-- / Ф и з к у л ь т у р а    һ ә м    с п о р т / --

Олы Чакмак мәктәбе коллективының спортта ирешкән уңышлары.

Олы Чакмак мәктәбенең спорт өлкәсендә ирешкән уңышларының гасырларга сузылган бай тарихы бар. фотоархив карарга


2007 – 2008 уку елында үткәрелгән һәм катнашкан спорт ярышларының отчеты.

 Олы Чакмак мәктәбе спорт буенча районда үткәрелгән 22 ярышта катнашкан, 8 беренче урын,16 икенче, 12 өченче урын алынды... Бу хакта тулырак>>


Мәктәпнең баскетбол командасының уңышлары


Спортта ирешелгән мәктәп рекордлары


Марс Зиннуров призына чаңгы ярышлары


Башка төрдәге спорт яңалыклары

 

18.02.09

 Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Марс Зиннуров призына чаңгы ярышлары үтте. Бәйгедә 6 команда составында 50 укучы катнашты. Бу хакта тулырак.

23. 01. 09.

 "Яшьлек"спорткомплексында кышкы спорт сезонын ачу уңаеннан чаңгы ярышлары булып узды. Бәйгегә 100 гә якын яшь спортчы килгән иде. Тугызьеллык мәктәпләрдән 14 команда составында 55 спортчы килгән иде. Кызлар 2 км дистанциядә узышты. Егетләр 4 км арада көч сынашты. Икенче урынны — Олы Чакмактан (спорт мәктәбе филиалы) Рамил Шәфигуллин алды. Команда беренчелегендә икенче,өченче урыннарда Олы Чакмак мәктәбенең беренче һәм икенче командалары ( тренерлары - Марс һәм Руслан Зиннуровлар). Призлы урынга чыккан командаларга һәм спортчыларга район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең Мактау кәгазьләре,кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

7. 02. 09.

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы уңаеннан һәм укучыларның 5 район спартакиадасы кысаларында Яңа Усы мәктәбе базасында чаңгы ярышлары узды. Әлеге бәйгедә 27 команда составында 126 укучы катнашты. 9 еллык мәктәпләрдән килгән кызлар 2 км дистанциядә ярышты. Алар арасында беренче урында Олы Чакмак мәктәбеннән Диләрә Шәрифуллина. Егетләр 3 км арада көчләрен сынадылар. Рамил Шәфигуллин финиш командалары арасында беренче урында - Олы Чакмак мәктәбе ( тренерлары Марс һәм Руслан Зиннуровлар).

15. 02. 09.

 "Россия чаңгы юлы - 2009"спорт бәйрәме кысаларында "Яшьлек"спорт комплексында чаңгы ярышлары үтте. Анда 600 дән артык кеше катнашты. Тугызьеллык мәктәпләр арасында егетләрдән беренче урынш - Рамил Шәфигуллин алды. Өченче урында шулай ук Олы Чакмактан Фәнис Хөснетдинов, кызлар арасында өченче урынны Диләрә Шәфигуллина

алды. “Иң яшь чаңгычы” исеменә Рөстәм Шакирҗанөв ( 8 яшь ) лаек булды. Җнңүчеләргә яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды,

24 – 26.02.09.

" Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше "елына багышлап мәктәп беренчелегенә 5 – 9 класс укучылары арасында  биатлон ярышлары үткәрелде.

Ярыш шарты буенча укучы – биатлончыга пневматик мылтыктан 8 метр ераклыктагы буялган лампочкаларны ватып төшерергә тиеш. Спортчы 1 әйләнеш ( 0.8 км ) чаңгыда йөреп килеп 1 лампочканы 2 патрон белән ватып төшерә, 2 әйләнештә басып, һәм 3 әйләнештә – тезләнеп, әгәр дә лампочкалар ватылмаса һәрберсенә 1 минут штраф өстәлә. Менә стартта пневматик мылтык аскан 5 класс малайлары,алар чын биатлончылар кебек җиңүләргә омтылып алга ыргылды. Ләкин әле тизлек кенә түгел,ә оста атада белергә кирәк шул. Аларны артта калдырып кызлар арасында барлык лампочкаларны да ватып Шигапова Р. җиңүгә иреште:   

Ф И О

Вакыт(м/с)

/штраф

Алган

урын

1

Шигапова Р.

19.00

1

2

Муратова И.

21.40 ( 2 )

2

3

Шарифуллина Д.

21.45 ( 3 )

3

 Малайлар арасындагы нәтиҗәләр: 

Ф И О

Вакыт(м/с)

/штраф

Алган

урын

1

Давлетов А.

14.50

1

2

Шафигуллин Р.

15.10

2

3

Ахмадиев И.

