-- /  я   ң   а   л   ы   к   л   а   р  / --

2009/10(II) 2009/10(I)  2008/09(II)   2008/09(I)


30.12.08

20 декабрьдә район үзәгендә Х.Шәмсетдинов истәлегенә шахмат ярышлары үткәрелде. Анда безнең мәктәптән 4нче сыйныф укучылары Бикташева Алсу, Нәгыймов Илнар, 7нчесыйныф укучысы Фәсхиев Азат катнаштылар. Кечкенәләр төркемендә Бикташева А. - 3нче, Нәгыймов И. 4нче урын яуладылар.


26 декабрьдә Казан шәһәрендә үткәрелгән Президент Чыршысы бәйрәмендә 9нчы сыйныф укучысы Шәфигуллин Рамиль катнашты.


"Янгыннан сак булыгыз" дип исемләнгән рәсем конкурсында җиңеп чыккан 4нче сыйныф укучысы Нәгыймов Илнар район янгын сүндерү оешмасы үткәргән Чыршы бәйрәмендә катнашты.


29 декабрьдә мәктәптә традицион чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе турында мәгълүматлар бераз соңрак...


19.12.08.

Кичә район мәдәният йортында "Яшь бөреләр" балалар сәнгать фестиваленең гала-концерты булып узды. Олы Чакмак мәктәбе укучылары күрсәткән "Сәйлән" кызлар вокаль ансамбле чыгышы - 2нче, ялгыз җыр номинациясендә Сәфарова Зөлфирә - 2нче (Җитәкчесе Нәгыймова М. З.), ә Шәфигуллина Гүзәл 1нче урын яуладылар. Сәнгать йолдызларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз.


Татар теленнән район олимпиадасында 9нчы сыйныф укучысы Салихова Айгөл 3нче призлы урын яулады.


18.12.08.

Кичә мәктәп спортзалында Олы Чакмак авыл советы призына 1993-1995 елгы яшүсмерләр арасында баскетбол ярышы булып үтте. Тулырак мәгълүмат>>


11.12.08

 

9 нчы декабрь көнне спорт һәм патриотлыкка багышлап  Казанда үткәрелгән  “Күңелле стартлар” уенында безнең мәктәптән Салихова Зилә катнашып, диплом белән бүләкләнде. Аны котлыйбыз, алда уңышлар телибез.

 


5.12.08

2008 ел – районда үткәрелгән Гаилә елына багышланган конкурста катнашып – “Спорт сөюче гаилә” номинациясендә Фасхиевлар гаиләсе  җиңү яулады.


1.12.08

28 ноябрьдә әниләр көне уңаеннан “ Оста куллы безнең әниләр” дигән әдәби-музыкаль кичә уздырылды (җитәкчесе Нәгыймова М.З.). Кунакка укучыларның әниләре дә чакырылды. Әниләребез эшләгән эшләрдән күргәзмә оештырылды. Әниләр көне уңаеннан укучылар арасында рәсем, инша конкурслары уздырылды.

Конкурста җиңүче укучылар :

Рәсем буенча: Карамуллина Зифа, Нәгыймова Индира, Шигапова Айсылу, Нуриева Илвина.

Иншалар буенча: Муратова Илзирә, Нәгыймов Илнар, Гарипова Айсылу, Гарипова Инзилә, Гарипова Айгөл, Хусаинов Илвир.

Конкурста катнашкан укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз.


Районның баскетбол җыелма командасының төп составын тәшкил итүче укучыларыбыз Казан шәһәрендә Татарстан беренчелегенә үткән ярышларда мәртәбәле 4нче урын яулады. Казан шәһәренә баскетболчылар белән бергә сәяхәт кылу өчен түбәндәге сылтаманы файдалана аласыз: карарга>>


25.11.08

Мөслим сәнгать мәктәбенә йөрүче  мәктәбебез укучылары Казан шәһәренең Г.Камал театрында куелган Мөслим үзешчән сәнгать осталарының иҗат концерты составында уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Шәфигуллина Гүзәл - ялгыз җыр номинациясендә, Нәгыймова Индира, Моратова Илзирә һәм Нуриев Айгиз - "Энҗе Бөртекләре" бию коллективында, Дәүләтов Алмаз - конферансье, бертуган игезәк кызлар Салихова Дилә һәм Зилә "Мөслим бизәкләре" бию коллективында чыгыш ясадылар.


