Баскетбол командасының уңышлары

Районның баскетбол җыелма командасының төп составын тәшкил итүче укучыларыбыз Казан шәһәрендә Татарстан беренчелегенә үткән ярышларда да катнашалар. 2008 елның декабрендә үткәрелгән әлеге ярышларда катнашып, Мөслимнең җыелма командасы мәртәбәле 4нче урын яулады.

17.12.08.

Мәктәп спортзалында Олы Чакмак авыл советы призына 1993-1995 елгы яшүсмерләр арасында баскетбол ярышы булып үтте.Ярышта Олы Чакмак, Баланны һәм Октябрь авылы мәктәпләре, Мөслимнең 3нче һәм спорт мәктәпләре командалары (барлыгы 60 укучы) катнашты.

Ярышның спонсоры: Олы Чакмак җирле үзидарәсе.

Төп ярышлар  башланганчы, 1997-98 елгы малайлар һәм кызлар командалары арасында иптәшләрчә очрашу булды. Иптәшләрчә очрашуда иң яхшы уенчылар дип Җәмилов Расил (ДЮСШ-2 командасыннан), Хөсәенов Илвир (Олы Чакмак-3), Сәфәрова Зөлфирә (Олы Чакмак-кызлар) танылдылар. 

Төп уеннарның нәтиҗәләре:

ДЮСШ-1 – Олы Чакмак-2

36:14

ДЮСШ-2 – Олы Чакмак-1

6:66

Октябрь – Баланны

27:3

МСОШ-3 – ДЮСШ-2

47:2

Олы Чакмак-2 – Баланны

40:13

ДЮСШ-1 – Октябрь

21:2

Олы Чакмак-1 – МСОШ-3

42:26

Олы Чакмак-2 – Октябрь

29:26

ДЮСШ-1 – Баланны

30:0

ДЮСШ-1 – МСОШ-3

24:33

7 команда арасындагы ярышта Олы Чакмак-1 командасы - 1нче, Мөслимнең 3нче мәктәбе - 2нче, ДЮСШ-1 командасы - 3нче, Олы Чакмак-2 командасы - 4нче урын яуладылар 

Иң яхшы уенчылар: Фасхиев Айнур, Дәүләтов Риназ (Олы Чакмак), Салихов Ленар (МСОШ-3), Ханов Рөстәм (ДЮСШ-1).

29.01.09

2009 елның 15-27 гыйнварында баскетбол буенча мәктәп беренчелегенә ярышлар үткәрелде.

Число

Командалар

Исәп

15 гыйнвар

4нче сыйныф

5нче сыйныф

24:30

20 гыйнвар

4-5нче сыйныфлар

6-7нче сыйныфлар

30:28

22 гыйнвар

4-7нче сыйныфлар

8нче сыйныф

36:44

27 гыйнвар (финал)

7-8нче сыйныфлар

9нчы сыйныф

70:96

9нчы сыйныф укучыларыннан (Фәсхиев Айнур, Шәфигуллин Рамиль, Салихова Айгөл, Шәрифуллина Диләрә, Галиев Рузиль) төзелгән команда мәктәп чемпионы дип танылды.

4нче сыйныфтан Хөсәенов Илвир, Нәгыймов Илнар, Бикташева Алсу, 5нче сыйныфтан Дәүләтов Риназ, Шәфигуллина Гүзәл, 6нчы сыйныфтан Әюпов Рамиль, Сәфәрова Зөлфирә, 7нче сыйныфтан Фәсхиев Азат, Ханова Язилә, 8нче сыйныфтан Кашапов Ильфар һәм Хөснетдинов Фәнис шулай ук үзләрен иң яхшы уенчылар итеп таныттылар.

Баскетбол буенча мәктәп турнирыннан видеоклиплар карарга:

1. 4-5 сыйныф укучылары арасында баскетбол матчы ( 14,6 Мбайт. Дәвамлылыгы 3:52 минут)

2. 4-7 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән баскетбол матчы ( 12,4Мбайт. Дәвамлылыгы 3:21 минут)

Нәтиҗәләр:

Ч-1 - Симәк:

34 - 1
Ч-2 - Түбән Табын: 5 - 14
Ч-1 - ДЮСШ: 34 - 5
Ч-2 МСОШ№3 12 - 17
Ч-1 - МСОШ№2: 15 - 4
Ч-2 - Лицей 14 - 4
Ч-1 МСОШ№3 32 - 5

23.03.09

23 мартта Спорт мәктәбендә "Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларында Спорт мәктәбе кубогына 1996 елгы малайлар арасында баскетбол ярышы үткәрелде. Безнең мәктәптән 2 команда катнашты. 8 команда арасында Чакмак-1 командасы беренче урын алып кубок иясе булды. Чакмак-2 командасы(1997-98 елгылар) алтынчы урынны яулады. Иң яхшы уенчы буларак Чакмак-1 командасы уенчысы Кашапов Илфар танылды.

