-- /  я   ң   а   л   ы   к   л   а   р  / --


 2010/11(I) 2009/10(II)  2009/10(I)  2008/09(II)   2008/09(I)


 

Хөрмәтле кунакларыбыз. Олы Чакмак мәктәбе коллективы Сезне  Яңа ел бәйрәме белән котлый.

Иске елның соңгы сәгатьләре!
Китәсебез килми быелдан.
Бер дә китмәс идек,
тик Вакыттан
Артта калу безгә тыелган.


Узган еллар
бигрәк кадерле шул –
Һәр көненә хезмәт куелган.
Тарихның бу данлы елына да
Безнең күпме җиңү уелган!
 

Ә шулай да
шатлыклырак булсын,
Кадерлерәк булсын яңасы.
Мәхәббәттә, эштә янасы бар,
Шатлыкларга юллар ярасы...


Гел шатлыкка яусын,
кар явамы,
Басуларга ләйсән явамы!
Бәхетләрнең туган елы булсын
Иске елның яңа дәвамы.
(Р. Миңнуллин. "Яңа елга кергәндә")


04.01.10

Кичә район үзәгендә Хәләф Шәмсетдинов истәлегенә шахмат турниры булды. Турнирда укучы кызлар арасында Бикташева Алсу 2нче, укучы малайлар арасында Нәгыймов Илнар 3нче урынны яуладылар.


30.12.09

Кичә авыл мәдәният йортында мәктәп коллективы Чыршы бәйрәме үткәрде.  Программадагы җырлар, биюләр, күңелле тамашалар, уеннар, маскалар чыгышы, стена гәзитләре конкурсы һ.б. тамашачылар күңеленә хуш килде. Яңа ел тамашасыннан видеоязмалар карагыз.


23.12.09

Мәктәбебез укучылары республикакүләм оештырылучы конкурсларда актив катнашалар. Бу көннәрдә "Безнең яраткан сыйныф җитәкчебез", "Безнең яраткан педагог-оештыручыбыз" дип исемләнгән презентацияләр  конкурслары булып узды. Укучылар иҗат иткән берничә эшне сезгә дә тәкъдим итәбез. презентацияләрне карарга


20.12.09

"Авырмас доктор киңәшләре" (сыйныф сәгате), "Карга боткасы бәйрәме" яңартылды.  Рәхим итеп карагыз!


19.12.09

12нче декабрьдә Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге II төбәкара җыр конкурсы үтте. Анда 12 район катнашты. Безнең горурлыгыбыз булган чыгарылыш укучыбыз, авылдашыбыз Азат Кәримов әлеге конкурста чираттагы җиңүен яулады. Культура-агарту училищесы студенты буларак, Алабуга районы исеменнән чыгыш ясап, ул гран-прига ия булды һәм 10 мең сумлык премия белән бүләкләнде. Без Азатның Фәнис Яруллинның юбилеена багышлап үткәрелгән "Дулкыннар" конкурсының финалында да гран-при яулаганын хәбәр иткән идек инде (15.03.09 хәбәре). Азатны чираттагы казанышы белән котлыйбыз һәм моң чишмәсенең сүрелмәвен телибез.

Интернет челтәрендә:  Азат турында укырга"Дулкыннар" конкурсы.


Авылыбызның өлкән яшьтәге кешеләренә элек авылда язгы ташуның ни кадәрле куәтле булуын сөйләп аңлатып тору кирәк түгелдер. Ә яшьләргә сөйләсәң, ышанмаслар. Ник дигәндә, соңгы елларда табигать бик нык үзгәрде. Нинди зур Ык елгасы да күп елларда ташу вакытында ярдан чыга алмый. Әле язга ерак булса да, Сезнең игътибарыгызга 1979(1980) нчы елда булган Баланны елгасы ташу фотосын тәкъдим итәбез. (Әлеге фоторәсемгә сылтама АВЫЛ САЙТЫНЫҢ "Табигать һәм экология" бүлегенә дә урнаштырылды)


Хөрмәтле авылдашыбыз! Сайтыбызның фотоархивында барлыкка килгән яңа фотолар белән танышып барасыздыр дип уйлыйбыз. Сайтка үзегезнең чыгарылыш сыйныфыгызның фотосы куелмаган булса, аны безгә тәкъдим итүегезне сорыйбыз. Кайбер танып бетерә алмаган, исем фамилияләре онытылган чыгарылыш укучыларыбызны да ачыклауда ярдәм итсәгез иде.