1.11.08

Кичә мәктәптә "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Кичәдә барлык укучылар да актив катнаштылар, мавыктыргыч уеннар оештырдылар. Кичәне үткәрүдә мәчет фонды матди ярдәм күрсәтте. Мәктәп коллективы  авыл халкына һәм Фазыл хәзрәткә, мәчет картларына зур рәхмәт белдерә. Әлеге кичәдән фотоматериаллар>>.

 


30.10.08

Кичә Тойгелде авылы мәдәният йортында "Яшь бөреләр" балалар сәнгать фестиваленең зональ туры үтте. Олы Чакмак мәктәбе укучылары күрсәткән 5 төрле чыгышның барсы да ("Сәйлән" кызлар вокаль ансамбле башкаруында җыр, Шәфигуллина Гүзәл, Гарипова Айсылу һәм Сәфарова Зөлфирә башкаруында ялгыз җырлар, Нәгыймов Ильнар башкаруында нәфис сүз) финалга чыкты.


25.10.08

24 октябрьдә Мөслимнең 3нче мәктәбе базасында Актаныш районы командасы белән баскетбол буенча иптәшләрчә очрашу булды. 1994-95 елгы егетләр арасында үткәрелгән бу ярышта Олы Чакмак мәктәбе командасы актанышлыларны 36:2 исәбе белән тар-мар итте.


24 октябрьдә Мөслим лицееның актлар залында үткәрелгән Сәламәтлек театры район конкурсының финалында катнашып Олы Чакмак мәктәбе укучылары Мактау Грамотасы һәм истәлекле бүләккә лаек булдылар.


20.10.08

17 октябрьдә мәктәптә Сарман районы ЮХИДИ һәм Мөслим муниципаль районы мәгариф бүлеге белән берлектә оештырылган "Светофорда кунакта" дип аталган КВН үткәрелде. КВНда Метрәй һәм Олы Чакмак мәктәбе укучылары көч сынашты. Олы Чакмак мәктәбе укучылары КВНда җиңү яулады.фотоматериал>>


15-19 октябрь көннәрендә баскетбол буенча Татарстан беренчелегенә үткән ярышларда Олы Чакмак һәм Мөслим укучы егетләреннән торган җыелма команда 8нче урын яулады. Ярышлар Яр Чаллы шәһәрендә үтте.


14.10.08

13нче октябрьдә Олы Чакмак мәдәният йортында Сәламәтлек театры кысаларында үткәрелгән район конкурсында 4 авыл мәктәбе укучылары катнашты (Баланны, Шуганка, Рус Шуган, Олы Чакмак).  Олы Чакмак мәктәбе укучылары тарафыннан сәхнәләштерелгән Фәнис Яруллинның "Ак яфрак" әкияте зона бәйгесендә 1нче урын алып, финалга чыкты. Җитәкчеләре Нәгыймова Миңнур, Габидуллина Айгөлне һәм 5-6 нчы сыйныф укучыларын бу уңышлары белән котлыйбыз.


11.10.08

10 октябрьдә ДЮСШ базасында баскетбол буенча Татарстан беренчелеге ярышларында катнашу өчен сайлап алу ярышлары үтте. Анда район данын яклау хокукына Олы Чакмак мәктәбе командасы лаек булды. Алар тренерлары Габидуллин И.М. җитәкчелегендә  15-19 октябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә көчләрен сынаячаклар. Командага уңышлар телибез.


 07.10.08

Мәктәптә туризм түгәрәге эшли. Түгәрәк җитәкчесе - Фасхиева С.М. Мәктәп командасы район ярышларында гына түгел, республикакүләм үткәрелгән ярышларда да катнашып призлы урыннар яулый.

 бу хакта тулырак>>


2009/10(II) 2009/10(I)  2008/09(II)   2008/09(I) 


Hosted by uCoz