 4.04.09

   Олы Чакмак мәктәбе базасында баскетбол буенча Спартакиада ярышларының зона уеннары үтте. Уенга командаларны Рус Шуган, Шуганка, Лицей һәм Олы Чакмак мәктәпләре куйган иде. Ярышлар зур темп белән барды. Олы Чакмак командасы - беренче, Лицей командасы икенче урын  алдылар. Бу командалар Мөслимдә узачак финал ярышларында катнашу хокукы алды. Ярыш мизгелләре фотоларда

 

18.04.09

Нәтиҗәләр:

ОЧ - МСОШ№3

16 - 12
ОЧ - Тат.Бүләр 24 - 8
ОЧ - С.Мухан 33 - 13

Спорт мәктәбендә Спорт һәм сәламәт яшәү елы кысаларында үткәрелгән укучыларның 5нче спартакиадасының баскетбол буенча район чемпионаты үтте. Анда үз зоналарында җиңгән Тат.Бүләр, Сал.Мухан, Мөслимнең 3нче мәктәп һәм Олы Чакмак мәктәбе командалары катнашты. Безнең мәктәп командасы беренче урынга чыкты һәм тугызъеллык мәктәпләр арасында чемпион исемен яулады. фотоальбом карарга

 

16.01.10

Мәктәп спортзалында Олы Чакмак җирле үзидарә советы призына традицион баскетбол турниры үткәрелде. Турнирда Олы Чакмак мәктәбеннән өч, Октябрь, Яңа Усы, Шуганка мәктәпләреннән, Мөслим лицее һәм гимназиясеннән берешәр - барлыгы 8 команда катнашты. Лицей, ОЧ-2, Шуганка һәм Октябрь мәктәбе командалары - "А" , "Юность" (гимназия), ОЧ-1, ОЧ-3, һәм Яңа Усы мәктәбе командалары "Б" группасына бүленеп уйнадылар. Үз группаларындагы урыннар буенча командалар түбәдәгечә урнашты.

 

"А" группасы

"Б" группасы

1. Лицей

2. Октябрь

3. ОЧ-2

4. Шуганка

1. ОЧ-1

2. "Юность"

3. Яңа Усы

4. ОЧ-3

Лицей - ОЧ-2

Шуганка - Октябрь

ОЧ-2 - Шуганка

Лицей - Октябрь

ОЧ-2 - Октябрь

27 - 10

2 - 33

24 - 2

28 - 15

5 - 15

ОЧ-1 - Яңа Усы

ОЧ-3  - "Юность"

Яңа Усы - ОЧ-3

ОЧ-1 - "Юность"

Яңа Усы - "Юность"

34 - 2

11 - 20

20 - 3

 

10 - 17

 Октябрь һәм "Юность" командалары арасында 3нче урын өчен уен 36-15 исәбе белән Октябрь мәктәбе командасының җиңүе белән тәмамланды.

Лицей һәм ОЧ-1 командалары очрашуындагы финал уены бик киеренке узды. Олы Чакмакның беренче командасы лицейлыларны 29 - 20 исәбе белән җиңеп беренче урынны яулады. Җиңүчеләрне котлап Олы Чакмак җирле үзидарәсенең хакимият башлыгы Әдиатуллин Расих Равил улы грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Әлеге ярышлардан видеоязмалар.

 

17.12.10

2010нчы елның декабрендә баскетбол буенча традицион мәктәп чемпионаты булды. I урынны 7-8нче, II  урынны 9нчы,  III  урынны 7нче сыйныф укучылары яулады. 9нчы сыйныфтан Фәсхиев Азат һәм Ханова Язилә, 8нче сыйныфтан Әюпов Рамиль һәм Сәфәрова Зөлфирә,  7нче сыйныфтан  Дәүләтов Риназ һәм Салихова Дилә, 6нчы сыйныфтан Нәгыймов Илнар һәм Бикташева Алсу, 5нче сыйныфтан Бәдертдинов Наил һәм Фәхертдинова Рания, 3нче сыйныфтан Кашапов Илсаф һәм Нуриева Элвина, 2нче сыйныфтан Ханов Илназ баскетбол турнирының иң яхшы уенчылары дип танылдылар.

 

 
Hosted by uCoz