Олы Чакмак        

"Умырзая" балалар бакчасы

  


Балалар бакчасы яңалыклары


Тарихи мәгълүматлар

1937 елда куллануга тапшырылган балалар бакчасы районда дәүләт карамагындагы беренче бакча була (2007 елга кадәр бина Олы Чакмак балалар бакчасы буларак файдаланыла).

 1937 елга кадәр балалар бакчасы авылдан куылган Абдуллин Нурлыгаян өендә 1932 елда оешкан була. Аның беренче мөдире Хәертдинова Нурҗинан яңа ясле-бакчаны җитәкләвен дәвам итә. Балалар бакчасында эшләүче Сәлимова Фатыйма Һади кызы балаларны музыкага өйрәтә Ул үзе гармунда уйнап, үзе җырлый, концертларда, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Бөек Ватан сугышында катнашып, исән-имин туган авылына кайткач та, музыкадан аерылмыйча, Мөслим клубында эшләвен дәвам итә.

(Мәгълүматлар “Авыл тарихыннан сәхифәләр. I кисәк” китабыннан алынды. Олы Чакмак мәктәбе нәшрияты. 2008ел.)


1967елның 18 августында Хәертдинова Зәнфирә Садри кызы балалар бакчасын ачкан. Башта төрле яшьтәге 40 бала йөргән. 1968елда бакча мөдире итеп Шәйхетдинова Ләйсирә билгеләнгәч, балалар ясле һәм зурлар төркеменә бүленгән. “Умырзая” балалар бакчасы уңышлы гына эшләп киткән. Район конкурсларында катнашып, күп кенә грамота һәм дипломнар белән бүләкләнгәннәр.

2007нче елда  балалар бакчасы Олы Чакмак мәктәбе бинасына күчерелде

 Бүгенге көндә “Умырзая” балалар бакчасына 24 бала йөри. Бакча мөдире – Салихова Дилбәр Сәетгали кызы. Югары белемле, пед. стажы – 20ел. Тәрбиячеләр: Габидуллина Гөлмаһира Вәли кызы – музыка җитәкчесе. Махсус музыкаль белемле, пед. стажы – 41ел. Вәлиуллина Гүзәл Йөзмөхәммәт кызы – махсус урта белемле, пед. стажы – 35ел. Ханова Сирена Мөсәвир кызы – махсус урта белемле, пед. стажы – 21ел. Гарифуллина Розалия Риф кызы – махсус урта белемле, пед. стажы – 18ел.

 Балалар бакчасы “Әхлак тәрбия нигезенә таянып гаилә белән берлектә физик һәм рухи яктан сәламәт бала тәрбияләү” дигән юнәлеш буенча эшли.  


1970нче еллар тирәсендә төшкән Олы Чакмак ясле-бакчасы коллективы

Бераз соңрак төшкән тагын бер фото


Укыту – тәрбия эшчәнлегендә кулланыла торган программалар:

1. “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы” М.А. Васильева, В.В. Гербова, Т.С. Комарова – 2008ел.

2. “Программа по обучению русскому языку”, Наб. Челны 2004г.

3. “Школа 2000” Л.Г. Петерсон, Н.П. Холина 2006г.

4. “В союзе с природой” Л.И. Грехова, Москва 2000г.

5. “Балалар бакчасында сөйләм үстерү программасы” “Мәгариф” нәшрияты, 2004ел.

6. “Занятия по изобразительной деятельности в детском саду” Г.С. Швайко 2000г.

7. “Природа, искусство и изобразительная деятельность детей” Т.Н. Доронова 1999г.


Бакча тәрбиячесе Гарифуллина Розалия Риф кызының эш тәҗрибәсеннән.

1. Серле тартмачык (Тәрбиячеләр өчен методик кулланма). бушатырга

2. "Ш хәрефе һәм [ш] авазы" (Грамотага өйрәтү шөгыле). бушатырга

3. Зурлар  төркеме. Кул эше( табигый материал) һәм  төзү (кәгазьдән) шөгыленнән перспектив тематик план. бушатырга

 

 
Hosted by uCoz