Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршылап

Җир шарының тынычлык сөюче халкы Икенче бөтендөнья сугышында немец фашистларын тар-мар итүнең 65 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә.  Олы Чакмак мәктәбендә дә актив рәвештә Бөек Җиңүгә багышланган чаралар үткәрелә. Укучылар сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашалар, аларга шефлык итәләр, картлык көннәрендә алар өчен юаныч булырлык концерт номерлары күрсәтәләр. Очрашулар тирән эчтәлекле булды. Ветераннар укучыларга үзләренең сугыш чоры истәлекләрен җиткерделәр.

1. 2010нчы елның гыйнвар аенда 7нче сыйныф укучылары тыл ветераны Сафина Рәзинә апа белән очраштылар. Әлеге очрашудан видеоязмалар.

2. Сугыш чоры баласы Вәлиев Ахъяр абый белән очрашуның видеоязмасы.

3. Ахуновлар гаиләсендә очрашулар.

4.  "Буразнада үскән балалар" дигән сборда  Шакирҗанова Зәйтүнә апа белән очрашу.

5. Хөснетдинов Фәрвәҗетдин гаиләсендә очрашу

6. Сафина Сәлимә әби белән әңгәмә.

6. Мөслимдә Зөлфәт клубында Олы Чакмак мәктәбе укучылары Бөек Җиңүгә багышланган шигырьләрен укыйлар (2010 елның 5 феврале)

7. "Буразнада үскән балалар" дигән дружина сборы

 

 

 

Hosted by uCoz