-- /  я   ң   а   л   ы   к   л   а   р  / --


2011/12(II)    2011/12(I)  2010/11(II)  2010/11(I)  2009/10(II) 


20-26 июнь көннәрендә Олы Чакмак мәктәбе укучылары палаткалы лагерьда ял иттеләр, сәламәтлекләрен ныгыттылар. Авылның алма бакчасында мондый төрдәге лагерь икенче ел рәттән оештырылды.


24.05.11

Язгы бөреләр тулган, яфрак ярган, кояш җылысы дәрт уяткан, күңелне юаткан көннәрнең бер мизгелендә мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау яңгырый. Шул якты да, моңсу да мизгелләре белән чыгарылыш укучыларын котлыйбыз.

 

Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,

Ни көткәнен белми һичкемдә –

Сезнең юллар вакыт кулында гел,

Сезнең юллар язмыш иркендә.

      Еллар үтәр аккан сулар кебек,

      Гомер генә кайтмас кирегә.

      Тик балачак чакырып әйдәп торыр

      Мәңге серле мәктәп иленә.

Хәерле юл!

Хәерле юл, сезгә, укучылар!

Максатларга барып җитегез.

Ашкынганнан гомер юлларыннан

Язмышны да узып китегез!

 


Алма агачлары ап-ак чәчкәгә төренгән бүгенге матур көндә мәктәпләрдә көтеп алынган Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре булып узды. Олы Чакмак мәктәбен быел 3 кыз һәм 4 егет тәмамлый (сыйныф җитәкчесе Әюпова Инзилә Шогаеп кызы). Башлангыч сыйныфны тәмамлаучы 2 укучы (сыйныф җитәкчесе Шиһапова Люция Тәлгать кызы) бишенче сыйныфка күчәчәк. Моңлы һәм сагышлы бәйрәм кичәсе балалар укытучыларына дип әзерләгән чәчәк букетларына, килгән әти-әниләрнең, кунакларның бүләкләренә бай булды. Ә иң кыйммәтле бүләкне 8нче сыйныф укучысы Сәфәрова Зөлфирә алды. Аңа иң яхшы спортчы исеменә лаек булганы өчен, 1000 сумлык премия бирелде. Аның 500 сумы мәктәпнең физкультура укытучысы Зиннуров Марс Фәхри улы исемендәге премия булса, калган ярты өлешен мәктәп иганәчелек итте.

9нчы сыйныф укучылары әлегә чыгырылыш имтиханнарын тапшыру белән мәшгуль. Аларга уңышлар телибез.


21.05.11

"Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында һәр атнаның шимбә көнендә оештырылучы "Җырлыйк әле" тапшыруында Мөслим районы җырчылары чыгыш ясадылар. Әлеге тапшыруга Олы Чакмак мәктәбенең, авылының һәм Мөслим районының горурлыгы, Казан дәүләт консерваториясе студенты, "Татар моңы 2010" халыкара фестивале лауреаты Азат Кәримов та кунак булып чакырылды. Азатның җырыннан өзекне видеоязмада карый аласыз.


06.05.11

16нчы апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә республикакүләм "Фән җилкәннәре" фәнни-тикшеренү эшләре конференциясе булды. Туган якны өйрәнү юнәлешендәге эше белән 8нче сыйныф укучысы Нәгыймова Индира "Иң оригиналь эш" (җитәкчесе Нәгыймова М.З.), ә 7нче сыйныф укучысы Гарипов Динар "Иң яшь тикшерүче" (җитәкчесе Гарипова Г.Р.) номинациясендә җиңү яуладылар. фотоальбом


25нче апрельдә мәктәптә Габдулла Тукайның туган көненә багышлап "Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә укучылар бөек шагыйрнең әсәрләренә инсценировкалар күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр.  Г.Тукайга багышланган рәсем конкурсына да йомгак ясалды. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Н.М. оештырды.


