“Куркынычсыз көпчәк” конкурсы.

27.01.10 көнне Мөслимнең икенче мәктәбе базасында “Куркынычсыз көпчәк” конкурсы үткәрелде. Конкурста гимназия, лицей, икенче номерлы мәктәп, Тойгелде, Баланны һәм Олы Чакмак мәктәпләреннән 6 команда катнашты. Конкурсның программасы төрле юнәлешле итеп төзелгән иде. Балалар юл йөрү кагыйдәләре, медицина ярдәме күрсәтү,  велосипед белән фигуралы йөрү һәм иҗади эш наминацияләрендә шәхси беренчелек һәм команда беренчелеге өчен көч сынаштылар. Олы Чакмак “Светофор” командасы иҗади конкурста икенче урын яулады.

Без конкурс үткәреп, балаларны матур-матур бүләкләр белән сөендергән Сарман иминлек фондына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге чарадан фотолар.

 

 
Hosted by uCoz