Туризм түгәрәге Мәктәптә туризм түгәрәге эшли. Түгәрәк җитәкчесе - Фасхиева С.М. Мәктәп командасы район ярышларында гына түгел, республикакүләм үткәрелгән ярышларда да катнашып призлы урыннар яулый. Ирешелгән уңышлар:
2009 елның 8-9 январь көннәрендә Олы Чакмак мәктәбе базасында туризм буенча ярыш үткәрелде. Ярышны оештыручы – Мөслим мәктәптән тыш эшләр үзәге. Оештыручы – методист: Үтябаев Руслан Юзикеевич. Программага краеведение, стенгазета чыгару, команда белән таныштыру өлешләре дә кертелгән. Бу төр конкурслар 8 нче январь көнне үткәрелде. Кичке якта балалар “Әйдәгез, танышыйк” дип исемләнгән дискотекада биеделәр һәм бик күңелле ял иттеләр. 9 нчы январь көннне каршылыкларны үтү буенча ярыштылар. Барлык төр ярышларның суммасы буенча 8 команда арасында Олы Чакмак мәктәбенең “Сокол” командасы беренче урын алды. МСОШ № 2 – икенче урында, Олы Чакмак мәктәбенең “Млечный путь” командасы өченче урында булды. Тренерлардан төзелгән команда да үзара ярышты. Шәхси беренчелек буенча да уңышлар күп. Кызлар арасында Салихова Айгөл – 1нче, Шигапова Рүзилә - 2нче, Ханова Язилә - 3нче, малайлар арасында Фасхиев Айнур – 1нче, Фасхиев Азат – 2нче, Шафигуллин Рамиль 3нче урыннар алдылар. Бу тур ярышларда беренче тапкыр катнашучылар да урыннар алды: Сафарова Зөлфирә - 2нче, Нәгыймова Индира – 3нче. Җиңүчеләр грамота, медаль һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Балаларның туклануын һәм бүләкләнүен оештыручы Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә зур рәхмәт! Туризм ярышларыннан видеоклип карарга ( 4,8Мбайт. Дәвамлылыгы 1:19 минут)
Әлеге ярышлардан фотогалерея
2009нчы елның 30нчы сентябрендә Яңа Усы авылы янында җәяүле туризм буенча ярышлар үткәрелде. Яңгыр явып торуга карамастан, балалар зур тырышлык белән көч сынаштылар. Нәтиҗәдә ККМ буенча Олы Чакмак мәктәбе командасы 3нче урынны, гомуми зачет буенча 1нче урынны яулады. Команда составы:
Команданың җитәкчесе – физкультура укытучысы Фәсхиева С.М. 2010нчы елның 25-26нчы март көннәрендә Олы Чакмак мәктәбе базасында җәяүле туризм буенча традицион өйрәтү-тренировка ярышлары булды. Ярышта 8 авылдан 11 команда катнашты. Ярышларның беренче көнендә балалар стенгазета чыгардылар, краеведение буенча викторинада белемнәрен күрсәттеләр, дискотека оештырдылар. Икенче көнне тауга менү, канат аша чокырны үтү, параллель баулар аша елганы кичү, сазлыкны чыгу һ.б. каршылыклы маршрутларда ярышлар булды. Ярышларның гомуми нәтиҗәсе буенча Олы Чакмак мәктәбенең "Сокол" һәм "Радуга" командалары I һәм III, Әмәкәй мәктәбе командасы II урын алды.
|
|||||||||