03.05.11

Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты туган телдә эшләнгән мәгълүмати белем бирү ресурсларына укытучылар арасында конкурс игълан иткән иде.  Күптән түгел генә конкурска йомгак ясалды. Физика, информатика һәм технология укытучысы Нәгыймов Мөнәвир Әнвәр улының әлеге конкурска тәкъдим иткән "Технология дәресләрендә тавышлы презентацияләр куллану" дип исемләнгән эше 3нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Әлеге эшнең архивын google.com файллар саклагычыннан яки ТР мәгарифне үстерү институты сайты битеннән бушатып алырга була. Җиңүчеләр исемлеген моннан карый аласыз.


18.04.11

"Инфознайка-2011" Бөтенроссия конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Быел әлеге бәйгедә информатика фәне белән кызыксынучы 10 укучы катнашты. 4нче сыйныф укучылары Шакирҗанов Рөстәм һәм Хафизова Элвина, 6нчы сыйныф укучысы Нәгыймов Илнар, 7нче сыйныф укучысы Шәймиев Салават иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, бәйгене оештыручыларның дипломы белән бүләкләнделәр. 6нчы сыйныф укучысы Бикташева Алсу, 7нче сыйныф укучысы Шәфигуллина Гүзәл, 8нче сыйныф укучылары Нәгыймова Индира, Әюпов Рамил, Сәфәрова Зөлфирә, 9нчы сыйныф укучысы Фәсхиев Азатка сертификат тапшырылды. Нәтиҗәләр белән тулырак танышырга>>


07.04.11

27нче март көнне Яр Чаллы шәһәрендә Республикакүләм вокал сәнгате буенча үткәрелгән "Йолдызлар яңгыры" фестивалендә ктнашып, 7нче сыйныф укучысы Гүзәл Шәфигуллина 2нче дәрәҗә лауреат, 3нче сыйныф укучысы Нуриева Элвина дипломант исеменә лаек булдылар.

Шушы ук укучылар12нче мартта Зәй шәһәрендә үткәрелгән "Йолдызлык - 2011" фестивалендә катнашып, шундый ук дәрәҗәләргә ирешкәннәр иде.

Гүзәл Шәфигуллинаның Зәй шәһәрендәге чыгышын видеоязмада карагыз>>


    

26.03.11

Бу көннәрдә хөрмәтле коллегабыз Шакирҗанова Нурсинә Заһидулла кызы үзенең 45 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

    Нурсинә. Сине олы бәйрәмең — 45 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, хезмәтеңдә зур уңышлар, балаларыңның һәм туасы оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. 
    Кешене бәхет  тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син  үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа да өлеш чыгаргансың. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар килмәсен. Балаларың башлы-күзле булып, үзең кебек матур тормыш корсын. Өең шулай элеккечә нурга чумсын.

   Олы Чакмак мәктәбе коллективы


23.03.11

22.03.11 көнне Мөслимнең “Яшьлек” стадионында Илкам Камалов призына чаңгы ярышлары үткәрелде. Олы Чакмак мәктәбеннән ДЮСШ га йөрүче 11 бала катнашып яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Кызлар арасында Сафарова Зөлфирә - I, Бикташева Алсу -II, Салихова Зилә -III урында булдылар. Беренче команда беренче, икенче команда икенче урында булды. (нәтиҗәләр таблицада).

 

ФИО

Вакыт

Урын

1.

Сафарова Зөлфирә

12.18

1

2.

Бикташева Алсу

12.48

2

3.

Салихова Зилә

12.54

3

4.

Салихова Дилә

14.06

4

5.

Фәхертдинова Рания

14.20

5

6.

Бәдертдинов Раиль

16.22

4

7.

Фасхиев Азат

17.16

5

8.

Аюпов Рамиль

17.41

6

9.

Вәлиев Фиргать

18.52

9

10.

Гарифуллин Венер

19.44

12

11.

Хөсәенов Илвир

19.57

13


14нче -19нчы март көннәрендә Олы Чакмак мәктәбе спортзалында баскетбол буенча мәктәп беренчелеге булды. Баскетбол түгәрәгенә йөрүче 1нче - 9нчы класс укучылары көч сынаштылар. 8нче класс укучылары җиңүче булды. Икенче урында - 9нчы , ә өченчедә - 7нче класс укучылары.

