-- /  я   ң   а   л   ы   к   л   а   р  / --


2011/12(I) 2010/11(II)  2010/11(I)  2009/10(II)  2009/10(I) 


11.01.11

Хөрмәтле коллегабыз Фәсхиева Сирена Марсель кызы бу көннәрдә 45 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

   Сез ел башындагы зәмһәрир салкын вакытта тугансыз. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнегез белән ихлас котлыйбыз! Гыйнвар салкыннарында туган булсагыз да, дусларыгызга җылылык бирә торган кайнар йөрәгегезгә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелегез матур, даладай киң булсын. Дөньяның саф  һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, балаларыгыз, туганнарыгыз белән бергә гомер кичерүегез Сезне ифрат зур бәхетле итә. Ходай биргән гомерегездә күпме авырлыклар күтәреп узгансыз, газаплар кичергәнсез, сынмагансыз, сыгылмагансыз, ә берсеннән-берсе акыллы, матур дүрт бала үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасыз.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү  дәрте янсын йөрәгеңдә,

Картаерга һич тә ашыкма!

 

Саулык, иминлек, ак бәхетләр, саф мәхәббәт теләп, Олы Чакмак мәктәбе дирекциясе, профсоюз оешмасы һәм укытучылар коллективы.

P.S.  Коры кашык авызны ерта диләр, кашык коры булмасын өченгә, 6нчы сыйныф укучысы Бикташева Алсуның сыйныф җитәкчесе Фәсхиева Сирена Марсель кызына багышланган презентациясен тагын бер кат карап үтегез.


Хөрмәтле кунагыбыз. Олы Чакмак мәктәбе коллективы сезне Яңа 2011нче ел белән котлый 

 Әй, Мәңгелек, юмарт аксакал син,

   Булсам да мин сиңа ятырак.

   Бакчаңдагы гомер агачыннан

 

   Өзеп бирдең тагы яфрак.

Кар-буранлы чанасына салып,

Алып килә аны бүз атың.

Ә искесен – истәлеккә булсын –

Шул чанага төяп озатам.

   Сырларына кара – көннәренә,

   Көмеш ука белән каелган.

   Көмеш ука каян алдың, димә,

   Күңелемнең нуры салынган.

Юмартлыгың өчен түләү хакы

Һаман-һаман тора өстәлеп.

Хәйләкәр син, беләм, көтәсендер

Һәр берәүдән алтын истәлек!

   Өч йөз алтмыш кичә сырлы яфрак

   Алларыма төште бәвелеп.

   Ничек аны бизи башлар бу дип,

   Күзәтәдер кебек Мәңгелек.

Яфрак – елым, сине нәкышьләүдер

Барлык уем, хисем-тойганым.

Шуңа да бит ука итеп сүтәм

Йөрәгемнең алтын йомгагын.


29.12.10

Бүген Олы Чакмак авыл клубы бинасында укучыларның Чыршы бәйрәме гөрләп узды. Программадагы җырлар, күмәк биюләр, күңелле тамашалар, уеннар, маскалар чыгышы, Яңа елга багышланган рәсемнәр конкурсы һ.б. тамашачылар күңеленә хуш килде.

Укучыларның Яңа елга багышланган рәсемнәрен карагыз.

Яңа ел тамашасыннан видеоязмалар карагыз: 1нче кисәк, 2нче кисәк

 


28.12.10

Яңа ел мәшәкатьләре

Быелгы кыш гадәттән тыш карга бик мул булырга ошаган. 2011нче Яңа елны каршы алган бу көннәрдә соңгы карсыз ике елда онытып җибәрә язган сыннар ясау традициясен яңарттык. Күмәк көч белән мәктәп ишегалдында берсеннән-берсе матур кар сыннары барлыкка килгән иде. Һич кенә көртләрдән арындырып бетереп булмый үзләрен. Кышның күзне чагылдырырлык ак матурлыгына ямь өстәп, язга чаклы эремичә торсыннар иде ...


