Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршылап

2009нчы елның 2нче октябрьдә "Салават күпере" отрядында (7нче сыйныф)
 Бөек җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан "Буразнада үскән балалар" дигән сбор үткәрелде.
 Сборга кунак итеп Шакирҗанова Зәйтүнә апа чакырылды.
  Кичәне педагог-оештыручы Нәгыймова М.З. әзерләде

Буразнада үткән балачак.

Бөек Ватан сугышы еллары... Сугыш. Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу.

Шакирьянова Зайтуна

Шакирҗанова Зәйтүнә

Сугыш – ул бик куркыныч нәрсә

Кан ул, ут ул, үлем яралар.

Күз яшьләре, кайгы, ачлык

Тол аналар, ятим балалар...

Әйе, сугыш күпме балаларның  бәхетле балачагына явызларча кул сузды. “Әти” диеп әйтергә тилмертте.

Зәйтүнә һәм Рәзинә апа Шакирҗановаларның да балачагын, киләчәген, киләчәккә өмет-хыялларын, әтиләрен  тартып алучы да –  сугыш. Рәфәгытдин агай илен, балаларын фашизмнан яклау өчен, көрәшкә күтәрелә, әммә туган җиренә әйләнеп кайта алмый.

Әтиләрен соңгы тапкыр авыл башында озаткан мизгелләр...        Әнисе биш яшьлек Зәйтүнәсен, 7 яшьлек Рәзинәсен  авыл башындагы Наратлыкка кадәр ияртеп, ирен сугышка озата. Әтиләренең үз өстеннән салып: “Балакайларым, мәгез, өстегезгә киегез”, – дип биреп киткән чикмәнне, көндезен өсләренә киеп йөрсәләр, кичләрен юрган урынына ябынып йоклыйлар. Бу чикмәнне  алар сугыш беткәч тә бик озак саклыйлар.

Нинди  генә авырлыклар кичерсәләр дә, аларның күңелендә өмет сүнмәде. Билдән карга батып утын кисәләр, саламын да өяләр, кибәнен дә куялар, аларның ныгымаган куллары күпме авыр эш башкара. Аларның башыннан ниләр генә узмаган: яз, җәй, көз буе басудан кайтып кермичә буразна арасыннан черек бәрәңге җыеп ашаулар,  камыш тамырын төеп ипи салулар. Яшеллек күренә  башлау белән, юа, кузгалак, балтырган белән туклану дисеңме. Күтәрмәле чабатаны киеп, малайлар белән бергә язгы күлләвекләрдә бата-чума уйнап йөргәннәрен  бүгенгедәй хәтерли Зәйтүнә апа. Барсы да алар башыннан кичкән авырлыклар. Буразнада үткән балачак еллары беркайчанда онытылмаслар алар.

Һәр бала әтисенең җиңеп кайтачагына, яңадан әти кайгыртуын тоярга өметләнә. Ләкин кара пичәтле хат аларның да ишеген шакый. Гаилә ятим, әниләре тол, балалар әтисез, пар канатсыз калалар. Башка балалар әти дип өзгәләнгәндә, әти дип бер әйтергә тилмереп үткән яшьлек еллары.

 

Сугыш беткәч тә тормыш дәвам итә, Ун-унбиш яшьлек балаларга яшәү өчен көрәшергә туры килә. Авырлыкларга бирешмиләр алар. Көчләреннән килгәнчә өй эшләренә булышалар.

Үз тормышы белән яши башлагач, Зәйтүнә апа өч баласын ялгызы үстереп, олы тормыш юлына бастыра. Оста куллы, тәвәккәл булуы аңа язмыш сукмакларын җиңел үтәргә ярдәм итә. Буш вакытларында тәрәзә пәрдәсе, келәм, тастымал, мендәр тышы чигеп, сатып, гаиләсенә әзме-күпме керем кертә. Һәр эшләгән эшенә күңел җылысын биреп башкара ул.

Бүгенгесе көндә Зәйтүнә апа, апасы Рәзинә, уртанчы улы Фәндүс абый белән тормыш кичерә. Улы да үзенә ошап алтын куллы. Кулыннан килмәгән эше юк. Вак тимер валчыкларына җан өреп картиналар ясап куя ул. 

Зәйтүнә һәм Рәзинә апаларның балачакларын бәхетле димәс идем мин. Чөнки алар сугыш чоры балалары. Балачак бит ул матур хатирәләр белән истә калырга  тиеш.  Башыңа кияргә яулыгың, аягыңа кияргә аяк киемең, өстеңә кияргә бишмәтең, туйганчы ашарга икмәгең булмасын да, мондый балачакны бәхетле дип атап буламы?..

Тик алар бүгенгесе көндә үзләренчә бәхетле. Алар – өлкәннәр, алар –  җиңүне якынайту өчен көрәшүче балалар.

Без бәхетле буын, тыныч тормышта яшибез. Ныклы белем һәм тәрбия алырга бөтен мөмкинлегебез дә бар. Шушы рәхәт тормышның канлы көрәш нәтиҗәсендә  яуланганын без мәңге онытмаска тиешбез. Сезнең батырлыгыгыз алдында без баш иябез хөрмәтле сугыш чоры балалары.

Тыныч таңнар, тыныч иртәләрең.

Кадерен белеп яшә юлдашым.

Безнең көннәр алда тагын да,

Тик сугышлар гына булмасын.

Тормышыңда барган вак нәрсәләр,

Сукмагыңны читкә бормасын.

Чынга ашар бөтен хыялларың,

Тик сугышлар гына булмасын.

 

 

Hosted by uCoz