|
Балалар бакчасы яңалыклары. 2009 2010 Гыйнвар аенда әзерлек төркеменә йөрүче Гарипова Айзилә нәфис сүз белән “Йолдызлык-2009”да чыгыш ясады.
Февраль аенда Мөслимнең “Карлыгач” балалар бакчасында уздырылган “Күңелле стартлар” уеннарында әзерлек төркеменнән 5 бала катнашып кайтты. Март аенда балалар бакчасында “Гаилә” бәйрәме бик күңелле үтте.
Апрель аенда “Көндәлек
тормышта балалар хәрәкәте” дигән куст методик берләшмә җыелышы булып узды.
Апрель аенда “Г.Тукай безнең күңелләрдә” дигән бөек шагырьне искә алу кичәсе үтте.
Май аенда бөек “Җиңү көне” уңаеннан батыр солдат һәйкәле янында чыгыш ясадылар.
Май аенда татар халкының милли бәйрәме “Сабантуй” гөрләп узды.
Август аенда балалар бакчасы мөдирләренең район берләшмә киңәшмәсе булып үтте.
1Сентябрь-“Белем көне”ндә 1 нче сыйныфка 5 бала укырга керде.
11 нче ноябрь көнне балалар бакчасында ата-аналар җыелышы булды. Зурлар төркеме балалары Ф.Садриевның “Кәбестә” әсәрен һәм А.Алишның “Чукмар белән Тукмар”әкиятен сәхнәләштерде.
|