Мәктәп
директоры Габидуллин Ильнур Мөхтәр улы. 1975нче елның 15нче сентябрендә туган. II нче
категорияле тарих укытучысы.
1991-1995нче елларда Минзәлә педагогия училищесында белем ала.
1995-1998нче елларда Баек гомуми белем бирү мәктәбендә хезмәт, сызым, физкуль-тура укытучысы
буларак хезмәт юлын башлый.
1998-2003нче елларда Түбән Кама шәһә-ренең “Балкыш” социаль реабилитация үзәгендә
тәрбияче, социаль хезмәткәр булып эшли.
1998-2002нче елларда Түбән Кама муниципаль институтында
читтән торып укый.
2003нче елның августыннан Мөслим районы Олы Чакмак авылының төп гомуми белем бирү мәктәбенә
директор итеп билгеләнә. 2008-2009 елларда Яр Чаллы ИНПО курсларында укып
тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре буенча өстәмә белгечлек ала
2006нчы елдан
Олы Чакмак авылы һәм Мөслим районы советы депутаты. |
Габидуллина Айгөл
Айдар кызы. 1982нче елның 17нче маенда туган. II
нче категорияле математика укытучысы, 2002нче елдан башлап
тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
1997-2001нче елларда Минзәлә педагогия коллиятендә белем ала.
2001нче елда аны кызыл дипломга тәмамлап Мөслим районы Олы Чакмак төп гомуми белем
бирү мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләнә.
2006нчы елда Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлый.
2009нчы елда Яр Чаллы ИНПО курсларында укып
тматематика фәне буенча өстәмә белгечлек ала |
География, биология, химия укытучысы Гарипова Гөлия Риф кызы. 1973нче
елның 9нчы декабрендә туган. II категорияле укытучы.
1989нчы елда Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлап, укуын Яр Чаллы дәүләт
педагогия институтының география факультетында дәвам итә. Аны 1998нче елда
тәмамлый. 2004нче елдан Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбендә укыта башлый.
2007нче елда Мәгариф бүлеге мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Рәхмәт хаты, 2008
елда Диплом белән бүләкләнә.
Аның турында презентация |
Информатика, физика, технология укытучысы Нәгыймов
Мөнәвир Әнвәр улы. 1965нче елның 23нче мартында туган.
I
категорияле укытучы.
1991нче елда Алабуга дәүләт педагогия институтының техник факультетын
тәмамлый. 2007-2009 елларда Яр Чаллы ИНПО курсларында укып информатика
һәм физика фәннәре буенча өстәмә ике белгечлеккә ия була
1989нчы елдан бүгенге көнгә кадәр Олы Чакмак мәктәбендә укыта.
Күп санда район һәм республика олимпиадалары Бөтенроссия конкурслары
призерларын әзерләде.
2008 елда "Ел
укытучысы" конкурсының район турында IV
урын яулады, Татарстан Фән һәм Мәгариф министрлыгының Мактау Грамотасы белән
бүләкләнде.
2006нчы елдан
Олы Чакмак авыл советы депутаты.
Аның турында презентация |
Технология, рәсем сәнгате, тормыш иминлеге
нигезләре, физкультура укытучысы Фасхиева Сирена Марсель кызы. 1966 нчы елның 8
нче январендә туган. I категорияле укытучы. 1984 нче елда Әлмәт физкультура
техникумын тәмамлый. Специализациясе – спорт гимнастикасы. 1985 нче елда Мәскәү
шәһәрендә узган яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнаша. 1988 нче елда
Волгоград дәүләт физкультура институтының педагогия факультетын тәмамлый.
Икенче белгечлеге – дәвалау гимнастикасы инструкторы. 1988 нче елдан Олы Чакмак
мәктәбендә укыта. 2002 нче елда Татарстан Республикасы педагоглары арасында
үткәрелгән “Аргамак” уеннарында катнаша. Эстафета буенча III нче урында (Казан),
2004 нче елда Татарстанның өченче “Аргамак” уеннарында III урын алды
(Болгар). 2005 нче елда Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгының
Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 2006 нчы елда “Ел укытучысы” конкурсында
катнашып Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Аның турында презентация |
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Наилә Мәкәрим кызы.
1973нче елның 7нче июлендә туган. II категорияле укытучы.
1992нче елда Минзәлә педагогия училещесын, 1998нче елда Алабуга
педагогия институтының филология факультетын тәмамлый.
1992нче елдан бүгенге көнгә кадәр Олы Чакмак мәктәбендә укыта.
|
Татар теле
һәм әдәбияты укытучысы Әюпова Инзилә Шогаеп кызы. 1968нче елның 31нче
октябрендә туган. I категорияле укытучы.
2008нче
елда Алабуга дәүләт педагогия университетын тәмамлый.
2001нче
елдан Олы Чакмак мәктәбендә укыта.
2008-2009 нчы елларда Яр Чаллы ИНПО курсларында укып
математика фәне буенча өстәмә белгечлек ала
Аның турында презентация |
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Шигапова Люция Тәлгать кызы. 1958нче елның 10нчы
сентябрендә туган. I нче категорияле укытучы. 1983 – 1988нче елларда Олы
Чакмак мәктәбенең озайтылган көн группасында тәрбияче булып эшли. 1989нчы елда
Алабуга дәүләт педагогия институтын читтән торып тәмамлый. 1988нче елдан бирле Олы
Чакмак мәктәбендә башлангыч класслар укытычысы булып эшли. Катнашкан бәйгеләр:
“Туган телем – иркә гөлем” дигән нәфис сүз бәйгесендә (2004 ел). ”Ел класс
җитәкчесе" (2007ел).
Аның турында презентация |
Рус теле һәм
әдәбият укытучысы Ханова Силүзә Зөфәр кызы. 1963 нче елның 15нче апрелендә
туган. I категорияле укытучы.
1985нче
елда Казан дүәләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый.
1990нче
елдан бүгенге көнгә кадәр Олы Чакмак мәктәбендә укыта.
2000нче
елдан мәктәп профсоюз комитеты рәисе.
Аның турында презентация |
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Шакирьянова Нурсинә Заһидулла кызы. 1966
елның 21 мартында туган. I нче категорияле укытучы. Дәресләрдә үстерешле укыту
технологиясен куллана.
1987 елда Алабуга Дәүләт Педагогия Институтының башлангыч
класслар факультетын тәмамлый. 1987 елдан Олы Чакмак төп гомуми белем бирү
мәктәбендә укыта. 2007 нче елда “Класс җитәкчесе “ конкурсында катнашты.
|
Педагог-оештыручы, музыка укытучысы Нәгыймова Миңнур Зәйнетдин кызы.
1972нче елның 12нче декабрендә туган.
2007нче елда читтән торып Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлый.
2008нче елдан Олы Чакмак мәктәбендә укыта.
Педагог-оештыручы вазифасын алып бара. II категорияле укытучы.
Аның турында презентация |
|