25нче декабрьдә Мөслимнең "Мизгел" яшьләр үзәге базасында Зөлфәт клубының йомгаклау утырышы булды. Анда якташ язучылар - Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов,  "Татарстан -Яңа Гасыр" радиосы баш мөхәррире, язучы-журналист  Шәмсия Җиһангирова белән бергә Олы Чакмак мәктәбенең каләм тибрәтүче укучылары да катнашты. бу хакта тулырак>>


27.12.10

1нче декабрьдә физкультура буенча үткәрелгән район олимпиадасында Олы Чакмак мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Сәфәрова Зөлфирә I урынны яулады.


18нче декабрьдә өстәл теннисы буенча үткәрелгән район ярышында Олы Чакмак мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары - кечкенә кызлар группасында Салихова Дилә I, Салихова Зилә II, кечкенә малайлар группасында Дәүләтов Риназ урынны I урынны яуладылар.


23нче декабрьдә  "Яшьлек" спорткомплексы базасында чаңгы спорты буенча сайлап алу ярышлары узды. Олы Чакмак мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Сәфәрова Зөлфирә әлеге ярышларда I урынны яулады. Ул Татарстан укучыларының VII Спартакиадасы ярышларында район данын яклаячак. Укучыларны спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары белән котлыйбыз.


17.12.10

Узган атнада баскетбол буенча традицион мәктәп чемпионаты булды. I урынны 7-8нче, II  урынны 9нчы,  III  урынны 7нче сыйныф укучылары яулады. 9нчы сыйныфтан Фәсхиев Азат һәм Ханова Язилә, 8нче сыйныфтан Әюпов Рамиль һәм Сәфәрова Зөлфирә,  7нче сыйныфтан  Дәүләтов Риназ һәм Салихова Дилә, 6нчы сыйныфтан Нәгыймов Илнар һәм Бикташева Алсу, 5нче сыйныфтан Бәдертдинов Наил һәм Фәхертдинова Рания, 3нче сыйныфтан Кашапов Илсаф һәм Нуриева Элвина, 2нче сыйныфтан Ханов Илназ баскетбол турнирының иң яхшы уенчылары дип танылдылар. видеоязма карарга>>


14.12.10

Информатика фәне белән кызыксынучы укучылар һәм укытучылар игътибарына.

Безнең сайтка "Инфознайка" бөтенроссия конкурсы информеры (гафу итегез, "информер" сүзенең саф татарча тәрҗемәсен хәзергә таба алмадым) урнаштырылды. Аның аша узган уку елында булып узган конкурс нәтиҗәләре белән, шулай ук быелгы уку елы яңалыклары белән танышып барырга була. Информерны сул баганада сурәтләнгән "Инфознайка конкурсы" рәсеменә басып ачыгыз.


12.12.10

5нче декабрьдә мәктәптә педагог-оештыручы Миңнур Нәгыймова җитәкләгән "Тылсым" волонтерлык отряды үзенең эшчәнлегенә багышланган "Укучыдан - волонтерга" дигән ток-шоу үткәрде. Ток-шоу азагында укучыларны волонтерлар отрядына кабул итү тантанасы булды. Яшь волонтерларга волонтер таныклыгы һәм футболкалар  тапшырылды 


9нчы декабрьдә Олы Чакмак мәктәбенең татар теле укытучысы  Әюпова Инзилә Шогаеп кызы, технология һәм информатика укытучысы Нәгыймов Мөнәвир Әнвәр улы чираттагы аттестация үттеләр. Укытучыларның педагогик эшчәнлегенә багышланган презентацияләр белән моннан танышырга була.