Сезнең игътибарыгызга МӘКТӘП ТАРИХЫ, ФИЗКУЛЬТУРА  ҺӘМ СПОРТ бүлекләре баетылды. Рәхим итегез!


13.12.09

Укучыларның VI спартакиадасы дәвам итә. Кичә район үзәгендә оештырылган чираттагы ярышлар безнең мәктәп командасына аеруча зур уңышлар китерде.  Теннис буенча турнирда 9нчы сыйныф укучылары Маннанова Алсу һәм Кашапов Илфар шәхси беренчелектә I урыннарны яуладылар. Нәтиҗәдә Олы Чакмак мәктәбе командасы да I урынны алды.


12.12.09

Сайтыбызның картасы рус телле кунакларыбыз өчен дә аңлаешлы итеп яңартылды. Әлеге карта Сезгә сайтыбызда адашмыйча сәяхәт итәргә мөмкинлек бирер. Рәхим итегез!


06.12.09

Кыш аена аяк бассак та, җәйнең күңелле мизгелләрен онытасы килми. Сезне, хөрмәтле кунагыбыз, халкыбызның иң күңелле, иң борынгы һәм иң милли бәйрәме Сабан туен искә төшерергә чакырабыз. видеоязмалар карарга>>


05.12.09

Кичә район үзәгендә укучыларының VI спартакиадасы кысаларында мәктәп командаларының баскетбол буенча финал ярышлары булды. Олы Чакмак мәктәбе командасы II призлы урын алды


30.11.09

28нче ноябрьдә укучыларының VI спартакиадасы кысаларында үткән баскетбол буенча зона ярышларында мәктәп командасы I урын алды. Команда 5 декабрь көнне үтәсе финал уеннарына әзерләнә.


26 нчы ноябрьдә1995/96 нчы елгы укучылар арасында районда үткәрелгән көрәш турнирында 8нче сыйныф укучысы Хафизов Риназ I урын алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз.


"Игелек кыл!" акциясе кысаларында мәктәптә чаралар үткәрелә. Ай дәвамында укучылар һәм укытучылар үзләре пешергән ризыклар сатып ярминкәләр оештыралар, кергән акчаны инвалидларга ярдәм фондына салалар.


26нчы ноябрьдә мәктәптә ата-аналар җыелышы булды. Әниләр көне уңаеннан укучылар концерт номерлары һәм  "Шүрәле кызы Шүркә" әкият-тамашасы белән чыгыш ясадылар. Балаларның чыгышын әти-әниләр җылы кабул иттеләр.


24.11.09.

Тойгелде авылында "Универсиаданы каршылап" театрлар фестиваленең зона туры үтте. Олы Чакмак мәктәбенең "Тылсым" балалар театры "Шүрәле кызы Шүркә" әкият-тамаша белән уңышлы чыгыш ясадылар. Театрның авторы һәм җитәкчесе: педагог-оештыручы Нәгыймова М.З.


22.11.09

Сайтыбызның ФОТОАРХИВ бүлегенә тагын берничә фото өстәлде. Рәхим итеп карагыз!


МӘКТӘБЕБЕЗ УКУЧЫЛАРЫ ИГЪТИБАРЫНА

II чиректән башлап дәресләр расписаниесенә  кайбер үзгәрешләр кертелә. Үзгәрешләр белән танышып, көндәлекләргә язып алуыгыз сорала. танышырга>>


14.11.09.

Грипп эпидемиясе сәбәпле 16-18.11.09 көннәрендә  карантин игълан ителде. Укучылардан грипптан саклану чараларын күрү сорала.

Грипп эпидемиясе турында яңалыклар укырга

Грипптан саклану чаралары турында укырга

Тагын укырга


11.11.09.

