-- /  я   ң   а   л   ы   к   л   а   р  / --

 2009/10(II)  2009/10(I)  2008/09(II)   2008/09(I)


09.08.09

Кичә район үзәгендә физкультурачылар көненә багышланган спорт ярышлары үткәрелде. 9нчы сыйныф укучысы Фәсхиев Айнур (2 км дистанциягә йөгерү) 1 нче, 6нчы сыйныф укучысы Нәгыймова Индира (1 км дистанциягә йөгерү) 6 нчы урын алдылар. Шахмат ярышларында безнең мәктәптән 4нче сыйныф укучылары Бикташева Алсу һәм Нәгыймов Илнар катнаштылар. Нәгыймов И. 1нче, Бикташева А. 3нче урын яуладылар. Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз.


23.07.09

Сайтка “Балачак кыңгыраулары” дружинасының 2008-09 уку елында эшләнгән эшләренә отчеты урнаштырылды.


2.07.09

"Елмаеп алыйк" бүлегенә яңа мәзәкләр өстәлде. Укымый калмагыз.


27.06.09

Сайтыбызда алдарак вәгъдә ителгән ФОТОАРХИВ бүлегенә нигез салынды. Бу бүлекне баету өчен һәр елгы чыгарылыш сыйныф укучыларының коллектив белән төшкән һәм башка фотоларын Сездән көтеп калабыз.


30.05.09

Мәктәптә укулар тәмамланды. Мәктәптә укучы 60 укучының барсы да уку елын уңышлы тәмамладылар. 9нчы сыйныф укучылары әлегә чыгырылыш имтиханнарын тапшыру белән мәшгуль. Аларга уңышлар телибез. Җәйге каникул чорында мәктәп яны лагере эшләячәк. Лагерьда ял итү белән бергә укучылар мәктәп яны участогында хезмәт практикасы үтәчәкләр.

Мәктәп яны участогында укучыларның эшләү графигы


Хөрмәтле укытучылар, чыгарылыш сыйныф укучылары.

Сезне чын күңелдән Соңгы Кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз.

Киләчәктән килгән чакыру булып,

Үткәннәрдән килгән моң булып.

Шатлык–сагышлардан тасма  үргән

Кыңгыраулар чыңлый моң булып.

 

Җырлап торган моңлы кыңгырау ул-

Киләчәкнең кайнар сәламе,

Ак хыяллар сынмас канат булсын

Бәхет язсын тормыш каләме.

 

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә!

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә!


27.05.09

25 май көнне мәктәбебездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булды. Быел 9нчы сыйныфны 5 кыз һәм 4 егет, ә башлангыч сыйныфны 10 укучы тәмамлады. Бәйрәм бик күңелле узды. Уку елын "5"ле билгеләренә генә тәмамлаган укучыларга (5нче сыйныф укучысы Шәфигуллина Гүзәл, 4нче сыйныф укучылары Нәгыймов Илнар, Бикташева Алсу һәм Гарипова Инзилә) мактау кәгазьләре тапшырылды.


 

18.05.09

16нчы майда спорт һәм сәламәт яшәү елы кысаларында үткәрелгән укучыларның 5нче район спартакиадасында ярышларның җиңел атлетика төре буенча безнең мәктәп командасы 2нче урын яулады. бу хакта тулырак>>


14.05.09

8май иртәсендә авыл мәдәният йорты каршында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 64 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Укучылар митингка җыелган авылдашлар һәм кунаклар каршында ветераннарга багышланган монтаж куйдылар, батыр сугышчы һәйкәленә венок һәм чәчәкләр салдылар.


12.05.09

Район мөселманнар берлеге үткәргән “Динеңне беләсеңме?” дини конкурсында 7нче класс укучысы Карамуллина З.И. 2нче урынны алды  (җитәкчесе Садриев Ф.)


