Ветеран укытучы
Салихова Рәхилә Салих кызы истәлекләре.

Ветеран укытучылар
Гайнетдинова Газизә һәм Салихова Рәхилә

Сугыш еллары укытучысы  чынбарлыкта кем иде?  Бу сорау очраклы түгел . Чөнки ул заман укытучысына бик күп йөкне тартырга туры килде. Тамаклары һәрчак ач булса да, алар моны укучыларга сиздермәделәр. Күңел төшенкелегенә бирелмәделәр.  Дәрес үткәрүләр, класстан тыш чаралар – алар эшенең бер өлеше генә иде. Агитмасса эше, заем тарату, фронтка хатлар язу, посылкалар салу, танкны яндыра торган сыекчалар тутыру өчен шешәләр җыю да - укытучылар эше иде. Колхоз эшенә, балалар – укучылар белән бергә, алар да йөрделәр. Ә бит күбесенең ирләре, яраткан егетләре 1941-1942 нче елларда ук сугыш кырларында ятып калдылар. Әмма укытучыларыбыз кыенлыкларга баш имәделәр, изге, гадел хезмәтләре белән Җиңүне якынайттылар. Дан сугыш чоры укытучыларына! 

  Салихова Рәхилә Салиховна – Ветеран укытучы. Ул Ворошилов районы Сәмәкәй авылында 1920 елда дөньяга килә. Авыл мәктәбен тәмамлагач 1936 -39 елларда Минзәлә педучилищесында укый.  1939 елда Олы Чакмак авылына укытырга килә. Аның беренче укучылары  Бикташев Гаптерәхим һәм Фәһимә, Фәсхиева Гамбәрия.  Класста барысы 42 укучы иде.

 “Сугыш башланган дигән хәбәрне класс белән бик кайгырып каршыладык. Тылда колхозга булыштык: басуда чүп утау, башак җыю, бәрәңге чүпләү һ.б. Укучылар бик тыңлаучан, эшчән булдылар.  Ләкин еллар авыр булды, ашарга юк, укучыларга мәктәпкә йөрергә киемнәр юк. Ягылмаган мәктәпләрдә дәфтәр-китапсыз укучыларга белем бирдек.  Хезмәт дәресләрендә балалар ертык киемнәрен ямап киделәр. Язу карасы итеп мичнең карасын кулландык. Дәфтәр урынына иске китапларның ак юл араларына яздык.

  Ул елларда радио юк, кинолар тавышсыз. Хәбәрләрне газеталардан көтеп алабыз. Еллар үтә торды. 1945 елның башы белән безнең гаскәрләрнең көннән-көн алга баруы ишетелеп торды. Колхоз идарәсендә бер генә радио бар иде. Дәрестән соң укучылар белән соңгы хәбәрләр тыңларга бара идек. Югары класс укучылары  һәм укытучылар белән бергәләп фронтка җылы кием посылкалары салдык...

 Еллар үтте. Сөенечле хәбәр – ҖИҢҮ көне  килде.  Мәктәптә зур бәйрәм Ул көнне укулар булмады. Кочаклашабыз, елашабыз, җырлашабыз...  Болынга экскурсиягә барып бәйрәм иттек.

  Минем мәктәптә  укытуым 35 ел булды, шуның 6 елы сугыш елларына туры килде.

 Менә Бөек Җиңүгә - 60 ел.  Без - исән. Ләкин ул елларны онытырлык түгел. Хәзерге заман балаларына  ул кайгыларны күрергә язмасын, Ходаем! “

  Рәхилә апа сөйләгәннәрне Шакирьянова Нурсинә язып алды. 24.04 2005

Hosted by uCoz