Казан шәһәренең 33нче номерлы мәктәбендәИнтернет-сайтларның III Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

 

2010нчы елның 30нчы гыйнварында Казан шәһәренең 33нче номерлы мәктәбе базасында Интернет-сайтларның III Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантанага конкурсның шартлары буенча 5 номинациядә җиңүче сайт авторлары һәм мәктәп делегацияләре чакырылган иде. Олы Чакмак мәктәбе сайты "Иң мәгълүмати сайт" номинациясендә 3нче урын яулап Татарстан Фән һәм Мәгариф министрлыгының дипломы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

 

Әлеге тантана турында тулырак мәгълүматны Belem.ru порталыннан укый аласыз.

Казан шәһәренең 33нче номерлы мәктәбенә экскурсия һәм әлеге тантана күренешләре фотослайд-шоуда

 

 
Hosted by uCoz