26.11.10

Кичә Олы Чакмак авылы мәдәният йортында Аналар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булды. Укучы балалар концерт куйдылар. Әниләр һәм әбиләр балалары белән бергә уеннарда катнаштылар. Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында төгәлләнде. Кичәне педагог-оештыручы Нәгыймова М.З. оештырды. Видеоязма карарга>>

 


20.11.10

Кичә Мөслим лицеенда мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган "Юл йөрү иминлеге" театрлар конкурсы булды. Анда Олы Чакмак мәктәбенең "Яшь инспекторлар" түгәрәгендә шөгылләнүче укучылар "Светофориядә кунакта" дигән спектакль күрсәттеләр.

 


"Туган якны өйрәнү" һәм "Экология" түгәрәгендә шөгылләнүче укучылар Бөтенроссия "Чиста су" акциясе кысаларында Ык һәм Баланны елгаларының көзгә чордагы чисталыгын тикшерергә бардылар. Укытучы Гарипова Г.Р. һәм педагог-оештыручы Нәгыймова М.З. җитәкчелегендә укучылар Ык елгасының агым тизлеген һәм суның чисталыгын тикшерү буенча практик эшләр үткәрделәр. укучыларга өй эшенә "Ык елгасының тормышта кулланылышы" темасына реферат эшләргә кушылды.


06.11.10

  2нче ноябрьдә Олы Чакмак мәктәбе базасында районның технология укытучылары катнашында методик берләшмә утырышы булды. Бу хакта тулырак>>

 


29.10.10

  Кичә Олы Чакмак мәктәбендә оешкан “Тылсым” волонтерлык отряды Нәгыймова Миңнур җитәкчелегендә Түбән Кама шәһәрендәге “Эйдос” психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләп килүче “Форвард” волонтерлар советы  үткәргән семинарга бардылар. Волонтерлар шулай ук “Надежда” һәм “Веста” тернәкләндерү үзәкләрендә инвалид балалар белән берлектә дәресләрдә катнаштылар, аларга ярдәм иттеләр.

Олы Чакмак мәктәбе укучылары, автобус белән ярдәм күрсәткәне өчен, районның спорт һәм яшьләр белән эшләү бүлегенә зур рәхмәт белдерә.

фотослайд һәм видеоязмалар карарга>>


24.10.10

18-21октябрь көннәрендә Казан шәһәренең “Нарат урманы” шифаханәсе базасында Республика яшьләр форумының сайлап алу туры булды. Анда педагог-оештыручы Нәгыймова М.З. җитәкчелегендә мәктәптә оешкан “Тылсым” волонтерлар отряды активистлары – 8нче сыйныф укучылары Нәгыймова Индира һәм Әюпов Рамил катнаштылар. Алар “7 шагов к добровольчеству” программасы буенча өйрәнүләр үтеп, социаль проект эшләделәр. Волонтерларның эшчәнлеге хакында фото-слайд карагыз.


16.10.10

Кичә Казан шәһәренең Мәскәү районында  урнашкан Ш.Мәрҗани исемендәге икенче татар гимназиясендә  "Белем җәүһәрләре" Халыкара интернет-проектлар бәйгесенә йомгак ясалды. Тантанада мәртәбәле кунаклар: Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Вәлиев Разил Исмәгыйль улы, Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге баш киңәшчеләре Шәйхиева Фирая Разыйх кызы һәм Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы, Мәгариф министрлыгы һәм Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчелеге, Казан шәһәренең татар мәктәпләре җитәкчеләре һ.б.  чакырылган иде. Олы Чакмак мәктәбе сайты республикакүләм оештырылып килүче мондый конкурсларда инде 3нче тапкыр катнашып, бу юлы да җиңүчеләр исемлегенә керде: "Урта белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясенә тәкъдим ителеп, III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.


02.10.10

Хөрмәтле укытучылар. Олы Чакмак мәктәбе коллективы Сезне Укытучыларның һөнәри бәйрәме белән тәбрикли.

Бөтен гомерләрен балаларга биреп,

Таңнан төнгә янып көюче,

Күктә янган якты кояш сыман

Тирә юньне нурга күмүче- укытучым!

 

Халкым күңелендә сезгә дигән

Меңәрләгән чәчәк бәйләме.

