"Сәйдәш йолдызлыгында"

 

 "Авыл мәктәпләрендә сәләтле балалар белән эшләү"  темасы буенча

22.01.10 көнне музыка һәм рәсем сәнгате укытучыларының

район семинарында үткәрелгән

әдәби-музыкаль кичә.

Олы Чакмак мәктәбенең музыка укытучысы Нәгыймова М.З.

 

 

Максат: Укучыларны күренекле татар композиторы С.Сәйдәшевның  тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, гомумиләштерү. Укучыларда композиторның иҗатына, туган ил, туган якка багышланган әсәрләренә кыскача күзәтү ясауны, музыка тыңлау, эстетик зәвык һәм ватанпәрвәрлелек тәрбияләү.

Жиһазлар: декорация, магнитофон, магнитофон язмалары, фотолар, китаплар, һ. б.

 

Алып баручы: Хәерле көн укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! Без бүгенге кичәдә татар халкының классик композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевның тормышы һәм иҗат юлын өйрәнербез, искә төшерербез. Казандагы Салих Сәйдәшев музеена экскурсиягә чыгарбыз. Сезнең кичәдә актив катнашуыгызны сорыйм.

 

Кичәне Равил Фәйзуллинның " Затлылык" дигән шигыре белән башлап җибәрәм,

Халык рухы саегуны белмәс,

Жан тартылыр учак гел кирәк.

Замананың җилләренә карап

Ялкынлавы була төрлерәк.

Әмма кеше һәрчак омтылачак

Матурлыкка, чынга, хаклыкка!

Кайгылардан сыгылып төшкән чакта

Җиңеләйгән чакта шатлыктан.

Сәнгать - илаһи бер учак. Аның

Бер балкышы Сәйдәш булды бит!

Көй тылсымы белән халкыбызның

Күзәнәкләренә тулды бит.

Ә ник Сәйдәш? Нигә бүтән түгел?

Тау кадәрме әллә хезмәте?

Эше гел гүзәлме? Чиксез мәллә

Үзен зурлата алу кодрәте

Гел алай ук түгел.. Хикмәт, ахры.

Талантының табигатендә

Шәхес олагып яшәү рәвешендә,

Сөйләшүендә, һәр гадәтендә,

Кешеләргә ягымлылыгында,

Дөньяга мөнәсәбәтендә

Илаһи зур талант өстәвенә,

Сирпеп торган аннан затлылык!

Күңелендә кояш булса гына

 Чәчеп була илгә яктылык.

Якты башлыгы ла, затсыз икән,

Халык тормас иде тартылып.

Халык берләм булып үз итүе

Бөеклекнен анык билгесе.

Интеллигентлылык, затлылык дисәк,

Сөйдәш аның күркәм өлгесе!

 

Алып баручы: Исәнмесез укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! Бүгенге кичәбездә сез Салих Сәйдәшев иҗат иткән җырларны ишетерсез, музыкаль әсәрләрне тыңларсыз, Сәйдәш дулкыннарында тирбәлерсез.

Шулай итеп "Сәйдәш йолдызлыгына" рәхим итегез!.

 Ә хәзер сүзне иптәшләребезгә бирик. (Театральләштерелгән күренеш.)

 

 

 

 

XX гасыр башы. Казанда Шиһап Әхмәров фатиры. (Класс бүлмәсенең бер почмагы шул замандагыча итеп бизәлгән.)

Кечкенә Салих гармунда уйнап утыра. Шул вакыт Шиһап Әхмәров кайтып керә.

Шиһап. Ә-ә, Салих энем, ни хәлләрдә? Уйныйсыңмы - жырлыйсыңмы?

Салих. Исәнме, җизни. Уйныйм да, җырлыйм да шунда. Менә бүген тагын өр яна жыр өйрәндем әле, уйнап күрсәтимме?

Шиһап. Яле, яле, энем, әйдә, уйна әле, бик рәхәтләнеп тыңлармын. Менә, апаң белән бергәләп тыңларбыз. (Салих гармунда уйнап, җырлый.)

Шиһап. Әйе, бигрәк моңлы җыр икән. Әйбәт җырладың, молодец. Менә, Салих энем, мин сиңа тагын бер уен коралы алып кайттым бит әле. Кил әле  монда.  Бу курай, Казан курае дип атала.  Шәһәребезнең оста курайчы-арынан алдырттым. Мә,  өйрән,  гармуныңда уйнаган кебек,  оста итеп уйнарга өйрән.

