-- /  я   ң   а   л   ы   к   л   а   р  / --


2011/12(II)   2011/12(I)  2010/11(II)  2010/11(I) 2009/10(II)  


Хөрмәтле кунакларыбыз. Олы Чакмак мәктәбе коллективы Сезне  Яңа ел бәйрәме белән котлый.

Иске елның соңгы сәгатьләре!
Китәсебез килми быелдан.
Бер дә китмәс идек,
тик Вакыттан
Артта калу безгә тыелган.


Узган еллар
бигрәк кадерле шул –
Һәр көненә хезмәт куелган.
Тарихның бу данлы елына да
Безнең күпме җиңү уелган!
 

Ә шулай да
шатлыклырак булсын,
Кадерлерәк булсын яңасы.
Мәхәббәттә, эштә янасы бар,
Шатлыкларга юллар ярасы...


Гел шатлыкка яусын,
кар явамы,
Басуларга ләйсән явамы!
Бәхетләрнең туган елы булсын
Иске елның яңа дәвамы.
(Р. Миңнуллин. "Яңа елга кергәндә")

 


11.10.12

 

29нчы декабрь көнне авыл мәдәният йортында укучыларның традицион Чыршы бәйрәме булды.

 


 

 

 2011нче елның 30нчы декабрендә Казан шәһәренең "Татнефть-арена" боз сараенда Республика Чыршы бәйрәме булды.  Бәйрәм танатанасына һәр районнан уку алдынгылары, сәләтле балалар чакырылды. Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов җиде меңләп укучыга Яңа ел котлавын җиткерде. Олы Чакмак мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Нәгыймова Индира Мөслим сәнгать мәктәбе тәкъдим итүе буенча әлеге Чыршы бәйрәмендә булып кайтты.

 


25.12.11

17нче декабрь көнне “Яшьлек” стадионында ДЮСШ беренчелегенә чаңгы ярышлары үтте. ДЮСШ ның Олы Чакмак филиалы командасы бу ярышта 2 урын яулады. Шәхси беренчелектә 1996 елга кадәрге кызлар  арасында Салихова Зилә беренче, Сафарова Зөлфирә икенче булды. Егетләр арасында Хөсәенов Ильвир дүртенче килде. Кашапов Ильсаф, 4 класста гына укуына карамастан, 5 км  лы дистанцияне матур итеп үтте


16- 17 декабрь көннәрендә баскетбол буенча сайлап алу ярышлары үтте. Әлеге ярышта безнең мәктәп кызлар командасы 2нче урын, егетләр командасы 1нче урын яулап кайттылар. Аларны әлеге җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез.


29нчы ноябрь көнне Сафарова Зөлфирә Бөтенроссия физкультура олимпиадасының муниципаль турында 2нче урын алды.


26нчы ноябрь көнне Салихова Дилә Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән бадминтон буенча зона ярышында 1нче  урын алып кайтты. Ул ДЮСШ ның Олы Чакмак филиалында шөгыльләнә.

Бу җиңү аңа Казанда бадминтон федерациясе оештырган ярышта катнашу мөмкинлеге бирде. 13 яшьлекләр арасында Дилә 4нче урын яулады


27.11.11

Безнең әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Каз итеннән аш-су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр. Каз өмәсен бигрәк тә кызлар көтеп алган. Аннан читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйганнар. Бу гаиләгә охшарга, ярарга тырышканнар. Йолкыган казларны көянтәгә асып кызлар чишмәгә, су буена алып төшкәннәр.шул суда казларны юганнар. Гадәттә, гармуннар тагып, кызлар белән бергә егетләр дә чишмәгә төшкән. Казларны юып кайтышка, хуҗабикә каз маенда коймак, тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп торган. Кичке мәҗлес тәмамлангач, йортта яшьләр уены оештырылган.

Хәзер авылларда гармун тартучы егетләр дә, чишмәгә төшүче кызлар да юк. Шулай да  Каз өмәсе – ул матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы булып кала. Кышкы суык көннәр килеп җитү белән, авылларда каз өмәләре башланды. Олы Чакмак авылында да казларны күпләп асрыйлар. Кешеләрдән калышмыйча, мәктәп коллективы да үстерү өчен каз бәбкәләре сатып алган иде. Бәбкәләр инде каз булып үсеп җиттеләр. 25нче ноябрь көнне укытучылар коллективы җыелышып, Каз өмәсе үткәрделәр.


14.11.11

10нчы октябрь көнне Мөслим районы спорт мәктәбенең Олы Чакмактагы филиалында “Күңелле стартлар” уены үткәрелде. Ярышлар өч этапта үтте. Беренче булып 12-14 яшьлек балалар,  икенче этапта 8-11 яшьлекләр көч сынашты. Өченче этапта Кашаповлар һәм Нәгыймовлар гаилә эстафетасында актив булдылар. Кызлар һәм малайлар төркеме башкарган акробатик чыгышлар бәйрәмне җанландырып җибәрде. видеофильм карарга>>


28.10.11

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары. Таба алмыйча интекмәгез. Сайтта бирелгән кайбер материалларның урыннары үзгәрде. "Профсоюз тормышы", "Физкультура һәм спорт", "Бөек җиңүнең 65 еллыгы","Волонтерлык хәрәкәте" бүлекләре "Мәктәбебез бүген" бүлеге эченә күчерелде.