12.00 сәгатьтә БЕЗНЕҢ ЧАТТА Саба районы Мишәбаш мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары белән виртуаль очрашуы булды. Укучылар Интернет аша сөйләшүнең этикетын өйрәнделәр, бер-берләре белән танышудан канәгать калдылар. Киләчәктә дә укучыларның мондый кызыклы сөйләшүләрен оештыру планлаштырыла.


31.10.09

29нчы октябрьдә мәктәптә Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Һәр сыйныф укучылары бәйрәмгә тырышып әзерләнделәр. Яшелчә, җиләк-җимеш, табигый материаллардан композицияләргә бәйге оештырылды. Укучылар театральләштерелгән тамашалар күрсәттеләр, шигырь һәм биюләр башкардылар, кызыклы уеннар уйнадылар. Бәйрәм кичәсе күңелле үтте. Бәйрәм азагында укучылар көзге уңыштан әзерләнгән табын өстәленнән сыйландылар һәм дискотекада күңел ачтылар.

фотоальбом>>  


29.10.09.

Бүген Мөслим мәктәптән тыш эшләр үзәге варислар эшчәнлегенә багышланган тантаналы слёт үткәрде. Слётта ел дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясалды.  "Балачак кыңгыраулары" исемендәге дружина  "Минем оешмам" дигән презентация эше белән 2нче урын, "А зачем" номинациясе буенча компьютер презентациясе эше белән 1нче урын,"Минем оешманың бер көне" видеороликлар конкурсында 2нче урын алды. Актив укучыларга грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Дружина җитәкчесе Нәгыймова М.З.  грамота белән бүләкләнде


28.10.09

Бүген мәктәбебездә парламент сәгате үткәрелде. Парламент сәгатендә Олы Чакмак авыл җирле үзидарә башлыгы Мөслим район советы депутаты Әдиатуллин Расих Равил улы чыгыш ясады. Укучылар җирле үзидарә башлыгының илебез законнары турында матур эчтәлекле чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар. 

 


Бүген мәктәбебезгә Башкортостанның атказанган артисты Нурислам Яхин кунак булып килде. Укучылар артист башкаруында төрле милләт халыкларының җырларын, оперетталардан арияләрен яратып тыңладылар. Артистның чыгышы балалар өчен бик тәрбияви булды.видеоязма карарга>>.


Нептун йөзү бассейны белән килешү нигезендә 5нче сыйныф укучылары физкультура дәресләрендә йөзәргә өйрәнәләр. видеоязма карарга>>. Балаларны йөзәргә өйрәтүдә ярдәм иткән өчен бассейн директоры Дәүләтшин  Алмаз Әмирҗан улына, инструкторлар Латыйпов Алмаз Зиннәтулла улына, Ситдикова Айгөл Рәкыйп кызына Олы Чакмак мәктәбе дирекциясе, ата-аналар тирән рәхмәтләрен җиткерә.

Бассейнда йөзәргә өйрәнгән укучыларыбызның район масштабында үткәрелгән ярышларда катнаша башлавы бу дәресләрнең нәтиҗәлелеге мисалы булып тора. Шундый ярышларның берсе – йөзү түгәрәгенә йөрүчеләр арасында сайлап алу ярышлары – 24нче октябрьдә Мөслимнең Нептун йөзү бассейнында үткәрелде. Бу ярышларда безнең мәктәптән 5 нче сыйныф укучысы Илвир Хөсәенов катнашып яхшы нәтиҗәләргә иреште. видеоязма карарга>>


25.10.09

Октябрь аенда "Салават күпере" варислар отряды  өлкәннәргә шефлык айлыгы оештырдылар. Ялгыз яшәүче Гыйлменур һәм Бәһиҗә апаларга шефлыкка барып, ихата, урам һәм бакча җыештырдылар, бакча казыдылар. Өлкәннәр аларга үзләренең зур рәхмәтләрен белдерделәр.фотоальбом карарга>>


20.10.09

17нче октябрдә Мөслимдәге “Яшьлек” стадионында җәйге сезонны ябу ярышлары үткәрелде. Бу хакта тулырак>>


18.10.09

Сынап карау максатында сайтка интерактив режимда татар телендә дә язышырга мөмкинлек бирүче чат урнаштырылды. Чатка шушы урыннан яки сул баганадагы сылтамалар исемлегеннән керергә була. Дусларыгыз белән чатта сөйләшүгә рәхим итегез! Бу яңалык хакында фикерләрегезне көтеп калабыз.


