Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршылап

Сбор  “Буразнада үскән балалар”

2010нчы елның 5нче мартында Олы Чакмак мәктәбендә
"Балачак кыңгыраулары" варислар оешмасының
Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган
"Буразнада үскән балалар" дип исемләнгән  тантаналы сборы булды.
Сборга балачагы сугыш чорына туры килгән авылдашларыбыз
Ахунова Нәҗибә, Галимова Фаягөл, Шакирҗанова Зәйтүнә,
Сафина Рәзинә апалар, Вәлиев Ахъяр абый
һәм язучы якташыбыз Фоат абый Садриев кунак булып килделәр.
Сборны педагог-оештыручы Нәгыймова Миңнур Зәйнетдин кызы оештырды.

 

Мәктәп презеденты : Дружина байракны  кертергә әзерләнергә!

-         Дружина байракны кертергә.( байракны кертү)

-         Безнең җыр ”Балачак кыңгыраулары”( җыр башкарыла)

Алып баручы: Җиңүнең 65 еллыгына багышланган “ Буразнада үскән балалар” дигән сборны башлыйбыз.

 


Малай. Сугыш! Туктагыз, сугыш башланган! Гитлер безгә сугыш башлаган!

(Кинәт кошлар тавышы тына, музыка туктый, халык та туктап кала.)

Магнитофон тасмасында Левитан тавышы: «Внимание, внимание! Говорит Москва! Работают все радиостанции Советского Союза. Фашистская Германия, нарушив пакт о ненападении, вторглась на территорию Советского Союза».

   Магнитофон тасмасында җыр яңгырый “Священная война"

Музыка әкренәя. Сәхнәнең төрле ягыннан аркаларына рюкзак аскан ир-атлар чыга, алар — фронтка китүчеләр. Әти-әниләре, хатыннары, бала-чагалары, сөйгән кызлары аларны озатырга килә. Сәхнә уртасына бала тоткан, сугышка китүче яшь кенә ир чыга.

Ир.

 Юлбасарлар таптый җиребезне,

 Ватан сугышына мин китәм .

Менә — балам. Син— әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм:

Синең өчен, шушы балам өчен,
 Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

 Бер адым да артка чигенмәм... (Егет белән кыз алгы планга чыга.)

Кыз (егеткә).

Исән барып, исән кайт!

Фашистларны кисеп кайт!

Миннән сиңа теләк шул.

Ил мактарлык үрнәк бул!

Мин тагын телим сиңа:

Үткенлек кылычыңа!

 Теләр идем тагын да,

Бик сагынган чагыңда

Язып җибәр сәлам-хат!

Сау бул, җаным! Җиңеп кайт!

Җыр “Җиңеп кайт”

 Алып баручы: Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы менә шулай башланып китте. Бу—1941 елның 22 июнь иртәсе иде. 1418 көнгә сузылачак дәһшәтле сугышның никадәр сузылачагын да, миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем белми иде.

Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...

Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан..

Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

 Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды тумаган..

«Бер кайтырбыз», диеп киткән юлдан

Китсәләр дә күбесе кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә,

 Ачып-ябып йөри капканы.

 

Алып баручылар:

“Авылда сугыш башланган көннәр”

1941 елның 22нче июнь иртәсе. Кояшлы иртә ни өчендер моңсу да, шомлы да тоела. Бөтен авыл буенча таралган дәһшәтле хәбәр авыл халкын борчуга сала: “Сугыш башланган”.

Авыл халкы ыгы-зыгы килә, бөтен кеше эшен ташлый, колхоз идарәсе ишеге өстенә эшләпәле радиоалгыч көйлиләр һәм аннан Совет информбюросы сугыш хәбәрләрен өзлексез хәбәр итеп тора..

Иртәнге сәгать 10 да тулмаган, телефон аша Шәймиев Вагыйз (шофер үз машинасы белән) һәм Хаертдинов Вәлиәхмәтләргә 23 июнь көнендә сугышка китәргә хәбәр килә. Бу хәбәрне авыл советы председателе Хәлилов Гаптрәхим белдерә. Бу хәбәр авыл халкына шундый авыр тәэсир итә ки, сугышның чыннан да куркыныч булуы шушы хәбәрдән соң гына гәүдәләнә. Җыйналган авыл халкы акрынлап өйләренә тарала һәм сугышка китүчеләрне озатырга әзерләнә башлый.

Шушы шомлы көннең яртысы узып барганда, авыл почтальоны Галимов Закир сугышка ике яки өч көннән соң китәргә тиешле кешеләргә чакыру кәгазьләре тарата башлый. Шуннан соң бу хәерсез көннең калган өлеше, күк йөзе аяз булса да, авыл халкы өчен шомлы, куркыныч һәм караңгы булып тоела.

Икенче көнне, иртәнге сәгать тугызларда колхозның бердәнбер шоферы Шәймиев Вагыйз тонна ярымлы автомашинасы белән Хәертдинов Вәлиәхмәтне утыртып, авыл уртасыннан акрын гына юлга кузгала, машина артыннан авыл халкы да озата бара. Алар дошманны җиңеп кайтуларын теләп кул болгыйлар.