15.40 ( 1 )

3

 Барлык урын алган спортчыларга мәктәп спорт комитеты исеменнән грамота тапшырылды.

28. 02. 09.

28 февраль көнне Мөслимдәге "Яшьлек"спорт һәм сәламәтләндерү комплексында Илһам Камалов призына чаңгы ярышлары утте. Бәйгедә җиде командада 70 спортчы катнашты. Төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучы кызлар 2 км дистанциядә ярышты. Егетләр 3 км арада көч сынашты. Икенче булып - Рамил Шәфигуллин килде. Өченчедә - Илнур Әхмәдиев. Тугызьеллык мәктәп командалары арасында икенче урынга - Чакмак 1,өченче урынга -Чакмак 2 командалары чыкты. З км дистанциядә ярышкан урта мәктән кызлары арасында Диләрә Шарифуллина икенче булды. Егетләр 5 км дистанциядә көч сынашты. Рамил Шәфигуллин икенче булып финиш сызыгын үтте. Призлы урыннар яулаган спортчыларга һәм командаларга Илһам Камалов гаиләсе һәм район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе исеменнән Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

08.03.09

8 мартта Тойгелде авылында Фәнисә - истәлегенә чаңгы ярышында катнашкан безнең Олы Чакмак укучы – чаңгычылар командасы зур уңышка иреште. 8 призлы урынның алтысын безнең чаңгычылар алды.              

 Менә алар җиңүчеләр:

 1 – 4 кл укучылар арасында 1 км араны беренче булып Хусаенов Э. – 4 кл,Бикташева А. – 4 кл.

 5 – 7 кл укучылары 2 км арада узыштылар,финиш сызыгын беренче булып Валиев Ф., Бикташева А. үтте.

 8 – 9 кл малайлары 3 км араны үттеләр.Шафигуллин Р. – 2,Әхмәдиев И. – 3 урын алдылар.Кызлар арасында Шарифуллина Д. беренче булды.

 10 – 11 кл укучылары арасында 3км ярышта Шафигуллин Р., Шарифуллина Д. беренче булдылар.

Җиңгән чаңгычылар грамота, приз, медальлар белән бүләкләнделәр.

13.03.03

Укучыларның 5 спартакиада кысаларында Мөслим мәктәбендә өстәл теннисы буенча ярышлар булып үтте. Безнең мәктәпнең данын Фасхиев Айнур, Маннанова Алсу яклады.Ярышта 12 мәктәп командасы катнашты.

Фасхиев Айнур – 4 урын, Маннанова Алсу – 3 урын алды. Безнең мәктәп командасы 2нче урын алды һәм грамота белән бүләкләнде. Айнур һәм Алсу район данын яклау өчен Норлат шәһәрендә үтәчәк ярышларда катнашачаклар.

18. 03. 09.

18 март көнне Мөслимдәге "Яшьлек"спорт-сәламәтләндерү комплексында

район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе исемендәге күчмә кубокка тугызьеллык мәктәпләр арасында чаңгыда эстафета ярышлары булып үтте. Команда составында 2 кыз,2 егет көчләрен сынадылар. Бәйгедә 6 командада 24 спортчы чаңгычылар катнашты. Һәр укучы 1 әйләнеш ( 2 км ) дистанцияне урап килеп иптәшенә эстафетаны тапшырды. Командалар арасында беренче урынга — ДЮСШ 1, икенче урынга - ЧАКМАК 1(Шәфигуллин Р. ,Әхмәдиев И,,Шәрифуллина Д., Аюпова Г. ). өченче урынга -ДЮСШ 2 командалары чыкты. Призлы урыннар яулаган командаларга район балалар һәм яшүсмерләр сиорт мәктәбе исеменнән Мактау кәгазьләре һәм күчмә кубок тапшырылды.

23.03.09

23 мартта Спорт мәктәбендә "Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларында Спорт мәктәбе кубогына баскетбол ярышы үткәрелде.Бу хакта тулырак

21.04.09

Мәктәп спортзалында Спорт һәм сәламәт яшәү елы кысаларында биеклеккә сикерү буенча "День прыгуна" ярышы үткәрелде. Әлеге ярышларда мәктәп рекорды яңартылды. Биеклеккә сикерү буенча кызлар арасында Маннанова Алсу - 1нче (115см), Салихова Айгөл - 2нче (115см), Шәрифуллина Диләрә 3нче (110см) урыннар яуладылар. Малайлар арасында Шәфигуллин Рамиль - 1нче (150см - мәктәпнең яңа рекорды), Фәсхиев Айнур - 2нче (145см), Дәүләтов Алмаз 3нче (140см) урыннар алдылар.

