|
Үз эшенең остасы
Безнең район халкы Советлар Союзы Герое Петр Днепров, дөньяга мәгълүм спортчы
Фәиз Хуҗин, күп тапкырлар шахмат буенча район чемпионы Хәләф Шәмсетдинов һ.б.
шәхесләр призына спорт ярышлары уздырылуны белә һәм боларны гайре табигый хәл
буларак кабул итә. Ә менә 3 ел элек "Авыл утлары" гәҗите битләрендә Марс
Зиннуров призына Олы Чакмак авылы җирлегендә чаңгы спорты ярышлары уздырылачагы
турындагы игъланны укыгач, бу хәбәр М.Зиннуровны белмәгәннәр өчен сәеррәк,
көтелмәгәнрәк булгандыр, мөгаен. Бәлки, белгәннәр өчендәдер. Ни өченме? Моның
җавабы күпләр өчен билгеле иде, чөнки М.Зиннуров герой да түгел, дөнья, Европа
чемпионы да түгел, ә Олы Чакмак гомуми белем бирү мәктәбенең гади бер
физкультура укытучысы. Хәер, инде утыз алты елга якын шушы мәктәптә чын
мәгънәсендә тир түккән мөгаллимнең тормыш юлына күз салсак, күп нәрсә ачыкланыр.
Шәхсән үземә килгәндә мин бу хәбәрне кеше исән чагында ук аңа һәйкәл кую
кебегрәк кабул иттем.
Камил ШӘЙХЕТДИНОВ.
Олы Чакмак авылы.
"Авыл утлары" газетасы. 25.07.2008ел
...Без бергә уйнап үстек. Бер көн дә сугышмый калмый идек. Үпкәләшеп
таралышабыз да, икенче көнне я ул миңа килә, я мин аңа. Мәктәптә гел бергә.
Әнисе - укытучы Фатыйма апа (хәзер мәрхүмә инде) мине үз баласыдай күрә,
минекеләр аны. Нинди генә уеннар уйлап чыгармый Марс. Шәмәйле, сукыр тәкә,
городок һәм башкалар, һәм башкалар. Берсе туйдыра, икенчесе белән мавыга
башлыйбыз.
Шулай алтынчы класска җиттек. Физкультура, спорт ярышларында иң активы, призлы
урыннарны алабыз. Район үзәгенә дә барабыз. Марстан калышсам да йөрим инде ияреп.
Икенче, өченче урыннар да "тәтегән" чаклар, була. Уку да төшеп калганнардан
түгел. "3"ле алсак (сирәк күренеш, "ЧП”), укытучылар өйгә килеп җитә.
Ә беркөнне, көтү куа торган вакытта ук килеп керде бу.
-Болай итәбез, көн саен Бигәшәй күленә кадәр йөгереп барабыз, йөгереп кайтабыз...
Әйткән сүз - аткан ук. Шул көннән өч километрны "Эһ" тә итми йөгерә торган булып
киттек.
Ул чакларда (алтмышынчы, еллар башы) авылларда волейбол бик популяр иде бит.
Авылда ДСО "Урожай", ДОСААФ оешмалары гөрләп эшли. Спорт, эшләре белән авылның
татарча көрәш остасы Әнвәр Шәймөхәммәтов җитәкчелек итә. Кичке якта аларның өе
каршында үзебез эшләгән волейбол мәйданчыгында мәж киләбез. Чират торып уйныйбыз.
Күрше Рус Шуган командасы белән еш очрашабыз. (Алар электән көчле волейболчылар
булды, Хәзер дә район буенча "махы" бирмиләр). Аннары Мөслим урта мәктәбендә
узган ике ел, Азнакайдан Олы Чакмак аша Мөслимгә автобус йөри. Унынчыда укыганда
бугай, янә дә Марс тагы бер тәкъдим кертте:
-Әйдәгез, велосипед белән йөри башлыйбыз.