 


26.10.11

17-20 нче октябрь көннәрендә  Казан шәһәрендә  волонтерларның VI Республика слеты булды. Анда Олы Чакмак мәктәбе укучылары Нәгыймова Индира һәм Салихова Зилә катнаштылар. Мөслим районында волонтерлыкны оештыруда зур уңышларга ирешкән өчен Нәгыймова Индира Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 


10.10.11

   4 нче октябрь көнне мәктәп күләмендә укытучылар бәйрәменә багышланган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән бәйрәм иртәсе үтте. Бәйрәмне 7 класс укучылары класс җитәкчеләре Сирена Марселевна җитәкчелегендә әзерләделәр. Бәйрәм тантанасына ветеран укытучылар чакырылды. Профсоюз һәм мәктәп коллективы исеменнән аларга бәйрәм пакетлары тапшырылды. Ата-аналар исеменнән Бикташева Мөнирә апаның, Гарипова Илүсәнең котлау сүзләре бәйрәмгә тагы бер ямь өстәделәр. Котлаулардан соң бәйрәм чәй йстәле артында дәвам итте.


05.10.11

Хөрмәтле укытучылар. Олы Чакмак мәктәбе коллективы Сезне Укытучыларның һөнәри бәйрәме белән тәбрикли.

Бөтен гомерләрен балаларга биреп,

Таңнан төнгә янып көюче,

Күктә янган якты кояш сыман

Тирә юньне нурга күмүче- укытучым!

 

Халкым күңелендә сезгә дигән

Меңәрләгән чәчәк бәйләме.

Әгәр аны алдыгызга куйсак,

Булыр иде зур тау кадәрле.

   Чәчәкләрем бәлки аңлатырлар,

   Хисләремнең иң-иң изгесен.

   Әниемдәй якын укытучым,

   Тормышымның якты көзгесе.

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

Ничек кенә табыйм сүзләрен?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.

 


  01.10.11

22-28 нче сентябрь көннәрендә мәктәп күләмендә баскетбол ярышлары үтте. Әлеге ярышта 2-9 класс укучылары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә. 1нче урын- 9 класс, 2нче урын – 7 класс, 3нче урын – 8 класс укучылары яулады. 5-6, 4, 2-3 класс укучылары  4,5,6 урыннарны үзара бүлештеләр. Командалар мәктәпнең мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

 


13.09.11

Укучылар һәм ата-аналар игътибарына.

Җәйге каникуллардан соң бүгеннән башлап Олы Чакмак мәктәбе Электрон мәгариф системасында  үзенең эшен яңартып җибәрә. Укучылар һәм әти-әниләр үзләренең логин һәм парольләре белән кереп, http://edu.tatar.ru электрон мәгариф сайтында укучының уку расписаниесе, өй эшләре, көндәлек һәм чиреклек билгеләре белән таныша алалар. Моннан тыш электрон мәгариф системасындагы мәктәп сайтын ачып http://edu.tatar.ru/muslum/b-chekmak/sch, виртуаль кабул итү бүлмәсе аша үзең теләгән укытучыга яки мәктәп администрациясенә хат җибәререгә дә мөмкин. Баланы мәктәпкә бүрү өчен гариза бирү мөмкинлеге дә каралган.

Электрон мәгариф системасына рәхим итегез!


Һәр укучы күңеле, һәр гаилә дулкынланып көтеп алган традицион бәйрәмебез Белем бәйрәме килеп җитте.

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, укучы балалар. Бездән бәйрәм котлауларын кабул итегез.

 

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга,

Бүгеннән – Белем көненнән

Уку елын башларга.

Балалар кайта мәктәпкә,

Хушлашып Җәйләр белән.

Көзге чәчәкләр һәммәсен

Тәбрикли бәйрәм белән

30.08.11

24-25нче август көннәрендә укытучыларның традицион август киңәшмәсе булды. Быел ул “Татарстанда “Безнең яңа мәктәп” илкүләм белем бирү инициативасын гамәлгә ашыру шартларында мәгариф системасын үстерү” дигән темага багышланды.

Киңәшмәдә гадәттәгечә, узган уку елына йомгаклар ясалды, киләсе уку елына бурычлар билгеләнде (укытучыларның 2011нче ел август киңәшмәсе резолюциясе).  25нче августта район үзәгендә булган август киңәшмәсенең пленар утырышында Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбендә 39 ел хезмәт куйган физкультура укытучысы Зиннуров Марс Фәхри улын тантаналы рәвештә лаеклы ялга озаттылар, информатика укытучысы Нәгыймов Мөнәвир Әнвәр улына Татарстан Мәгариф һәм Фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" билгесе тапшырылды.


2011/12(II)   2011/12(I)  2010/11(II)  2010/11(I)  2009/10(II) 


Hosted by uCoz