“Балачак кыңгыраулары” дружинасы

 


2009нчы елның 1нче октябрендә 3нче, 4нче сыйныф укучылары Өлкәннәр көне үткәрделәр. Укучылар "Өлкәннәрнең сүзен тыңлыйк, кадер хөрмәт күрсәтик!" дигән чыгыш күрсәттеләр. Һәр укучы үзенең әбисе турында сөйләде һәм аңа үзенең ясаган бүләген тапшырды. Кичә җыр-бию белән чиратлашып барды. соңыннан чәй өстәле янында әңгәмәләр дәвам итте. Кунакка килгән әбиләр cыйныф җитәкчесе Шигапова Люция Тәлгать кызына һәм балаларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.фотоальбом>>


2009 нчы елның 2нче октябрендә "Салават күпере" отрядында (7нче сыйныф) Бөек җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан "Буразнада үскән балалар" дигән сбор үткәрелде. Сборга кунак итеп Шакирҗанова Зәйтүнә апа чакырылды.  Кичәне педагог-оештыручы Нәгыймова М.З. әзерләде.фотоальбом>> / Видеоязма карарга>>


29.10.09.

Мөслим мәктәптән тыш эшләр үзәге варислар эшчәнлегенә багышланган тантаналы слёт үткәрде. Слётта ел дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясалды.  "Балачак кыңгыраулары" исемендәге дружина  "Минем оешмам" дигән презентация эше белән 2че урын, "А зачем" номинациясе буенча компьютер презентациясе эше белән 2нче урын,"Минем оешманың бер көне" видеороликлар конкурсында 2нче урын алды. Актив укучыларга грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Дружина җитәкчесе Нәгыймова М.З.  грамота белән бүләкләнде


2009нчы елның 2нче октябрендә "Салават күпере" отрядында (7нче сыйныф) Бөек җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан "Буразнада үскән балалар" дигән сбор үткәрелде. Сборга кунак итеп Шакирҗанова Зәйтүнә апа чакырылды.  Кичәне педагог-оештыручы Нәгыймова М.З. әзерләде. Видеоязма карарга>>


 

Кушымталар.

 

1. Дружинаның 2008-09 уку елында эшләнгән эшләренә отчеты.

2. Безнең оешма (дружинаның эшчәнлегенә багышланган презентация) 

архивны бушатырга

3. "Безнең педагог-оештыручыбыз" республика конкурсы эше.

7нче сыйныф укучылары Нәгыймова Индира һәм Сәфәрова Зөлфирәнең педагог-оештыручы Нәгыймова Миңнур Зәйнетдин кызына багышлап ясаган презентациясе.

4. Дружинаның эшчәнлегенә багышланган кайбер видеороликлар.

“Балачак кыңгыраулары” дружинасының бер көне

(9МБайт.  Дәвамлылыгы 3:22 минут)

“Балачак кыңгыраулары” дружинасы сборы: “Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк”

(16МБайт.  Дәвамлылыгы 4:12 минут)

 

 

 

Hosted by uCoz