6нчы майда район күләмендә үткәрелгән “Куркынычсыз көпчәк” конкурсында катнышып, укучыларыбыз Фәрхетдинова Рания, Салихова Дилә 1нче, 3 нче урыннарны яуладылар (җитәкчесе Фәсхиева С. М)


4.05.09

25 нче апрельдә мәктәптә “Табигать- уртак йортыбыз” исеме астында экологик кичә үтте. Анда һәр класс укучылары үзләренең кабинетында үстерелә торган берәр гөлне тәкъдим итте. Гөлләрнең туган җире, төрләре, тәрбияләү ысуллары, үзенчәлеге турында сөйләделәр. Урманнар, сулыкларның әһәмияте турында әйтелде, аларга сак караш булырга тиешлеге искәртелде. Экологик темага төрле уеннар оештырылды: “Кем күбрәк гөмбә җыя”, “Ояңны тап”, туклану чылбыры төзү, мәкальләр әйтешү. Укучылар табигатьне саклау темасына шигырьләр сөйләделәр. Кичә күңелле һәм файдалы үтте. Аны география һәм биология укытучысы Гарипова Гөлия Риф кызы оештырды. фотоальбом>>


30.04.09

 Мәктәптә онытылып баручы милли йолаларыбызны яңарту буенча чаралар үткәрелеп килә. 29нчы апрельдә шундый бәйрәмнәрнең берсе - "Карга боткасы" оештырылды. фотоальбом>> видеоязмалар карарга: 1нче кисәк , 2нче кисәк, 3нче кисәк, 4нче кисәк, 5нче кисәк, 6нчы кисәк, 7нчекисәк.

 


28.04.09

25нче апрельдә район үзәгендә башлангыч сыйныф укучылары арасында шахмат ярышларында безнең мәктәптән 4нче сыйныф укучылары Бикташева Алсу һәм Нәгыймов Илнар катнаштылар. Бикташева А. кызлар арасында 2нче, Нәгыймов И. егетләр арасында 3нче урын яуладылар.


Бөек Җиңүгә багышланган иншалар конкурсында җиңеп чыгып, 6нчы сыйныф укучысы Нәгыймова Индира район мәгариф бүлегенең мактау грамотасы белән бүләкләнде.


24.04.09

23 нче апрель көнне  Мөслимнең балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбендә “ Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” дигән бәйге үткәрелде.  Бу бәйгедә Олы Чакмак мәктәбендәге ДЮСШ филиалыннан 3 гаилә катнашты. Салиховалар гаиләсе -1нче, Фасхиевлар – 2нче, Нагимовлар гаиләсе – 4нче урын яулады.

Ярыш 8 төрдәге сынаудан торды: туплы эстафета, гантель күтәрү, өстәл сервизлау, пневматик мылтыктан ату, шарлы эстафета һ.б. Шундый күңеллле ярышлар оештырган ДЮСШ коллективына зур рәхмәт.


23.04.09

4нче сыйныф укучылары арасында рус теленнән районда олимпиада үткәрелде. 60тан артык укучы арасындагы ярышта Нәгыймов Илнар 5нче, Гарипова Инзилә 13нче һәм Бикташева Алсу 15нче урын алдылар. Укучыларны олимпиадага Шакирҗанова Н.З. әзерләде


22.04.09

21нче апрель көнне мәктәп спортзалында Спорт һәм сәламәт яшәү елы кысаларында биеклеккә сикерү буенча "День прыгуна" ярышы үткәрелде. бу хакта тулырак>>


20.04.09Баскетбольная команда Большечекмакской ООШ - чемпион района

18нче апрель көнне спорт мәктәбендә Спорт һәм сәламәт яшәү елы кысаларында үткәрелгән укучыларның 5нче спартакиадасының баскетбол буенча район чемпионаты үтте.Безнең мәктәп командасы тугызъеллык мәктәпләр арасында чемпион исемен яулады. бу хакта тулырак>>

 


15.04.09

4нче сыйныф укучылары арасында математика буенча район олимпиадасында Нәгыймов Илнар һәм Бикташева Алсу катнаштылар. Илнар 15нче, Алсу 9нчы урын алды. Укучыларны олимпиадага Шакирҗанова Н.З. әзерләде


Мәктәптә игълан ителгән экология айлыгы кысаларында 7-8нче сыйныф укучылары юл буйларын көнкүреш калдыкларыннан тазарту эшенә чыктылар.


