-- / я ң
а л ы к л
а р / --
Әйдәгез сайт белән бераз танышып алыйк.
Безнең сайтның таралу географиясе
Безнең сайтка 2008елның 26
августында нигез салынды. Бүгенге көндә сайтыбызның күләме күпләрне кызыктырырлык эчтәлекле
240 биттән, 76 папкага тупланган 1440 файлдан, мәктәп тормышына кагылган кызыклы
80 видеоязмадан ,
күп сандагы
фотоальбомнар дан гыйбарәт.
Болардан тыш интернет челтәрендәге и ң яхшы битләргә безнең сайттагы сылтамалар
аша керү бик уңайлы. Сайтыбыз республикакүләм үткәрелүче
Интернет-сайтлар бәйгесендә югары бәяләнде. Сайт ике ел рәттән "Иң технологик
сайт" һәм "Иң мәгълүмати сайт" номинацияләрендә призлы урыннарга лаек булды,
"Белем җәүһәрләре-2010" бәйгесендә 3нче
урын яулады.
Безнең сайтны татар телендә интернет-белем үзәге
Belem.ru каталогы (http://belem.ru/katalog ),
шулай ук
Татарстан Республикасы сайтлар каталогы (http://www.kazancity.ru )
аша
ачып карый аласыз.
2011/12(II)
2011/12( I)
2010/11( II)
2010/11( I ) 2009/10( II )
Хушлашу
И бу гомернең агышлары... Бар иде бит яшь чаклар! Буш вакытым
булдымы, сайтыма нидер куярга хыяллана идем. Көнне дә төнне дә белмичә эшләргә
тырыштым... Бер безнең генә түгел, кайчандыр тулы көченә эшләп килгән,
кулдан эшләнгән, чын иҗат җимеше булган мәктәп сайтлары бүген яшәүдән туктадылар.
Сәбәбе: башкаларның ярдәменнән башка бер кешегә генә икешәр сайтны тартып бару
җиңелдән түгел (электрон мәгариф системасындагы да сайтны истә тотып әйтү),
көнен дә, төнен дә электрон журнал тутырганнан соң компьютер
каршына кабаттан утырасы килеп тормый шул . Үзебез сайтны даими яңартып
барырга җитешә алмагач, аңа керүче кунакларыбыз да бетеп килә. Интернетта сайт
төзү белемен яшьләргә дә тапшырып калдыра торган түгел.
Алар аны кабул итмиләр шул. Аларны "В Контакте" үзенә йотты...
Без хушлашсак та, аның үткәненә юл сезнең өчен һәрвакыт ачык булыр. Яңалыкларны
Электрон мәгариф системасындагы сайттан кереп карый алырсыз.
Олы Чакмак м әктәбе
сайты администраторы Мөнәвир Нәгыймов.
Хөрмәтле гүзәл
хатын-кызларыбыз! Сезне Сезне чын
күңелдән 8нче Март -Халыкара хатын-кызлар
көне белән котлыйбыз.
Язның беренче көннәренең иң кадерлесе ул – 8 март көне. Хатын-кызлар яз
кебек тормышыбызны гел яктыртып, ямьләндереп торалар. Һәркайсыгызга да корычтай ныклы сәламәтлек,
зур түземлек, бар эшләрегездә уңышлар телибез. Алдагы көннәрдә дә безнең
тормышыбызның бизәге булып торыгыз!
22 .02. 12
17нче февраль көнне
Метрәй авылы янында туристлар чаңгы туризмы төрендә көч сынашты. Ярыштан
укучылар энергия алып, яңа күнекмәләр өйрәнеп кайттылар.
16нчы февральдә
“Яшьлек” стадионында И. Камалов призына чаңгы ярышлары үтте. 2 км лы дистанциядә
Бикташева Алсу беренче, Сәфәрова Зөлфирә икенче булдылар. Команда беренчелегендә
Олы Чакмак мәктәбенең ике командасы да призлы урында: беренче һәм икенче
булдылар.
12нче февральдә ""Яшьлек"
спорт комплексында "Татарстан чаңгысы" ярышлары үткәрелде. Олы Чакмак мәктәбе
укучылары әлеге ярышта зур җиңүләр яуладылар. 7нче сыйныф укучысы Бикташева Алсу
төп гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта мәктәпләр арасында үткәрелгән
бәйгеләрдә катнашып, ике ярышта да беренчелекне яулады. 8нче сыйныф укучысы
Салихова Зилә - төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында икенче, 9нчы
сыйныф укучысы Сәфәрова Зөлфирә урта мәктәп укучылары арасында икенче урын
алдылар.
9нчы февральдә
Мөслим гимназиясе базасында татарча көрәш буенча укучыларның VIII
спартакиадасы ярышлары булды. Олы Чакмак мәктәбе командасы 5нче урынны алды.
Спорт ярышларыннан фотгалерея карарга
18.02. 12
15 нче февраль кө нне
Олы Чакмак тө п
гомуми белем бирү
мә ктә бе
базасында районның
тарих һә м
җә мгыять
белеме укытучылары семинары узды. Аюпова Инзилә Шогаеп кызы 7 нче сыйныфта
“17 нче гасырда рус халкының
мә дә нияте
һә м тормыш-кө нкү реше”
дигә н темага
ачык дә рес
һә м Мө слим
урта мә ктә бе
укытучысы Асадуллина Й. Р. мастер-класс кү рсә тте.
Семинар ир-ат укытучыларны якынлашып килү че
23 февраль белә н
тә брикләү
концерты белә н
тә маланды.
Аюпова И.Ш. үткәргән
дәреснең материалларын
архивта карагыз.
Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында пенсия
яшендәге өлкән гражданнарны компьютер белеме
нигезләренә укыту башланды. Укытуны информатика
укытучысы Нәгыймов Мөнәвир Әнвәр улы оештыра. "Интернет-озак
яшәү " дип исемләнүче
Татарстан Республикасы бюджетыннан финансланучы
проект нигезендә 72 сәгать дәвамында дәресләр
биреләчәк. Тулырак мәгълүматны
моннан укырга була.
27.01. 12
20 нче
январь көнне Алабуга шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы-
2012” республика конкурсының зона ярышлары үтте. “Ир-ат лидер” номинациясендә
Габидуллин Ильнур Мөхтәр улы катнашып 1 нче урынга лаек булды. Аны бу җиңүе
белән ихластан тәбрик итәбез. Аңа эшендә зурдан- зур унышлар, ныклы сәламәтлек,
гаилә бәхете телибез
17.01. 12
14.01.12 көнне Олы Чакмак мәктәбе базасында Олы
Чакмак авыл җирлеге призына кызлар арасында баскетбол буенча ярышлар үтте.
Нәтиҗә түбәндәгечә: беренче урында Олы Чакмак мәктәбе командасы, икенче урында –
спорт мәктәбе уенчылары, ә Яңа Усы командасы өченче.
2011/12(II)
2011/12( I)
2010/11( II)
2010/11( I )
2009/10( II )