Салих. Рәхмәт, җизни! Әлбәттә, өйрәнермен.

Шиһап. Ә хәзер бар, ял ит, бераз урамда саф һавада йөреп кер. (хатынына эндәшеп) Бигрәк моңлы итеп җырлады, әйеме?

Хатыны. Әйе, күңеле сагышлы инде аның, күңеле моңлы. Их, әтисе исән булса  үз гаиләсендә бөтенләй икенче булып үсәр иде балакаем.

Шиһап. Ни хәл итәсең бит, сайлаган язмыш түгел. Әле менә бүген Фатих белән сөйләшеп утырдык. Син, ди, Салих андый талантлы бала булгач, Заһидуллага дәшеп кара, ди. Заһидулла Салихка музыка дәресләре бирмәс микән дип әйтүе инде.

Хатыны. И-и, әйбәт булыр иде ул. Заһидулла белән күптән таныш бит сез, тыңламый калмас. Аннары Салихның да музыкага күңеле үсеп тора.

Шиһап. Шулай-шулай, малай музыкага битараф тугел. Заһидулла риза булса, берәр яхшырак инструмент, әйтик, рояль аласы булыр. (Музыка туктый. Пәрдә)

 

Алып баручы

- Әйе, бу күренештә Салих Сәйдәшевның бала вакыты сурәтләнә. Салих туганчы ук ятим калган. Җизнәсе Шиһап Әхмәров аны үз тәрбиясенә ала.  Ул аңа рояль алып бирә һәм халык музыканты Заһидулла Яруллинны өенә музыка дәресләре бирергә чакыра. Ә Фатих дигәне - ул безнең күренекле татар язучысы һәм публицист Фатих Әмирхан. Ул Шиһаб Әхмеровның дусты була.                                                               

Алып баручы: Сүзебезне Сәйдәшнең балачагы белән таныштыру өчен  укучыларга бирәбез.

 

Укучы чыгышы

Салих Сәйдәшев  1900 елның 3 декаберендә Казанда туа.  Әнисе  Мәхүпҗамал, әтисе Җамалетдин, апасы Әминә исемле була. Малае туганчы ук Җамалетдин каты авырудан үлеп китә. Сәйдәшнең әтисе Җамалетдин урта хәлле бай була. Аның үзенең ике катлы йорты була. Беренче катында кибете, ярдәмчеләре, икенче катында аларның гаиләләре торалар. Әтисе   үлгәч аларның эшләрен Насретдин Хәмитов  исемле кеше алып бара. 8 яшендә Сәйдәшне мәдрәсәгә укырга бирәләр. Ул анда 4 ел белем ала. 6 яшендә гармунында көйләр чыгара башлый. 11 яшенә кадәр Сәйдәшевлар гаиләсе Насретдиннәр гаиләсенә нык бәйле була. Бу йортта барлыгы ике  гаиләгә 6 бала үсә. Әнисе Сәйдәшне сату-алу эшенә, әтисенең һөнәренә өйрәтергә тели. Ләкин улының күңеле гел музыкага тартыла. Йортта тыгын булганлыктан алар икенче Камал йортына яшәргә күчәләр. 

 

Алып  баручы:

Үзләренең кабатланмас җырлары белән сезнең каршыда "Сәйлән" ансамбле кызлары "Кояшлы вальс"

"Сәйлән" ансамбле чыгышы

Алып  баручы:  Сүзебезне  Сәйдәшнең  яшьлек  еллары  белән таныштыру өчен ... бирәбез

Укучы чыгышы.