24 нче июнь.  

Ватан сугышына беренче китүчеләрне озату митингысында колхоз председателе Фәттәхов Шәмсетдиннең калтыранган һәм ачулы тавышы яңгырап китә. Өздереп гармонь уйнаган Садыйков Хөснетдин, Хөснетдинов Сәләхи һәм Мәҗитов Госманнарның да тынып калулары авыл халкын кисәк кенә шомга сала. Бу кыска гына митингта сугышка китүчеләрнең фашистларны тиз арада җинеп кайтулары хакында барлык авыл халкының изге теләге чагыла. Башлангыч партия оешмасы секретаре Мурзин Димөхәмәт сугышка китүчеләрне  җиңү белән авылга исән кайтырга өнди. Сугышка китүчеләр исеменнән Абдуллин Рәхмәтулла үзенең чыгышында авылдашларының ышанычын аклап, немец фашистларын җиңеп, авылга исән-сау кайтачагына ышаныч белдерә, җыелган авылдашларга тырышып эшләргә кирәклеген җиткерә һәм атларга кузгалырга кушыла.

 Бу көнне авыл халкы Ватан сугышына Шахмин Кыям, Шәрәфиев Гайфетдин, Ярмиев Димөхәмәт, Гыймаев Гобәйдулла, Абдуллин Рәхмәтулла, Садыйков Хөснетдин, Әмиров Шакирҗаннарны озата. 

 “Басу капкасын чыккач та,

Уңга каерылгач та,

Рәхәт яшәгез, авылдашлар,

Бездән аерылгач та...”

Бу көнне колхоз председателе Сәетов Миңнегалинең өзгәләнеп колхозчыларны үгетләве, колхоз производствосында тагын да тырышып эшләргә чакыруы, колхозчыларны рухландырып җибәрә. Күз яше белән чыланган йөзләрнең барысы да бу ышанычлы житәкченең дөреслеккә өндәвенә аңлыйлар, тырышып эшләргә ышаныч белдерәләр.

 Кыңгыраулы дугага җигелгән җирән айгыр башын салмак кына иеп һәм халык төркемен икегә ярып, алга омтыла. Ватан сугышына китүчеләрнең яулык болгап, “Без җиңеп һәм исән кайтырбыз. Безне көтегез!” дигән көчле тавышлары бик ераклардан яңгырап тора. Олаулар киткән юлда күтәрелгән кара тузан һавада бөтерелә-бөтерелә дә һаман югарыга күтәрелеп, салмак кына таралып юкка чыга, ә олаулар күздән югалгач, авыр кайгылы авыл халкы соңгы хәбәрләрне тыңлап, кайгы сарган өйләренә таралалар.

Авыр сугыш авыл халкына көн дә кайгы китерә тора. Фронтта батырларча сугышкан уллары үлеп, аларның үлү хәбәре килгән фронтовик семьяларында гомерлек кайгы, ачы хәсрәт хөкем сөрә. Халык иҗатында моңлы һәм сагышлы авазлар яңгырый башлый, шушы җырлар аша немец фашистларына халык үзенең ләгънәтен белдерә, аның җир йөзеннән юк ителүен тели. Авыр сугыш елларында җыр халыкта дәрт уята, алар рухланып, үзенең максатына ирешергә омтыла. Сугыш кырларыннан язылган гади генә сүзләр дә халык авазында җыр булып, көчле яңгырый:

“Әгәр үлсәм, туфрак булсам, бәхил бул... ”

Бөтен совет халкы белән берлектә авыл халкы изге Ватанны саклап калу өчен, бердәм хезмәт вахтасына басып, “Барысы да фронт өчен” дигән девиз белән ару-талу белми, көнен дә, төнен дә исәпләмичә тырышып эшләвен дәвам итә.

 

(Хатыннар чыга, кайсысы хат яза, әйбер бәйлиләр)

1нче хатын. Иртәгә кайда кич утырырбыз икән? Безнең керосин бетә бит.

2нче хатын. Безгә килерсез. Өч-дүрт көнлек керосин бар әле.

3нче хатын. Мин базардан бер стакан тоз алып кайттым. Иртәгә тозда пешкән тәмле бәрәңге алып килермен .

1 нче хатын. Кайчан җәй җитәр инде? Ягарга утын бетте. Беркөнне балалар суыкка чыдый алмыйча, чыра яндырып куйганнар һәм чак кына ут чыгармаганнар. Ярый әле, Бибиасймәтти күреп калган.

2 нче хатын. Кызым кил әле шул хәтле бабаңа охшагансың әйдә әле беррәр җыр җырлап кит әле

Җырлый Элвина Нуриева “ Күрәсем килә”

3 нче хатын. Әле сез ишеттегезме соң? Хәзер ашлыкны һәм атларны гына түгел, бәрәңге белән майны да фронтка җибәрергә, ди. Хәтта токмачны да киптереп тапшырасы була, ди.

