Балалар бакчасы яңалыклары.

2009  2010


2010 нчы елның 12 нче февраль көнне “Юл билгеләре бик кирәк” дигән, әти-әниләрне һәм 1 нче сыйныф укучыларын чакырып, нәниләрнең юл йөрү күнекмәләрен ныгыту буенча күңел ачу кичәсе булып үзды.   


2010 нчы елның 1 нче мартында зурлар төркеме тәрбиячесе Гарифуллина Розалия Риф кызы Мөслим муниципаль районы буенча тәрбиячеләр арасында үткәрелгән “Ата-аналар арасында һәм балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү  буенча эш алып баручы яхшы тәрбияче” дигән  смотр-конкурсында “Карлыгач” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары белән ачык шөгыль күрсәтте. Гарифуллина Р.Р.  мәгариф бүлегенең “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде.

 


 2010 нчы елның 4 нче мартында балалар бакчасында “Гаилә-бәхет учагы” дигән бәйрәм кичәсе узды

 

 

 

  


2010 нчы елның 5 нче мартында мәктәптә үткәрелгән “Буразнада үскән балалар” дигән кичәгә чакырылып, сугыш башланганда әти ләреннән кечкенә булып калган балалар-ветераннарның укучылар  белән очрашуын карадылар.

  


   2010нчы елның 24 нче мартында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр1 нче сыйныф укучыларының “Әлифба” бәйрәмендә кунакта булдылар.


   08.05.2010. Батырларга куелган һәйкәл янында зурлар төркеме балалары чыгыш ясады.  


   30.05.2010. Бакчада зурлар һәм кечкенәләр төркеме балалары белән татар халкының милли бәйрәме -“Сабантуй” үтте. Бәйрәмнән мизгелләр:


    01.09.2010. “Белем көне”ндә 5 яшьлек 5 бала мәктәпнең әзерлек төркеменә күчте. 4 бала 1нче сыйныфка укырга керделәр.


   26.10.2010. Көз бәйрәме -“Сөмбелә” үткәрелде.


    15.11.2010. Өлкән сыйныф укучылары, балаларга, юл йөрү кагый- дәләрен үтәмәгән үрдәк баласы турында әкият күрсәттеләр.


    30.10.2010. Бакчада “Хуш киләсең, Яңа ел!” кичәсе үтте.

 
Hosted by uCoz