма ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер.

Мин укучыларда мәдәният-сәнгать белән кызыксыну уятырга тырышачакмын. Моның өчен мәктәптә түгәрәкләрне даими эшләтергә кирәк. Авылда шөгыльләнүче балаларның барсы да сәнгать мәктәбендә йөреп белем ала алмый. Шуңа күрә, балаларның  сәләтләрен үстерү  максатыннан, мәктәпләрдә оешкан ансамбльләне, бию коллективлары өчен, айга бер булса да, сәнгать мәктәбендәге белгечләр  катнашында укулар үткәртер идем. Һәр фестиваль, конкурс, бәйрәмнәрдә чыгыш ясау өчен безгә сәхнә костюмнары җитми. Районда урнашкан предприятиеләр, оешма, шәхси эшмәкәрләр һәрберсе бер мәктәпкә спонсорлык күрсәтсәләр яхшы булыр иде. Район күләмендә үткәрелгән чараларда һәрвакыт даими катнашып, җиңүләр яулаган укучыларны башкалабыз Казанның мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру өчен экскурсияләргә алып баруны оштырырга иде.Чөнки без үз илебезнең матурлыгын рәсемнәр, сүзләр аша гына түгел , аны чынбарлыкта күрергә тиешбез.

Мине бер борчыган  мәсьәлә - мәктәбебезнең салкынлыгы. Кыш көне сыйныф бүлмәсендә  курткалар киеп укырга мәҗбүрбез. Районда бер безнең мәктәпнең җылылык системасы алыштырылмаган. Моның өчен район башлыгы Хабипов Ришат Рәшит улына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җылы мәктәптә уку һәр укучы өчендә уңайлы һәм рәхәт булыр иде.

Сүземне йомгаклап барлык депутатларга һәм җитәкчеләргә бер үтенеч белән чыгам. Район балалар думасына сайланган депутатлар белән район советы яшьләр белән эшләү бүлеге, район башлыгы берлектә очрашу сессиясе үткәрелсә әйбәт булыр иде. Без үзебезне борчыган мәсәләләрнең чишү юлларын бергә эзләр идек.

Мин үземнең алга куйган максатымны үтәр өчен көрәшәчәкмен.

2010 ел илебездә укытучы ел. Мин барлык укытучыларга да сәламәтлек, тыныч, бәхетле матур тормыш телим.

Hosted by uCoz