12.10.09

"Умырзая" балалар бакчасы коллективының оештырган чаралары турында хәбәрләр сайтка салынды. "Балалар бакчасы" дип исемләнгән бүлек аша кереп карый аласыз.


09.10.09

Мәктәбебез укучыларының көзге уңышны җыюдагы хезмәтләрен чагылдырган фотоальбомга яңа фотолар өстәлде. Рәхим итеп карагыз.

фотоальбом карарга>>


Хөрмәтле мөгаллимнәр. Олы Чакмак мәктәбе Сезне укытучылар көне белән котлый.

 


03.10.09

1нче октябрьдә 3нче, 4нче сыйныф укучылары Өлкәннәр көне үткәрделәр. Кичә җыр-бию белән чиратлашып барды. Кунакка килгән әбиләр cыйныф җитәкчесе Шигапова Люция Тәлгать кызына һәм балаларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Бу хакта тулырак>>

 


2нче октябрьдә "Салават күпере" отрядында (7нче сыйныф) Бөек җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан "Буразнада үскән балалар" дигән сбор үткәрелде. Сборга кунак итеп Шакирҗанова Зәйтүнә апа чакырылды.  Кичәне педагог-оештыручы Нәгыймова М.З. әзерләде. Бу хакта тулырак


01.10.09

Кичә Яңа Усы авылы янында  җәяүле туризм буенча ярышлар үткәрелде.

ККМ буенча Олы Чакмак мәктәбе командасы 3нче урынны, гомуми зачет буенча 1нче урынны яулады.

Команданың җитәкчесе – физкультура укытучысы Фәсхиева С.М.

Бу хакта тулырак>>


29 нчы сентябрьдә мәктәбебез укучылары табигатькә ял итәргә чыктылар.

Көзге экскурсиядә балалар палаткалар корып, учак ягып, төрле уеннар уйнап, күңелле ял иттеләр.

Ял мизгелләре фотоларда>>


30.09.09

Элек "Елмаеп алыйк" дип исемләнгән бүлек киңәйтелеп, яңача "Педагогик фәлсәфәләр" исеме астында оешты. Сайтыбызның яңа бүлегенә рәхим итегез!


28.09.09

ӨР ЯҢА ВИДЕОКЛИПНЫ КҮРМИ КАЛМАГЫЗ. !

Аны 5нче сыйныф укучысы Бикташева Алсу эшләде. Видеоклипка шушы урыннан яки "Укучылар иҗаты" бүлегеннән керә аласыз.


26.09.09

Быел җәй һава шартлары уңай килмәсә дә, мәктәбебез коллективы тәҗрибә участогында зур уңыш үстерде. Уңышны үстерүдә һәм җыеп алуда укучылар тырышып хезмәт куйдылар. Җитештерелгән уңышның бер өлеше район үзәгендә үткәрелеп килүче ярминкәгә сатуга чыгарылды.  Тиздән үткәреләчәк Уңыш бәйрәмендә укучыларның хезмәтенә нәтиҗә ясалачак.

фотоальбом карарга>>


22.09.09

 26нчы августта район үзәгендә үткәрелгән август киңәшмәсенең пленар утырышындагы бүләкләүләргә багышланган фотоальбом урнаштырылды. Аңа сылтаманы 27.08.09 датасында бирелгән хәбәрдән таба алырсыз.


