|
I категорияле китапханәче Хабибуллина Фәтхия Мөдәрис кызы. 1953нче елның
13нче апрелендә туган..
1982нче елгы Казан дәүләт Культура институтын
тәмамлый. 1985нче елдан Олы Чакмак мәктәбенә укытучы булып билгеләнә.
Тарих, җыр фәннәрен укыта, педагог-оештыручы, китапханәче вазыйфаларын башкара.
"Туган якны өйрәнү" түгәрәге җитәкчесе буларак укучылар белән авыл тарихына
материаллар җыйды.
Күпъеллык тырыш хезмәте өчен 2005нче елда Россия Фән һәм Мәгариф министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” исеме бирелә.
2009нчы елдан лаеклы ялда. |
Шәйхетдинова Нәсимә Закир кызы
1947 елның 16 нчы сентяберендә туган. Гомерен балаларга тәрбия һәм белем
бирүгә багышлаган, 36 ел мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытып, шуның 16
елын мәктәп директоры булып эшли, Россиянең халык мәгарифе отличнигы.
Нәсимә Закир кызы республика олимпиадасы призерларын әзерләде.1990нчы
елда 9нчы сыйныф укучысы Шәйхетдинова Нәфисә республика олимпиадасында
рус әдәбияты буенча 2нче урын, рус теле буенча 4нче урынны яулады. 2004нче елдан лаеклы ялда. |
|
Зиннурова Әминә Зинннур кызы
(1931 нче елның 20 нче сентяберендә туган). Бик күп еллар Олы Чакмак
мәктәбендә математика укытып, директор вазыйфаларын 20 ел буе башкарган,
яңа мәктәпне төзеткән. Халык мәгарифе отличнигы.
2011нче елда вафат булды. |
Госманов Зөфәр Госман улы. (1930нчы елда туган)
Бик күп еллар Олы Чакмак
мәктәбендә математика һәм физика фәннәрен укытып, 1995
нче елдан лаеклы ялга чыкты. Мәктәптә эшләү дәверендә мәктәп музеен җитәкләп,
аны баету өстендә тырышып эшли. Материаллар туплап, Олы Чакмак авылы тарихының
кулъязмасын яза. |
|
Хәбибуллина Лена Газиз кызы Бик күп еллар Олы Чакмак
мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытты. |
Зиннурова Энҗе Сәхипҗан кызы 1950 елның 16 декабрендә Сарман районы Иске Кәшер
авылында туа. Пермьдә пединститутның химия-биология факультетын тәмамлый. 1981
елга кадәр Сарман мәктәбендә укыта. 1981 елдан Олы Чакмак мәктәбендә химия,
биология укытучысы булып эшли. 17 ел укыту-тәрбия завучы вазыйфасын башкара.
Эшләү дәверендә Россия һәм Татарстан мәгариф министрлыгының мактау грамоталарын
ала. Аның укучылары район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннарны
яуладылар. Ул - хезмәт ветераны. |
|
Физкультура
укытучысы Зиннуров Марс Фәхри улы 1951нче елның 18нче февралендә туган. I нче
категорияле укытучы.
1972нче елда Әлмәт физкультура техникумын тәмамлый.
1972нче елдан Олы Чакмак мәктәбендә укыта.
1984нче елда
Татарстан спорт комитетының почетлы грамотасы белән бүләкләнә.
1987нче,
1999нчы елда Татарстан Фән һәм Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән
бүләкләнә.
1990нчы елда
“Лучший работник физической культуры Татарской АССР” билгесе белән бүләкләнә.
2011нче елдан лаеклы ялда
Аның
турында "Авыл утлары" газетасы яза |
Башлангыч сыйныфлар
укытучысы Галимова Мәрьям Салих кызы. 1954 нче елны 1нче октябрендә туган. I
категорияле укытучы.
1989 нчы елда Алабуга дәүләт педегогои институтының ПиМНО факультетын
тәмамлый.
1972 нче елда Ташьелга башлангыч мәктәбендә укыта башлый.
1986 нче елдан 2011нче елда лаеклы ялга чыкканчы Олы Чакмак мәктәбендә
башлангыч сыйныфларда укытты.
|