Волонтерларның V Республика слеты

 2010нчы елның 21-24 сентябрь көннәрендә Казанның "Заречье" балалар сәламәтләндерү лагере базасында волонтерларның V Республика слеты булды. Олы Чакмак мәктәбе педагог-оештыручысы Нәгыймова М.З. үзенең активист кызы Индира белән слетта "Мөслим районында волонтерлык эшен җәелдерү" проектын яклап, проект эшләре буенча I урын яулап кайттылар.

 


Республика яшьләр форумының сайлап алу туры

2010 нчы елның 18-21октябрь көннәрендә Казан шәһәренең “Нарат урманы” шифаханәсе базасында Республика яшьләр форумының сайлап алу туры булды. Анда педагог-оештыручы Нәгыймова М.З. җитәкчелегендә мәктәптә оешкан “Тылсым” волонтерлар отряды активистлары – 8нче сыйныф укучылары Нәгыймова Индира һәм Әюпов Рамил катнаштылар. Алар “7 шагов к добровольчеству” программасы буенча өйрәнүләр үтеп, социаль проект эшләделәр.

   


  Түбән Кама шәһәренә сәяхәт

 

 2010нчы елның 28нче октябрендә Олы Чакмак мәктәбендә оешкан “Тылсым” волонтерлык отряды Нәгыймова Миңнур җитәкчелегендә Түбән Кама шәһәрендәге “Эйдос” психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләп килүче “Форвард” волонтерлар советы  үткәргән семинарга бардылар. Волонтерлар шулай ук “Надежда” һәм “Веста” тернәкләндерү үзәкләрендә инвалид балалар белән берлектә дәресләрдә катнаштылар, аларга ярдәм иттеләр.

   Олы Чакмак мәктәбе укучылары, автобус белән ярдәм күрсәткәне өчен, районның спорт һәм яшьләр белән эшләү бүлегенә зур рәхмәт белдерә.

 


“Надежда” тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар белән үткәрелгән дәрес

1нче кисәк

 

2нче кисәк

 

3нче кисәк

 

4нче кисәк

 

"Мөслим районында волонтерлык хәрәкәтен үстерү" социаль проекты

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча чаралар планы

Мөслим районы "Тылсым" волонтерлар группасы эшчәнлегенең 2010нчы елның октябрь аена отчеты

"XXI гасыр волонтелары" методик ярдәмлеге

Социаль проект эшләү тәртибе (презентация)

Волонтерлар гимнын тыңларга

 

 
Hosted by uCoz