21.09.09

20.09.09 көнне  “Милләтләр кроссы – 2009” ярышында безнең мәктәп һәм балалар бакчасы коллективыннан 10 кеше катнашты. Шулардан 4 кеше призлы урынга лаек булдылар. Бу хакта тулырак       фотоальбом карарга>>

1нче видеоязма (дәвамлылыгы 54 с, күләме 62 МБайт)

2нче видеоязма (дәвамлылыгы  16 с, күләме 21 МБайт)


19.09.09

Сверхмарафонда катнашучы спортчыларның безнең укучылар белән очрашу мизгелләре сурәтләнгән фотоальбом урнаштырылды. Фотоальбомга сылтама 08.09.09 датасында бирелгән хәбәрдә. Рәхим итеп карагыз.


Укучылар һәм ата-аналар игътибарына РАСПИСАНИЕ дигән яңа бит өстәлде.


12.09.09

Игътибар итсәгез, сул баганада безнең сайтның баннеры пәйда булды. Шунда ук яңа төрле сылтамалар өстәлде.

Сайтыгызга урнаштырасыгыз килсә, баннер кодының күчермәсен алыгыз. Үзегезнең сайтның сылтамасын яки баннерын безгә тәкъдим итә аласыз.


08.09.09

2013нче елда Казан шәһәрендә булачак универсиадага багышланган сверхмарафонда катнашучы спортчылар 5нче сентябрьдә Олы Чакмак авылы аша үттеләр. Физкультура укытучысы Фәсхиева С.М. җитәкчелегендә безнең мәктәп укучылары аларны тантаналы рәвештә каршы алдылар. Танышулардан соң марафончылар укучыларга истәлекле бүләкләр бирделәр, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

Очрашу мизгелләре фотоларда


04.09.09

Хөрмәтле укытучылар.

Сезнең өчен файдалы булырлык сайтлар тупланмасын тәкъдим итәбез. Сул баганадагы "Мәктәп сайтлары", "Фән ияләре өчен файдалы сайтлар" "Балалар, ата-аналар, укытучылар өчен" дип исемләнгән сылтамалар аша кереп үзегез өчен бик күп мәгълүматлар алырга мөмкин.


31.08.09

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.

Олы Чакмак мәктәбе коллективы Сезне сагынып көтеп алган Белем бәйрәме белән тәбрикли.

Көмеш кыңгыраулар суза

Тәүге дәрес җырын.

Белем йортларына уза

Ашкынып яшь буын.

 

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга.

Бүгеннән – Белем көненнән

Уку елын башларга.

 

Балалар кайта мәктәпкә,

Хушлашып җәйләр белән,

Көзге чәчәкләр һәммәсен

Тәбрикли бәйрәм белән.


27.08.09

26нчы августта район үзәгендә август киңәшмәсенең пленар утырышы булды. Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдәге уңышлары өчен физкультура укытучысы Фәсхиева С.М. РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы, тәрбия завучы Габидуллина А.А. ТРның Мәгариф һәм Фән министрлыгы, педагог-оештыручы Нәгыймова М.З. район мәгариф бүлегенең мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Уку елына әзерлек нәтиҗәләре буенча мәктәп мактаулы 4нче урынны яулады. 5нче район спартакиадасы ярышларының гомуми нәтиҗәләре буенча төп мәктәпләр арасында 2нче урын яулап мәктәп 7мең сумлык премиягә лаек булды.

Бүләкләү мизгелләре фотоларда.


23.08.09

25- 26нчы августта район мәгариф хезмәткәрләренең һәм укытучыларның традицион август киңәшмәсе була. 25нче августтагы киңәшмә безнең мәктәп базасында үткәрелә.


Кичә Баулы шәһәрендә нефть төбәге районнары катнашында шахмат буенча турнир үткәрелде. Район җыелма командасы составында 5нче сыйныф укучысы Нәгыймов Илнар да катнашты. Ярышта безнең командадан тыш Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Чистай, Баулы, Октябрьск шәһәрләре, Җәлил посёлогыннан килгән уенчылар көч сынашты. Мөслим командасы гомуми исәп буенча 9 команда арасында 6нчы, авыл районнары арасындагы ярышта беренче урын яулап, бүләккә лаек булды.


 2010/11(I)  2009/10(II)  2009/10(I)  2008/09(II)   2008/09(I)

 

Hosted by uCoz