16.05.09

Спорт һәм сәламәт яшәү елы кысаларында үткәрелгән укучыларның 5нче район спартакиадасында ярышларның җиңел атлетика төре буенча безнең мәктәп командасы 2нче урын яулады. Спартакиаданың гомуми нәтиҗәсе буенча да мәктәп командасы мактаулы 2нче урынга лаек булды.

Безнең укучылар җиңел атлетика ярышларында түбәндәге урыннар алдылар.

Сәфәрова Зөлфирә (6нчы сыйныф) - 60м га йөгерүдә 10нчы урын

Шәфигуллин Рамиль (9нчы сыйныф) - 60м га йөгерүдә 2нче урын

Бәдретдинов Раиль (7нче сыйныф) - 400м га йөгерүдә 6нчы урын

Салихова Айгөл (9нчы сыйныф) - 200м га йөгерүдә 2нче урын

Фәсхиев Айнур (9нчы сыйныф) - ераклыкка сикерүдә 1нче урын

Маннанова Алсу (8нче сыйныф) - ераклыкка сикерүдә 5нче урын

 

08.08.09

Район үзәгендә физкультурачылар көненә багышланган спорт ярышлары үткәрелде. 9нчы сыйныф укучысы Фәсхиев Айнур (2 км дистанциягә йөгерү) 1 нче, 6нчы сыйныф укучысы Нәгыймова Индира (1 км дистанциягә йөгерү) 6 нчы урын алдылар. Шахмат ярышларында безнең мәктәптән 4нче сыйныф укучылары Бикташева Алсу һәм Нәгыймов Илнар катнаштылар. Нәгыймов И. 1нче, Бикташева А. 3нче урын яуладылар.

 

20.09.09

“Милләтләр кроссы – 2009” ярышында 10 кеше катнашты. Шулардан 4 кеше призлы урынга лаек булдылар.

9 еллык мәкпәпләрнең егетләре арасында 3 км дистанциядә Хөснетдинов Фәнис 3нче урынга, “Иң яшь катнашучы” номинациясендә Вәлиев Фирзәр бүләккә лаек булдылар.

9 еллык мәктәпләрнең кызлары арасында  2 км дистанциядә Габидуллина Язилә “Иң яшь катнашучы” номинациясендә бүләкләнде.

4 км дистанциядә хатын-кызлар арасында Фасхиева Сирена 2нче урын алды.

Җиңүчеләрне  котлыйбыз. Алдагы ярышларда уңышлар телибез.

фотоальбом

1нче видеоязма (дәвамлылыгы 54 с, күләме 62 МБайт)

2нче видеоязма (дәвамлылыгы  16 с, күләме 21 МБайт)

 

17. 10. 09

Мөслимдәге “Яшьлек” стадионында җәйге сезонны ябу ярышлары үткәрелде. Район буенча 17 команда катнашты. Олы Чакмак мәктәбе 6нчы урын яулады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

150гр. лы туп ату:

Хаётова Савлат – 29м (6нчы урын)

Хафизов Ринас – 49м (13нче урын)

400 м га йөгерү:

Хөснетдинов Фәнис – 1.11.66. (8нче урын)

800 м га йөгерү:

Сафарова Зөлфирә - 35.23 (11нче урын)

Йөгереп килеп озынлыкка сикерү:

Фасхиев Азат – 4.23 м (5нче урын)

Маннанова Алсу 3.09 м

Эстафета: 4х 100

Сафарова Зөлфирә, Бәдретдинов Раил, Маннанова Алсу, Хөснетдинов Фәнис 1.01.43  (4нче урын)

Алдагы ярышларда укучыларга тагын да югарырак нәтиҗәләр теләп калабыз!


Нептун йөзү бассейны белән килешү нигезендә 5-6нчы сыйныф укучылары физкультура дәресләрендә йөзәргә өйрәнәләр. видеоязма карарга>>. Балаларны йөзәргә өйрәтүдә ярдәм иткән өчен бассейн директоры Дәүләтшин  Алмаз Әмирҗан улына, инструкторлар Латыйпов Алмаз Зиннәтулла улына, Ситдикова Айгөл Рәкыйп кызына Олы Чакмак мәктәбе дирекциясе, ата-аналар тирән рәхмәтләрен җиткерә.

Бассейнда йөзәргә өйрәнгән укучыларыбызның район масштабында үткәрелгән ярышларда катнаша башлавы бу дәресләрнең нәтиҗәлелеге мисалы булып тора. Шундый ярышларның берсе – йөзү түгәрәгенә йөрүчеләр арасында сайлап алу ярышлары – 24нче октябрьдә Мөслимнең Нептун йөзү бассейнында үткәрелде. Бу ярышларда безнең мәктәптән 5 нче сыйныф укучысы Илвир Хөсәенов катнашып яхшы нәтиҗәләргә иреште. видеоязма карарга>>


 

 

 

 

Hosted by uCoz