1 нче хатын. Җибәрәбез җибәрмичә, үзебезнең газиз ирләребез, сөекле улларыбыз өчен бит ул.

2 нче хатын. Тизрәк сугыш кына бетсен инде! Җиңү өчен бернәрсә дә жәл түгел. Гит-перны тизрәк тончыктырып, исән-саү гына кайтсыннар \

3 нче хатын. Кайтырлар, Алла боерса, кайтырлар.

Әйләнеп кайтыгыз” җырлыйлар 5 класс укучылары

 

Алып баручы:

45 тә кайтмый калганнарның

Исемнәре кайтты әйләнеп.

Толлар өчен авыр газап булды

Көтеп алган Җиңү бәйрәме

Тол хатыннар, сөеп туймас ярлар

әле һаман сагынып көтәләр.

Яу кырыннан кайтмый калганнарның

Кайтуларын өмет итәләр.

Укытучы:

Безнең Олы Чакмак авылында да дә сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә татыган 41нче ел балалары шактый

Әйе, әтиләрен сугышка озатучы балаларның күбесе әле ваемсыз. Сугышның нинди куркыныч икәнлеген алар әле аңламыйлар.Тиздән,бик тиздән үзләренең ятим каласыларын да, балачаклары буразна арасында үтәселәрен дә белми алар. Сугыш рәхимсез! "Әткәй, китмә!" диеп елаган балалар инәлүен дә ишетми ул сугыш. Әтисез үсү күпләрнең бәгъренә төшкән.Сугыш иртә, бик иртә олыгайта балаларны: итеккә олтан салырга да, кибән куярга да, сука сукаларга да өйрәтә.

Без әтисез үстек тилмерешеп,

"Ачыкканда ашау пешмәде.

 Без дүрт бала үстек ачлы-туклы,

Аркабыздан биштәр төшмәде.

Әтилеләр пальто кигән чакта

Бер чикмәнне бүлдек икегә

Әтилеләр йоклап яткан чакта

 Кырдан кайттык төнге икедә.

 

"Без әтисез"диеп елап утырып булмый,тормыш дәвам итә. Ә тормышны алып барырга кирәк: игенен дә игәргә, сугыш кырына икмәген дә, коралын да озатырга кирәк. Бөтен авырлык, әлбәттә, хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төшә.

Шушы елларның авырлыгын ялгыз күтәргән, язмышның салкын җилләренә каршы берүзләре барган, итәк тутырып бала-чагасын үстергән тол әбиләребез күпләребезгә үрнәк булырлык.

 

Олы Чакмак авылында ирләре сугышта үлеп калган  хатыннар исемлеге:

1.Абдуллина Мәүҗидә

2. Гайниева Гайниямал

3. Гарипова Һаҗәр

4. Гөбәйдуллина Шәмсенур

5. Валиева Мәрьям

6. Насруллина Нәкыя

7. Рахимова  Хөснихатима

8. Салашкина Мәгъсума

9. Садриева Гиздеямал.

10. Хөснетдинова Мәгърифа

11. Харисова Фәрхиҗамал

12. Хәйретдинова Зәйтүнә

13. Хәйретдинова Әсма

14. Хөснетдинова Сәрбиямал

15. Хаҗиева Фатима

16. Шарифуллина Сәлимә

17. Әмирова Асма

18. Шәкүрова Мөсәвәрә

19. Фаррахова Җәмилә

20. Нуретдинова Хәят

Бүгенгесе көндә безнең авылыбызда бердәнбер тол калган Шәкүрова Мөсәвәрә әби яши. Ул үзенең кызы Нәҗибә апа һәм кияве Өлфәт абыйлар белән бергә гомер кичерә. Аның турында укырга>>

 Алып баручы: Сүзебезне килгән кунакларыбызга бирәбез. Сугышта әтиләре үлеп калучы апа- абыйлар  чыгышы.

 

Сафина Рәзинә апа чыгышы

Ахунова Нәҗибә апа чыгышы

Шакирҗанова Зәйтүнә апа чыгышы

Вәлиев Ахъяр абый чыгышы

Фоат абый Садриев чыгыш ясый

Галимова Фаягөл апа чыгышы

 

 

 

Йомгаклау өлеше

 

 

 “Безнең яшисе килә” 4 класс укучылары чыгышы.

Хөрмәтле  сугыш чоры балалары  бүгенгесе көндә без матур, тыныч,  мул тормышта яшибез икән, балалар җылы мәктәпләрдә белем алалар икән  без сезгә бурычлы. Чөнки сез җиңүне якынайту өчен  күп көчегезне куйгансыз. Рәхмәт сезгә! Барлык кешеләргә дә тынычлык, матур тормыш теләп “ Сәйлән” ансамбле башкаруында “Тынычлык җыры”н кабул итеп алыгыз.

Өлкәннәрне тәбрикләү

Hosted by uCoz