Мәктәптә үткәрелүче бәйрәмнәр һәм кичәләр 2008 елның 17 октябрьдә Сарман районы ЮХИДИ һәм Мөслим муниципаль районы мәгариф бүлеге белән берлектә оештырылган "Светофорда кунакта" дип аталган КВН. 2008нче елның 31 октябрендә мәктәптә "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Кичәдә барлык укучылар да актив катнаштылар, мавыктыргыч уеннар оештырдылар. Кичәне үткәрүдә мәчет фонды матди ярдәм күрсәтте. Мәктәп коллективы авыл халкына һәм Фазыл хәзрәткә, мәчет картларына зур рәхмәт белдерә. "Сөмбелә" бәйрәменнән фотогалерея 2008нче ел 30декабрьдә үткәрелгән Чыршы бәйрәменнән фотогалерея
Карга боткасы (2009ел.29нчы апрель): Татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе. Олы Чакмак авылында ул ел саен көтеп алына, зурлыклап бәйрәм ителә. Сабан туен оештыру һәм үткәрүдә Олы Чакмак мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы зур тырышлык күрсәтә. 2009нчы елның 14нче июнендә үткәрелгән бәйрәмнән кайбер күренешләрне видеоязмаларда карарга тәкъдим итәбез. 2009нчы елның 29нчы октябрендә мәктәптә Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Һәр сыйныф укучылары бәйрәмгә тырышып әзерләнделәр. Яшелчә, җиләк-җимеш, табигый материаллардан композицияләргә бәйге оештырылды. Укучылар театральләштерелгән тамашалар күрсәттеләр, шигырь һәм биюләр башкардылар, кызыклы уеннар уйнадылар. Бәйрәм кичәсе күңелле үтте. Бәйрәм азагында укучылар көзге уңыштан әзерләнгән табын өстәленнән сыйландылар һәм дискотекада күңел ачтылар. 2009нчы елның 25нче апрелендә мәктәптә “Табигать- уртак йортыбыз” исеме астында экологик кичә үтте. Анда һәр класс укучылары үзләренең кабинетында үстерелә торган берәр гөлне тәкъдим итте. Гөлләрнең туган җире, төрләре, тәрбияләү ысуллары, үзенчәлеге турында сөйләделәр. Урманнар, сулыкларның әһәмияте турында әйтелде, аларга сак караш булырга тиешлеге искәртелде. Экологик темага төрле уеннар оештырылды: “Кем күбрәк гөмбә җыя”, “Ояңны тап”, туклану чылбыры төзү, мәкальләр әйтешү. Укучылар табигатьне саклау темасына шигырьләр сөйләделәр. Кичә күңелле һәм файдалы үтте. Аны география һәм биология укытучысы Гарипова Гөлия Риф кызы оештырды. фотоальбом>>
|