Әйткән сүз - аткан ук. Иртән киемнәрне дәфтәрләр янына салабыз да (без мәктәпкә
китап йөртмәдек, бер, күп дигәндә ике "общий" дәфтәр булыр иде) "әллүр"
Мөслимгә. Мәктәп каршындарак кына классташыбыз Рим Минһаҗев яши. Шуларда
киенәбез, велосипедларны калдырабыз да - мәктәпкә. Соңрак безгә Флүр Хөснетдинов
та кушылды. Шулай кышка кадәр. Билгеле инде, кышын чаңгыга басасың. Тик,
нишләптер, чаңгылар безнең өчен артык гомерле булмады. Мөслим белән ике арада
диюем. Әмма һәртөрле чаңгы ярышлары гел булып торды. "Әби" тавына (Рус Шуган
тирәсендә), күрше-тирә авылларга чаңгы походларын оештыручыларның, берсе,
әлбәттә, Марс булды. Кече калибрлы винтовкадан ату ярышларын әйткән дә юк инде.
Аннары фотоаппарат, шашка-шахмат белән җенләнүләр...
Урта мәктәптән соң кайда уку мәсьәләсе Марс өчен күптән хәл ителгән иде инде.
Озак уйлап тормастан, документларын Әлмәт физкультура техникумына бирде ул. Сүз
дә юк, ул аның студенты булды. Ә анда ул заманнарда конкурс бик югары дәрәҗәдә
иде. Марс белән бергә ул чорда Олы Чакмактан көрәшче егет Ф.Зәкиев, Мөслимнән
Р.Садривв (хазер ПУ-94 тә физкультура укыта), Л.Чинаев, Р.Шәрифуллина һ.б.
спортчы егетләр, кызлар укыдылар,
Заманның тәртибе шундый иде бит. Укуын өзеп торырга туры килдө аңа,
Армиядә.хезмәт итәргә алдылар, Ә инде хезмәт иту вакыты төгәлләнгәч (авиация
хезмәтендә иде), кабат әлеге техникум, Дипломны алгач, туган мәктәбенә
физкультура укытырга кайтты. Бу мәктәптә әнисе укыта, әнисенең сеңлесе Әминә
Зиннуровна, җизнәсе Индус Ситдыйков. Шулай итеп Зиннуровлар династиясе тагын да
бер буынга артты.
Шул кайтудан башы-аягы белән эшкә чумды. Мәктәп тарихында беренче дипломлы
физкультура укытучысы эшне иң беренче чиратта физкультура-спорт инвентаре
булдырудан башларга ниятләде. Анасы мәктәп директоры булса да, артык тамыза
алмый шул: мәктәп бюджетын барлык тишек-мошыкларны капларга җиткерергә кирәк.
Мәктәп иске, берничә бинага урнашкан. Махсус җиһазланган спорт залы юк. Шулай
да, үзенең эт куышында (аның инвентарьлар куярга дигән бүлмәсе бар-барын) шактый
инвентарь тупланды. Тәңкәләренә тиеп беткәч, "Маяк" колхозы рәисе дә ярдәм кулын
сузгалады. Тамчыдан күл җыела, ди бит. Спорт залы булмаса да авыл мәктәбе өчен
шак тый яхшы гына җәйге мәйданчык булдырдылар. Нә тиҗәләр әкренләп күренә
башлады. Олы Чакмак мәктәбенең спортчылары, район күләмендә уздыры лган
физкультура-спорт ярышларының берсен дә калдырмыйча, аларда системалы тестә
призлы урыннарны ала башладылар. Моның өстенә фо-тотүгәрәк, винтовкадан ату,
волейбол, баскетбол, шашка-шахмат түгәрәкләре белән җитәкчелек итү, алар буенча
һәртөрле ярышлар уздыру...
Заманы шундый бит: укытучыга нинди генә өстәмә җәмәгать эшләре такмыйлар иде.
Берчак Марсны үзенең ризалыгын да сорап тормыйча Олы Чакмак комсомол оешмасы
секретаре итеп тә сайлап куйдылар. Яшьләр белән уртак тел таба алды ул. Ул
елларда авыл яшьләре җиңел атлетика, көрәш, волейбол, биатлон һ.б, ярышларында
катнашып, авыл данын район үзәгендә генә түгел, республика күләмендә якладылар.
Бигрәк тә, яңа типовой ике катлы мәктәп төзелгәч, Марс кабат яшәреп киткәндәй
булды. Спорт залы тиешле стандартка китереп җиһазланды. Шунсы бигрәк тә истә
калган: әгәр Марсны күрәсең килсә, син инде мәктәпкә бар. Көндез дә, кичен дә...