06.04.09.

  4нче апрельдә Олы Чакмак мәктәбе базасында баскетбол буенча Спартакиада ярышларының зона уеннары үтте. Уенга командаларны Рус Шуган, Шуганка, Лицей һәм Олы Чакмак мәктәпләре куйган иде. Ярышлар зур темп белән барды. Олы Чакмак командасы - беренче, Лицей командасы икенче урын  алдылар. Бу командалар Мөслимдә узачак финал ярышларында катнашу хокукы алды. Ярыш мизгелләре фотоларда


Март аенда мәктәптә “Мәктәпкә китап бүләк ит” акциясе үтте. Мәктәп китапханәсенә 200 китап бүләк иттеләр. Иң күп матур әдәбиятын тапшыручылар: Ләлә һәм Радик Гыймаевлар гаиләсе – 78 китап, Хөсәенов Илвир (4 кл.) – 26, Бикташева Алсу (4 кл.) – 13, Гарипов Динар (5 кл.) – 10 китап, 6 класс укучылары – 25, 2-3 класс укучылары – 17 китап. Китаплар бүләк итү әле дә дәвам итә.  Китапханәче: Хабибуллина Ф. М.


02.04.09.

1 апрельдә  Олы Чакмак мәктәбенең 4 класс укучылары “Нептун” бассейнына йөзү буенча дәрескә бардылар. Дәресне бассейн инструкторы Дәүләтшин А.А. үткәрде. Беренче дәрестә үк балалар кайбер күнекмәләрне үзләштерделәр. Йөзү дәресләре бу класста уку стандарты нигезендә кертелә. Ул 10 сәгатькә планлаштырылган. Ата-аналар  да бу төр дәресләрнең үткәрелүен хуплады һәм юл чыгымнарын күтәрүне үз өсләренә алдылар.


01.04.09

Кичә "Мизгел" яшьләр үзәгендә укучыларның 5нче спартакиадасы кысаларында шахмат буенча ярышлар булып үтте. Әлеге ярышта Олы Чакмак мәктәбе командасы – Фәсхиев Азат (7сыйныф), Нәгыймов Илнар һәм Бикташева Алсу (4сыйныф) – мәртәбәле 3нче урынны яуладылар.


26.03.09

Кичә Мөслим информация-методик үзәге оештырган "Яшь программист"  конкурсында 9 сыйныф укучысы Шәфигуллин Рамиль катнашты. Ул конкурс өчен үзе төзегән Авыл сайтын тәкъдим итеп, веб-сайтлар номинациясендә беренче урынны яулады (укытучысы Нәгыймов М.Ә.).


Март көннәрендә Яр Чаллыда үткәрелгән “Йолдызлык-2009” фестивалендә 7 укучыбыз (Шәфигуллина Гүзәл, Дәүләтов Алмаз, Сафарова Зөлфирә, Салихова Зилә, Салихова Дилә, Моратова Илзирә) катнашты.

Ике көн ярышканнан соң  гала концертта чыгыш ясау хокукына Шәфигуллина Гүзәл ия булды. Ул икенче кечкенәләр төркемендә беренче урын яулап, Казанда үтәсе “Йолдызлык 2009” конкурсына чакыру кәгазе һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Без Гүзәлгә зурдан-зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, иҗат чишмәләренең саекмавын, тагы да көчлерәк агым белән баруын телибез.


2 нче марттан 11 мартка кадәре мәктәп күләмендә традиция буларак Гаилә бәйрәмнәре үткәрелде. Һәр класс эчтәлеге ягыннан бай программа, уеннар төзеп әти-әниләрне бәйрәмгә чакырдылар, котлау сүзләрен, бүләкләрен тапшырдылар. фотоматериаллар.


25.03.09

23 мартта Спорт мәктәбендә "Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы" кысаларында Спорт мәктәбе кубогына баскетбол ярышы үткәрелде. Бу хакта тулырак       Башка төрле спорт нәтиҗәләре белән танышырга


16.03.09

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына багышлап мәктәп беренчелегенә 5 – 9 класс укучылары арасында биатлон ярышлары үткәрелде.

