Марс Зиннуров призына чаңгы ярышлары

18.02.09

 Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Марс Зиннуров призына чаңгы ярышлары үтте. Бәйгедә 6 команда составында 50 укучы катнашты. Кызлар арасында,3 км дистанцияне үтеп, икенче булып Диләрә Шарифуллина килде. Егетләр арасында, 5 км дистанциядә узышып, Рамил Шәфигуллин җиңү яулады. Аннан әзгә генә калышып Фәнис Хөснетдинов икенче булып финиш сызыгын үтте. Командалар арасында Олы Чакмакның беренче командасына тиңнәр булмады. Икенче команда өченче урынга чыкты. Олы Чакмак укучыларының тренерлары - Марс һәм Руслан Зиннуровлар. Призлы урыннарга чыккан укучыларга һәм командаларга Марс Зиннуров һәм спорт мәктәбе исеменнән Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 


 18. 02.10

Мәктәпнең физкультура укытучысы Зиннуров Марс Фәхри улы оештырган шәхси призга чаңгы ярышлары үткәрү матур традициягә әверелде. 18нче февральдә район чаңгычылары, аларның ярышын карарга җыелган җанатарлар тавышыннан  авыл гөрләп торды. Ярыш нәтиҗәләре буенча егетләр арасында Олы Чакмак мәктәбенең 9нчы сыйныф  укучылары Әхмәдиев Илнур, Хөснетдинов Фәнис, Дәүләтов Алмаз, Шигапова Рузилә призлы урыннар яуладылар. Җиңгән укучылар һәм шулай ук иң яшь чаңгычылар 2нче сыйныф укучылары Әхмәдиев Илсур һәм Нуриева Элвина мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнделәр. Ярыш вакытында балалар кайнар чәй, тәм-томнар белән сыйландылар.
 

 

 

Марс Зиннуров призына чаңгы ярышларыннан видеоязманы авылдашыбыз Нияз Бикташев әзерләде.

 

 

 
Hosted by uCoz