1912 нче елда Сәйдәшнең апасы Әминә Шиһаб Ахмеров исемле кешегә кияүгә чыга. 11 яшьтән соң Сәйдәшнең яшьлек еллары апасы Әминә,  җизнәсе Шиһаб Ахмеровлар гаиләсендә уза. Ул Шиһабны әтисе урынына  күрә. Бу вакытларда җизнәсе күренекле җурналист булып санала. Ул иң  беренче "Мәктәп" җурналының баш редакторы. Бу журналның бүгенгесе  көндәге исеме Мәгариф" журналы, шулай  ук  бик  күп  китаплар авторы  да  була.  Җурналист кеше буларак Ахмеровлар гаиләсенә күренекле кешеләр, композиторлар, язучылар белән аралашырга туры килә. Сәлих әкеренләп , сәнгать кешеләре белән аралашып , үз юлын таба. 13 яшендә үк Сәйдәш ныклап рояльдә бик матур моңлы көйләр чыгара башлый. Аларга кунакка килгән кешеләр җыелышып аңың әсәрләре тыңлыйлар. Салих кечкенә булуына карамастан Габдулла Тукай белән бик нык дус булалар. Тукай аның гармунда, рояльдә уйнаганың исләре китеп тыңлап утыра торган була. Толтсойның Салих ахырысы музыкант булыр дигән уйлары дөреслеккә аша.

Жизнәсе аны төрле клубларга, кичәләргә очрашуларга роялдә, гармунда уйнарга ияртеп йөртә торган була. Салих Сайдашевка күренекле композитор Заһидулла Яруллинга музыка белемнәрен бирә. Яшьлек еллары әкренлән узып китә.

 

Алып  баручы:  Казанда  Салих Сәйдәшев урамы,  музее,  һәйкәле  бар, театрда аның бюсты тора. Ә хәзер Салих Сәйдәшевның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышуны дәвам итик. Сүзне ... бирәбез.

Укучы чыгышы.

Булачак композитор укуын Казан музыка училищесында дәвам итә. Армия сафларында хезмәт итә. 1922 елда, Кәрим Тинчурин тәкъдиме белән, Казанда беренче тапкыр ачылган Кызыл Октябрь татар театрына музыка  мөдире һәм дирижер итеп эшкә чакырыла. Шушы еллар да аның композиторлык эшчәнлеге башлана. Ул 60 тан артык спектакльгә музыка яза. Шулар арасыннан "Зәңгәр шәл", "Кара урман", "Өмә" җыры, Наемщик" музыкаль драмасыннан Батырҗан һәм Гөлйөзем арияләре.

Галиябану",  "Асылъяр","Балдызкай"җырлары  "Чын  мәхәббәт" “әдрән диңгез" халык арасында киң тарала.  Аларны халкыбыз бүгенге көндә дә яратып тыңлый һәм башкара.

Алып баручы: Радиода Сәйдәшле еллар.Сүзебезне ... бирәбез

Укучы чыгышы.

Шамил Усманов истәлекләреннән                                                                                                                  

Радионың  әдәби  редакторы  Шамил  Усманов  музыкаль  редакция булдыруда ярдәм сорап, Сәйдәшевкә мөрәҗәгать итә. Без, әлбәттә, аның   вакыты юклыгын, театрда эшенең күплеген яхшы аңлый идек. Шулай да,    радио  студиясенең татар театры бинасында урнашкан булуын исәпкә алып,   уңай җавапка өметләндек, һәм, чынлап та, озак үгетләргә туры килмәде. Ул үтенеч белән кергән кешене беркайчан да кире борып чыгармый иде. Аңа - аерым бүлмә бирделәр, һәм ул радиотапшыруларның беренче музыкаль .мөхәррире булды. Сәйдәшев үзенә генә хас энтузиазм белән яңа эшенә кереште, яңа тавышлар эзләде, аларны тыңлап карады, өйрәтте, алар өчен репертуар сайлап, үзе үк аларга уйнады. Казан тирәсенә генә түгел, бөтен Союз буйлап халык һәм Сәйдәшев музыкасын яңгыраткан даими музыкаль тапшырулар башланды».

 

Алып баручы:

Туган якның табигатен таныйм

Бу көйләрдән, Сәйдәш моңыннан

Кыйгачлатып әнә киек кошлар

Күтәрелә Кандыр буеннан

Туган якның болыннарын күрәм,

Шул көйләргә җайга тирбәлеп.

Яшь егетләр әнә печән чаба  

Изүләрен чишеп җибәреп.

Сезнең хөрмәткә егетләр ансамбле башкаруында халкыбызның яратып җырлана торган җырларыннан берсе "Җәй айлары" җыры бышкарыла.

Укучы чыгышы.