Ничек үзенең хуҗалыгында эшләргә вакыт таба микән бу, дип аптырый идем мин.
Биатлон дигәннән, районда беренче тапкыр Марс оештырды, биатлон ярышларын.
Винтовкадан да яхшы ата белү, чаңгыда оста йөрү мөһим. Әле аның винтовкалары
артыннан (һәр катнашучыга берәр булу шарт) йөрү генә дә күпме вакытны ала.
Берчак аңа теннис "җене" кагылды. Иң элек, такталар эшкәртеп, өстәлен үзләре
ясап уйнадылар, Аннары ул теннис өстәлен колхоз аша авыл культура йортына сатып
алдыртуга иреште. Шуннан башланды! Яшьләр бильярдка борылып та карамый, теннис
белән мәшгуль. Шуның белән шул дигәндәй, Казанга теннис буенча район данын
якларга республика ярышларына капитаннары М.Зиннуров булган, Олы Чакмак егетләре
барды! Шушы факт кына Марс өчен олы җиңү булды ул чагында.
Партиянең район комитеты һәм район мәгариф бүлеге тарафыннан һәр мәктәп өчен
хоккей тартмачыгы булдыру бурыч итеп куелган чорны хәтерлисездер. Юк материалны
бер итеп, исәпсез-хисапсыз өмәләр оештырып әлеге тартмачыкны төзеп чыктылар
бергәләп, Укучыларга яшьләр дә ярдәм иттеләр. Әле аның бозын булдыру үзе бер
проблема. Ярый, колхоз, бригада җитәкчеләре ярдәм кулын суздылар. Әлеге дә баягы,
шул "тупса таптау" аркасында инде, Аннары хоккей командасының район күләмендәге
уңышлары...
Еллар үтә торды. Заманалар да үзгәрде. Әмма Марс кына элеккеге Марс булып калды.
Югары категорияле укытучы бүген дә яшьләрне кызыктырырлык итеп эшли. Үзенә
лаеклы алмаш әзерләде ул. Аның белән бергә мәктәптә аның элекке укучысы
гимнастика, җиңел атлетика буенча 1 нче разрядлы Сирена Фәсхиева физкультура
дәресләре алып бара. Аның олы улы Руслан да әтисе юлыннан китте: физкультура
техникумын һәм Казан дәүләт педагогия университетының физкультура факультетын
тәмамлаган бу егет Олы Чакмак мәктәбендә Мөслим спорт мәктәбенең филиалын
ачтыруга иреште һәм шунда уңышлы гына эшләп килә.
Сер итеп кенә әйтәм: (реклама өчен түгел) иң тәмле корт балы - бары Марста гына!
Дистәләп умарта оясы тота, Районда аны белмәгән умартачылар юктыр шәт. Картлар
йортында бәйрәмнәрдә күренә ул. Буш кул белән түгел, әлбәттә. Анда
тәрбияләнүчеләр еш кына Марс алып килгән бал белән чәй эчәләр. Аңа киңәшкә
килүчеләр дә шактый. Умарталарны карауда озак еллар биология укытып лаеклы ялга
чыккан хатыны Энҗе ханым, ялга кайткан балалар ярдәм итә, Аның менә дигән
остаханәсе, кирәкле эш кораллары җитәрлек. Умарта ояларын, кирәк бар нәрсәне үз
кулы белән ясый ул. Әле әзме-күпме эреле-ваклы терлекләр, кош-кортлар да бар.
Мин Марсның бабасы Зиннур абзыйны белмим. Мәрхүмә әнкәй, авыл картлары сөйли
торган иде, Заманында өч-дүрт километр ераклыктагы югарыда телгә алынган "Әби"
тавында таш чыгарып, Ык буйлап чана белән таш ташыган ул. Аларны шомартып таш
келәт салган, анда кибет ачып сәүдә иткән. Авыл аша аккан Баланлы суын буып анда
тегермән төзегән Зиннур бабай, авылдашларына онын, ярмасын тарткан, Буасында
балык үрчеткән, Кул хезмәтен җиңеләйтердәй хирыслыгы көчле булган. Инде үзе дә
тиздән лаеклы ялга чыгачак Марска карыйм да, анда торган саен Зиннур бабай
чалымнарын тоям... |