8 мартта Тойгелде авылында Габделхакова Фәнисә истәлегенә чаңгы ярышында катнашкан безнең Олы Чакмак укучылары командасы зур уңышка иреште. 8 призлы урынның алтысын безнең чаңгычылар алды.  

13 мартта укучыларның 5 спартакиада кысаларында Мөслим мәктәбендә өстәл теннисы буенча ярышлар булып үтте.            

 Бу ярышлар хакында тулырак.


15.03.09

Казан шәһәрендә Фәнис Яруллинның юбилеена багышлап үткәрелгән "Дулкыннар" конкурсының финалы булды. Анда безнең чыгарылыш укучыбыз Кәримов Азат Ф.Яруллин сүзләренә "Тормыштан суынма син" дигән җыр башкарып Гран-при яулады. Азатны бу зур уңышы белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа уңышларга ирешүен телибез.


13.03.09

Район мәктәптән тыш эшләр үзәге 12нче мартта Яңа Усы авылы янында  чаңгы туризмы буенча  ярыш үткәрде. Ярышта туризм түгәрәгенә йөрүче 6-9 класс укучылары катнашты. Олы Чакмак мәктәбе ике команда куйды.

Кыш буена чаңгы спорты буенча үзләренең осталыкларын чарлаган укучыларыбыз бу ярышта да бирешмәде. ККМ буенча беренче команда – икенче урын, икенче команда - өченче урын алды. Ә бивак конкурсында поварларыбызның тырышлыгы беренчелекне алуга ярдәм итте. Нәтиҗәдә, гомуми зачёт буенча Фасхиева С.М. җитәкчелегендәге Олы Чакмак туристлар командасы икенче урынны яулады. 


26.02.09

23 нче февраль көнне Олы Чакмак мәктәбе командасы (Нәгыймова И., Карамуллина З., Хаётова С., Ханова Я.) Мөслим районы мөхтәсибе уздырган мөселман балалары арасындагы “Динеңне беләсеңме?” район бәйгесенең беренче турында катнашып беренче урынны яуладылар. Укучылар (гарәп теле укытучысы Садриев Ф.Н. җитәкчелегендә) диплом һәм кыйммәтле бүләк алды.


“Туган якны өйрәнү” түгәрәге әгъзасы, 6 нчы класс укучысы Нәгыймова И., “Әфган көне – йөрәгемә кага” дигән фәнни-тикшеренү эше белән район күләмендә үткәрелгән конкурста катнашып, 1 нче урын алды. Җитәкчесе: Нәгыймова Миңнур. Бу конкурсны мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Туган якны өйрәнү” бүлеге оештырды. Әлеге эш республика конкурсына җибәрелде.


22.02.09

14нче февральдә район мәдәният йортында "Йолдызлык" фестиваленең гала-концерты булды. Олы Чакмак мәктәбе коллективы дүрт номер (Гүзәл Шәфигуллина - ялгыз җыр, “Сәйлән” кызлар ансамбле башкаруында җыр, “Тылсым” бию коллективы грек халык биюе, конферанс номинациясендә Дәүләтов Алмаз) күрсәтеп, барлык номерлар да беренче дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде. Фестивальгә иң яхшы әзерләнгән өчен мәктәп мактау грамотасына лаек булды. Концерттан кайбер видеоязмалар


17 февральдә Рус Шуган мәктәбендә Днепров призына ату ярышларында безнең мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы Гарипов Ранис 35 очко җыеп, 1нче урынны яулады.


18нче февральдә Марс Зиннуров призына традицион чаңгы ярышы үткәрелде. 1нче урында Олы Чакмак-1, 2нче урында ДЮСШ, 3нче урында Олы Чакмак-2 командалары. Тулырак мәгълүматны Физкультура һәм спорт бүлегендә бераз соңрак укый алырсыз.


