“Чемпион”нар ял итте.

Җәй – балаларның ял һәм сәламәтлекләрен ныгыту айлары. Каникуллар башлану белән  районыбызда мәктәп яны лагерлары оештырылды. 2010нчы елның июнь аенда Олы Чакмак мәктәбендә районда беренче тапкыр эксперементаль  рәвештә палаткалы лагерь  эшләде.

Авылыбызның иң матур җире – алма бакчасында оештырылган “Чемпион” лагерында туризм түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар ял итте. Ун көн дәвамында укучылар үзләре учак ягып, ашарга пешереп, чәй кайнатып, табигый шартларда яшәргә өйрәнделәр. Балалар табигать кочагында ял итеп кенә калмадылар, төрле җирләргә экскурсияләргә йөрделәр, туризм серләренә дә төшенделәр. Ык елгасы ярында кызынып, суда коенып, балык тотып үзләренең сәламәтлекләрен ныгыттылар.

 

Лагерьның җитәкчесе Фәсхиева Сирена Марсель кызы һәм аның тормыш иптәше Нияз Фәсхиев балаларга барлык уңайлыкларны да тудыру өчен үзләренең вакытларын да,  көчләрен дә кызганмадылар. Һәр көн төрле кызыклы очрашулар, спорт уеннары белән үрелеп барды. Балаларга лагерь бик охшады. Лагерны оештыруда зур ярдәм күрсәткән өчен ата-аналар мәктәптән тыш эшләр үзәгенә зур рәхмәтләрен җиткерделәр, киләчәктә   палаткалы  лагерьны  башка мәктәпләр белән берлектә  оештырылу теләген әйттеләр.

 

Платкалы лагерьның ябылу тантанасы мизгелләре

 

 

 

 
Hosted by uCoz