Кеше исеме белән матур дигән әйтем бар. Мин әлеге әйтемне конкурска килгән фотоларга карата үзгәртеп, "Фото исеме белән матур" диясем килә. Сез дә килешәсездер, дуслар. Кызганыч, кайбер фото авторлары үзләренең эшләрен исемләргә онытканнар. Андый фотоларны авторының рөхсәтеннән башка гына исемләп утырганда, минем башка шундый фикер килде. Ә нишләп сайтыбыз кунакларыннан бу эштә ярдәм сорамаска? 

  Түбәндә күрсәтелгән фоторәсемгә иң тапкыр исем асты уйлап безнең адреска җавап язучы "Шаян конкурс" номинациясенең җиңүчесе дип игълан ителәчәк. Иң уңышлы дип саналган җаваплар сайтыбызда урын алыр дип ышандырабыз, алла бирсә.

05.09.2010

   Ниһаять шаян конкурсның да җавапларын игълан итәргә вакыт җитте. Кызганычка каршы, әллә бирем бик катлаулы булдымы, әллә дөнья мәшәкате белән басылып, кешеләр юмор хисен югалта барамы, катнашучылар саны аз булды.

Нияз Бикташев:

1. Бартер: сөткә алмашка – алмалар

2. Сөтнең эченә кереп йөзәсе иде...

3. Корылыктан  ашарга үлән калмагач, Сезгә кунакка килдем

 Равиля Шарифуллина:

Керпеләргә дә модернизация тээсир итте: алма урынына конфет ташыйлар... 

Фирая Фатихова:

Елы нинди бит. Запас туплап калырга кирэк

    Сайт администрациясе үткәргән конкурста битараф калмаган һәркемгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез.
Hosted by uCoz