20.02.09

 

18нче февральдәңа гасыр" телеканалының "Хәерле иртә" тапшыруында безнең мәктәп директоры Габидуллин Ильнур Мөхтәр улы һәм информатика укытучысы Нәгыймов Мөнәвир Әнвәр улы чыгыш ясадылар. Әлеге чыгышның видеоязмасы

(43МБайт.  Дәвамлылыгы 6:35 минут)


19.02.09

12 февральдә Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Авыл мәктәбендә рухи һәм физик сәламәт шәхес формалаштыру” дигән темага тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары үтте. Семинарда 35  кеше катнашты. Бу хакта тулырак


7.02.09

Кичә мәктәбебез чаңгычылары Яңа Усы авылында үткәрелгән 5нче кышкы спартакиада ярышларыннан зур җиңү яулап кайттылар. 17 мәктәп арасында Олы Чакмак мәктәбе командасы 1нче урын алды. Шәхси беренчелектә Шәрифуллина Диләрә (9нчы сыйныф) - 1нче, Шәфигуллин Рамиль (9нчы сыйныф) - 2нче, Хөснетдинов Фәнис (8нче сыйныф) - 4нче, Әюпова Гөлнар (9нчы сыйныф) 5нче урынны алдылар.


5 январьда Мөслим Мәдәният йортында "Йолдызлык" фестиваленең зона сайлап алу туры үтте.

Гүзәл Шәфигуллина, “Сәйлән” кызлар ансамбле һәм егетләр ансамбле башкаруында җырлар, “Тылсым” бию коллективының грек халык биюе, конферанс номинациясендә Дәүләтов Алмаз фестивальнең йомгаклау турында катнашу хокукына лаек булдылар. фотогалерея


Үткән атнада мәктәптә "Балачак кыңгыраулары" дружинасының тантаналы сборы үткәрелде. Сборга пенсионер укытучылар Гайнетдинова Газизә һәм Салихова Рәхилә апалар чакырылды. Алар укучыларга мәктәп тарихы турында сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр


3.02.09

Фәнис Яруллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган Республикакүләм "Дулкыннар" конкурсының йомгаклау өлешендә катнашып, Шәфигуллина Гүзәл Татарстан Республикасы яшьләр эшләре үзәгенең Мактау грамотасына лаек булды


30.01.09

"Физкультура һәм спорт" бүлегенә  мәктәп укучыларының 1974 елдан башлап теркәп барылган рекордлы күрсәткечләре урнаштырылды. карарга

Мәктәптә үткәрелгән Чыршы бәйрәменнән фотогалерея карый аласыз.

15-27 январьда баскетбол буенча мәктәп беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Ярыш нәтиҗәләре белән танышырга.


26.01.09

23 январьда Казан шәһәрендә КГУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицейның актлар залында  Интернет-сайтларның 2нче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Сайтта катнашу өчен 100дән артык заявка кабул ителгән тулырак мәгълүмат>>. 2нче турга үткән 30 сайт  арасыннан иң яхшы 18енә Татарстан Мәгариф һәм Фән министрлыгы диплом һәм грамота, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Безнең мәктәп делегациясе Казаннан Мактау грамотасы һәм Байтик сәламәтләндерү һәм компьютер лагерена бер кешелек путевка алып кайтты.


22 январьда Мөслимдә үткәрелгән чаңгы ярышында Олы Чакмак мәктәбеннән 2 команда катнашты. Команда беренчелегендә безнекеләр 2нче һәм 3нче, шәхси беренчелектә 9нчы сыйныф укучысы Шәфигуллин Рамиль 2нче урынны яуладылар.


08.01.09

Бүген мәктәпкә районның башка мәктәп укучылары кунак булып килделәр. Алар 2 көн дәвамында спортзалда туристик многоборье буенча  ярышларда көчләрен сынаячаклар...нәтиҗәләр белән танышырга


6 нчы январь көнне район үзәгендә үткәрелгән Кыш бабай призына шахмат ярышларында безнең мәктәптән Бикташева Алсу һәм Нәгыймов Илнар катнаштылар. Бикташева А. кызлар арасында 3нче, Нәгыймов И. егетләр арасында 4нче урын яуладылар.


2009/10(II)  2009/10(I)  2008/09(II)   2008/09(I)

 
Hosted by uCoz