Халыкара Җир көне

 2010нчы елның 19нчы апрелендә Халыкара Җир көненә багышланган брейн-ринг уеннары үткәрелде. Укучылар ташландык материаллардан композицияләр, сәйләннән төрле сувенирлар, кошлар, җәнлекләр ясап әзерләнделәр. Кичәне Экология һәм Туган якны өйрәнү түгәрәге җитәкчеләре Гарипова Г.Р. һәм Нәгыймова М.З. оештырдылар. 3-4нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Шигапова Л.Т.) әлеге чарага иң актив катнашучылар дип табылды.

 

 
Hosted by uCoz