Әгәр аны алдыгызга куйсак,

Булыр иде зур тау кадәрле.

   Чәчәкләрем бәлки аңлатырлар,

   Хисләремнең иң-иң изгесен.

   Әниемдәй якын укытучым,

   Тормышымның якты көзгесе.

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

Ничек кенә табыйм сүзләрен?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.

 


01.10.10

Электрон мәгариф системасына укучылар өчен расписание кертү төгәлләнде. Укучылар һәм әти-әниләр, http://edu.tatar.ru/muslum/page1464.htm  сайтына кереп карый аласыз.


Безнең үткән хәбәрдә сөйләнгән "Мөслим районында волонтерлык эшен җәелдерү" проекты белән моннан таныша аласыз.


27.09.10

 21-24 сентябрь көннәрендә Казанның "Заречье" балалар сәламәтләндерү лагере базасында волонтерларның V Республика слеты булды. Олы Чакмак мәктәбе педагог-оештыручысы Нәгыймова М.З. үзенең активист кызы Индира белән слетта "Мөслим районында волонтерлык эшен җәелдерү" проектын яклап, проект эшләре буенча I урын яулап кайттылар. Аларны бу зур җиңүләре белән котлыйбыз. Слет мизгелләре фотослайд-шоуда. тулырак моннан укырга


23.09.10

Олы Чакмак мәктәбе электрон мәгариф системасына кушылырга әзерләнә. Бу көннәрдә һәр укытучыга, укучыларга һәм аларның әти-әниләренә электрон мәгариф системасы сайтына керү өчен логин һәм серсүзләр булдырылып, үз ияләренең кулларына тапшырылды, расписание төзелде. Укучылар һәм ата-аналар http://edu.tatar.ru адресы буенча кулланучының логинын һәм паролен язып кереп, укучының көндәлеген ("Мой дневник" сылтамасына басарга), атналык расписаниене карый алалар.  Шулай ук электрон мәгариф системасында урнашкан мәктәп сайтына да нигез салынды. Сайтта урнашкан виртуаль кабул итү бүлмәсендә Олы Чакмак мәктәбе укытучылары белән үзегезне борчыган мәсәләләр буенча хәбәрләшә аласыз. Әлеге сайтка  http://edu.tatar.ru/muslum/page1464.htm адресы белән кереп була.


05.09.10

"Җәй-2010" фотоконкурсы нәтиҗәләре.

  2010нчы елның җәе башында игълан ителгән "Җәй-2010" фотоконкурсына сайт кулланучылары тарафыннан 114 эш тәкъдим ителде. Сайт белән даими танышып баручы кунакларыбыз үзләре дә аңлый торганнардыр, "Табигатькә карыйм сокланып", "Гүзәл бакчам" , "Шаян конкурс" дип исемләнгән өч төрле номинациягә килгән эшләрне барлау, һәр номинациянең җиңүчесен аерым игълан итү жюри өчен бик катлаулы эш булып чыкты...бу хакта тулырак


31.08.10

Һәр укучы күңеле, һәр гаилә дулкынланып көтеп алган традицион бәйрәмебез Белем бәйрәме килеп җитте.

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, укучы балалар. Бездән бәйрәм котлауларын кабул итегез.

Яңгырыйдыр һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим ит, син,

Өр – яңа уку елы.

 

Кеше гомере мәктәп юлы аша,

Моңлы бер җыр кебек сузыла.

Белем сукмакларын яра-яра

Киләчәккә юлы сузыла.

 

Олы юлга сукмак башы,

Зур тормыш баскычы син.

Серле белем дөньясының

Бердәнбер ачкычы син.

 

Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

Белем ишекләрен ачтың син.

Юлыбызны гүзәл итү өчен

Якты маяк булып балкыйсың.


2011/12(I) 2010/11(II) 2010/11(I)  2009/10(II)  2009/10(I) 

 

Hosted by uCoz