|
Зөлфәт клубының йомгаклау утырышы 2010нчы елның 25нче декабрендә Мөслимнең "Мизгел" яшьләр үзәге базасында Зөлфәт клубының йомгаклау утырышы булды. Анда якташ язучылар - Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, "Татарстан -Яңа Гасыр" радиосы бүлек җитәкчесе, язучы-журналист Шәмсия Җиһангирова белән бергә Олы Чакмак мәктәбенең каләм тибрәтүче укучылары да катнашты. Кичәне шагыйрә Лилия Садриева алып барды. Район хакимияте башлыгы Ришат Рәшит улы Хәбипов яшь иҗатчыларны "Салават күпере" журналы һәм "Көмеш кыңгырау" газетасына, оештыручы укытучыларны "Мәйдан" журналына подписка белән бүләкләде.
|