 


16.03.11

Бүген Олы Чакмак авылы җирлегендә Марс Зиннуров призына традицион чаңгы ярышлары булды. Аның нәтиҗәләре белән моннан таныша аласыз. Әлеге ярыштан видеоязмалар карый аласыз:

1нче кисәк

2нче кисәк

2009/2010нчы уку елының спорт нәтиҗәләре белән моннан танышырга була


13.03.11

10нчы март көнне мәктәп беренчелегенә чаңгы ярышлары булды. Аның нәтиҗәләре белән таныша аласыз.


Хөрмәтле гүзәл затларыбыз. Олы Чакмак мәктәбе коллективы Сезне чын күңелдән 8нче Март -Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый.

Язның беренче көннәренең иң кадерлесе ул – 8 март көне. Хатын-кызлар яз кебек тормышыбызны гел яктыртып, ямьләндереп торалар. Һәркайсыгызга да корычтай ныклы сәламәтлек, зур түземлек, бар эшләрегездә уңышлар телибез. Алдагы көннәрдә дә безнең тормышыбызның бизәге булып торыгыз!

 


08.03.11

2нче март көнне "Йолдызлык - 2011" фестиваленең гала-концерты булды. Олы Чакмак мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Нуриева Элвина вокал номинациясендә 1нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. 7нче сыйныф укучысы Шәфигуллина Гүзәл катнашкан вокаль ансамбль 2нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Балаларның Яр Чаллы шәһәрендә һәм "Йолдызлык-2011" фестивалендә чыгышларын видеоязмада карарга


3нче мартта "Ел педагог-оештыручысы" район бәйгесенең финалы булды. Олы Чакмак мәктәбе укытучысы Нәгыймова Миңнур Зәйнетдин кызы әлеге бәйгедә катнашып, аерым номинациядә җиңүче булды. Әлеге бәйге белән бергә йомгак ясалган "Искиткеч вожатый" конкурсында 8нче сыйныф укучысы Нәгыймова Индира 3нче мактаулы урынга лаек булды.


23.02.11

13нче февральдә район үзәгендә “Татарстан чаңгы юллары” ярышы үткәрелде. Олы Чакмак мәктәбеннән тугыз укучы һәм физкультура укытучысы катнашты. Шәхси беренчелектә Бикташева Алсу кызлар арасында беренче, Салихова Зилә өченче булдылар. Егетләр арасында булган ярышларда Бәдертдинов Раиль икенче, Фасхиев Азат дүртенче булдылар. Өченче класс укучылары Кашапов Илсаф, Ахмадеев Илсур, Хафизов Нәфис һәм икенче класстан Вәлиев Илфат ярышта катнашып бик яхшы әзерлекле икәнлекләрен күрсәттеләр.


12нче февральдә “Нептун” бассейнында спортың йөзү төре буенча VII Спартакиаданың республика ярышларына сайлап алу туры үткәрелде. Бу ярышларда 415 очко җыеп Фасхиев Азат икенче урын алды.  


10нчы февральдә “Яшьлек” стадионында VII кышкы Спартакиаданың чаңгы төре буенча ярышлар үтте. Олы Чакмак мәктәбе командасы төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында I урын яулады. Шәхси беренчелектә Сәфәрова Зөлфирә беренче, Бәдертдинов Раиль бишенче, Фасхиев Азат алтынчы булдылар. 


12нче февральдә 6нчы сыйныф укучыларның математика буенча район олимпиадасы булды. Олы Чакмак мәктәбеннән Нәгыймов Илнар әлеге олимпиадада катнашып 4нче урын алды. Илнар 24нче февральдә математика буенча олимпиаданың зона турында катнашу өчен Яр Чаллы шәһәренә барачак.