"Бөеклек яулаганда"

1929 нчы ел. Сәлих Сәйдәшевка 29 яшь һәр тантанада Сәлих Сайдашев ижат иткән Кызыл Армия маршы яңгырый башлый. Армия аңа зур хөрмәт күрсәтә, аңа "Почетлы Кызылармеец" дигән исем бирелә. Полк клубында Салих Сәйдәшев концертларын оештырырга, үзен хәрби кием белән тәэмин итәргә, аның маршын һәр бәйрәмдә уйнатырга дигән приказ чыгарыла. Салих Сәйдәшев зур сөенеченнән Армиягә бүләк итеп тагын бер марш "Каршылау маршын" яза. Кызыл Армия маршын язган өчен аңа Алтын сәгать бүләк итәләр. Бу марш Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән парадларда яңгырый. Бүгенгесе көндәдә һәр бәйрәм тантанасы шушы марш белән башлана.

 

Алып баручы: Сезнең хөрмәткә " Кызыл Армия маршы яңгырый"

Алып  баручы:  Сәлих  Сәйдәшев  күп  төрле  уен  коралларында уйный белгән. Иң беренче булып ул гармунда уйнарга өйрәнә. Курай, фартепиано, труба, трамбон, валторна, саксафон, маракас, виолончель. Иң яратып уйный торган уен кораллары -скрипка һәм кларнет.

Слайд карау.

Татар халык җыры"Әнисә".Курайда Нәгыймов Илнар  

 

 

Алып баручы:

С. Сәйдәшев шулай ук балалар өчен дә бик күп җырлар иҗат иткән. Шулар арасыннан "Килде яз", "Чияләр чәчәк атсын", "Ямьле җәй", "Яшь туристлар җыры", "Зәңгәр күл", "Укучылар вальсы" хәзерге вакытта да бик популяр һәм балалар тарафыннан яратып башкарыла.

 

"Сәйлән" ансамбленең уртанчылар төркеме башкаруында “Укучылар вальсы".

Укытучы: Ә хәзер без бераз укучыларны ял иттереп алыйк,

1нче уен: бирегә ике укучыны чакырам . Алар безгә Сәлих Сайдашев уйнаган уен коралларын крассвордта чишәргә ярдәм  итәрләр. Рәхим итегез.

( кроссворд чишү)

2       нче уен : Сәлих Сайдашев иҗат иткән җырларының, спектакелъләрнең  исемнәрен кайсыгыз күбрәк атый. (ручка, кәгазъ бирелә)

 

Алып баручы:

Без бүгенге кичәдә күренекле татар композиторы С.Сәйдәшевның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләштек, аның Туган илгә, туган якка багышланган әсәрләрен тынладык.

Укытучы:

Әйе, укучылар, Салих Сәйдәшев турында бик озак һәм бик күп сөйләргә мөмкин. Музыка училищесыннан соң, ул Мәскәү консерваториясе каршында оешкан татар опера студиясенең композиция бүлегендә укый. Яшь чагында ук үзе оркестрлар оештыра, үзе ук дирижерлык итә. Күренекле язучылар, шагыйрьләр, сәхнә осталары һәм музыкантлар белән якын иҗади дуслыкта яшәп, Салих Сәйдәшев талантлы пианист, дирижер, композитор булып җитлегә.

Аның әсәрләренең күбесе туган илгә, туган якка, аның гүзәл табигатенә тәм шунда яшәгән тырыш, хезмәт сөюче кешеләргә багышланган. Әйе, Сәйдәшевны чын мәгънәсендә туган якка мәдхия җырлаучы дип әйтергә мөмкин.

Бу Шопен да, Бетховен да түгел.

шулар заты, шулар кардәше

Бу - татарның җир-табигать биргән

кабатланмас мәшһүр Сәйдәше,

 көйләрдә Көнбатыш та Көнчыгыш та түгел,

Үз аһәңе шушы якларның

 

Бу көйләрдә мин тарихын укыйм,

Кан тибешен тоям татарның

 Бу көйләрдә бөтен тулылыгы, Матурлыгы туган якларның...

Бу Шопен да Бетховен да түгел,

Бу - Сәйдәше безнең татарның

Алып баручы: Шушының белән безнең кичәбез тәмам игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

 

Кушымталар.

 

1. "Сәйдәш йолдызлыгы" кичәсенә презентация (видеоформатка күчерелгән)

 

 

2. "Сәйдәш йолдызлыгы" кичәсенә презентация.. архивны бушатырга

 

 
Hosted by uCoz