13.02.11

8нче декабрьдә Олы Чакмак мәктәбендә Югары Табын башлангыч мәктәбенә караган куст-методик берләшмә укытучылары һәм укучыларының чаңгы ярышы узды. Анда 13 укучы катнашты. Мәктәпләр арасында 1нче урынны Тугаш, 2нче урынны Олы Чакмак, 3нче урынны Югары Табын мәктәпләре алды. Шәхси беренчелектә кызлар арасында 1нче урынны Тугаштан Галләмова Алсу, 2нче – 3нче урыннарны Олы Чакмактан Сабирова Адилә һәм Хафизова Эльвина бүлештеләр. Малайлар арасында 1нче – 2нче урыннарда Олы Чакмактан Кашапов Илсаф һәм Әхмәдиев Илсур, 3нче урында Югары Табыннан Харисов һәм Газизов.  Ярышлар бик күңелле үтте. Ярышны оештыручылар киләчәктә дә мондый ярышларны үткәрергә дигән фикер белән таралыштылар.


06.02.11

Балалар бакчасы яңалыклары бүлеге яңартылды. Рәхим итеп карагыз.


30.01.11

Ютазы район үзәгендә республикакүләм 8нче спартакиаданың 1996-97нче елгы укучылар арасында баскетбол буенча зона ярышлары булды. Анда мәйдан хуҗаларыннан тыш Яңа Чишмә, Чирмешән, Минзәлә һәм Мөслим районы спортчылары көч сынашты. Составы Олы Чакмак мәктәбенең укучы кызларларыннан (Ханова Язилә, Моратова Илзирә, Карамуллина Зифа, Сәфәрова Зөлфирә, Бикташева Алсу, Дилә һәм Зилә Салиховалар) гына торган команда Мөслим районы данын яклады һәм призлы 3нче урын яулады. Составында Фәсхиев Азат, Әюпов Рамил, Дәүләтов Риназ уйнаган Мөслимнең егетләр командасы  исә призлы 2нче урынга лаек булды.


28.01.11

Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган яшь башкаручыларның "Беренче адымнар" республика конкурсында катнашып, 3нче сыйныф укучысы Нуриева Эльвина вокал-соло номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчесе Нәгыймова М.З. Эльвинаны зур җиңүе белән котлыйбыз. Эльвинаның чыгышын видеоязмада карарга>>


Бүген Мөслим мәгълүмати-методик үзәге "Педагогик идеяләр-2011" фестивале үткәрде.Анда Олы Чакмак мәктәбенең педагог-оештыручысы Нәгыймова Миңнур Зәйнетдин кызы "Волонтерлык хәрәкәте" проекты белән катнашып, өченче призлы урынга лаек булды һәм мәгариф бүлегенең мактау грамотасы белән бүләкләнде.


23.01.11

 20нче январьда авыл җирлеге призына традицион баскетбол ярышлары булды. Район ярышында 1996-1997 елда туган кызлар көч сынаштылар. Олы Чакмак мәктәбе 1нче урынны яулады. Мөслим лицее һәм 2нче мәктәбе җыелма командасы - 2нче, Яңа Усы мәктәбе 3нче урынны алдылар. Олы Чакмак мәктәбеннән Ханова Язилә, Мөслимнән Низаметдинова Алисә, Яңа Усыдан Халфеева Аэлита иң яхшы уенчылар дип танылдылар.Уен нәтиҗәләре: Олы Чакмак - Мөслим 29:8, Яңа Усы - Мөслим 6:23, Олы Чакмак - Яңа Усы  48:2


21нче январь көнне “Нептун” бассейнында йөзү буенча сайлап алу ярышлары үтте. Олы Чакмак мәктәбеннән җиде укучы катнашып үз яшь категорияләрендә призлы урыннар яуладылар. 1995-1997 елгылар арасында Фасхиев Азат икенче (кроль на груди и на спине), Аюпов Рамиль өченче (кроль на груди и на спине) булдылар. 1998-1999 елгы малайлар арасында Нуриев Айгиз өченче (кроль на груди), кызлар арасында – Гарипова Айсылу өченче (кроль на груди и на спине) урыннарны яуладылар. Эстафета ярышында Олы Чакмак командасы өченче булды (Фасхиев А., Аюпов Р., Гарипова А.). фотолар (бераз соңрак)


2011/12(II)   2011/12(I) 2010/11(II)  2010/11(I)  2009/10(II) 


Hosted by uCoz