|
Карга боткасы
(2009ел.29нчы апрель)
Галимнәр раславынча, "Карга боткасы", икенче төрле
әйткәндә, "Карга туе" йоласын үткәрү борынгы төрки бабаларыбызның мәҗүси
ышануларына бәйле. Алар табигатьнең уянуын кара каргалар килүгә бәйләп
аңлатканнар. Җылы, матур көннәрне нәкъ менә шул кошлар алып килә, алар
килгәч сабанга төшәргә, игеннәрне чәчә башларга мөмкин, дип, каргаларны
изге кошка санаганнар. "Карга боткасы" йоласын үтәп, алар көзге муллыкны,
ашлы киләчәкне юраганнар, сабанга төшәр алдыннан бәйрәм ясап, күңелләрен
күтәргәннәр. Бала-чагаларның, такмаклар әйтешә-әйтешә, барлык кешеләрдән
хәлдә барынча ярма, тоз, май, йомырка җыеп, аннары бергәләшеп инеш
буенча төшеп яки яр башында зур казан асып, иң оста хуҗабикәдән ботка
пешертүләрендә тирән мәгънә бар. "Карга боткасы" төрле авырулардан дәва
булып та саналган.
Борынгы Болгарлар ерак үткәндә ике яңа ел уздыра
торган булган – декабрь аенда кышкы Нардуганны һәм язын, 21 мартта, көн
белән төн тигезләшкән көнне – Нәүрүзне. Гадәт буенча, Нәүрүз көнне иртә
таңнан яшьләр урамга чыга. Анда егетләр арасында бәйрәмнең башлыгы
“Алпамша” билгеләнә. Алпамша булган кеше: “Әнә карга очып килә, барлык
болгарларга Нәүрүзне бәйрәм итәргә куша!” – дип кычкыра. Болгар
риваятьләре буенча мәрхәмәтле алып Сөбан Карга Нәүрүзнең яклаучысы булып
исәпләнелгән. Алып кешеләр янына еш карга кыяфәтендә очып килгән, шуңа
күрә дә Нәүрүзне Карга туе дип тә атап йөртәләр. Ә Нәүрүз хөрмәтенә
пешерелгән ботканы Карга боткасы дип атаганнар. Бу бәйрәм көнне милли
уеннар, спорт ярышлары, ат чабышы үткәрелә. Нәүрүз алдында кешеләр
бер-берсенең үпкәләрен гафу итәләр, дуслашу билгесе итеп бүләкләр
бирешәләр.
Нинди гыйбрәтле, изге йола! Кызганыч, дин белән бәйле иске йола ярлыгы
тагылып, совет чорында "Карга боткасы" пешерү онытылган иде. Дөрес, бар
җирдә дә түгел. Мамадыш, Кукмара якларында, Башкортстанның кайбер
авылларында, Себердә яшәүче милләттәшләребез бу йоланың үзенчәлекләрен
буыннардан-буыннарга күчергәннәр. Асылы бер үк төрле булса да, аның
исемендә төрлелек күзәтелә: Кайбер урыннарда ул "Зәрә", "Сука", "Сабан",
"Келәү боткасы" бәйрәмнәре буларак уза.
Хәер, хикмәт исемдәмени?! Иң мөһиме – йоланың халыкка кире кайтуы,
заманча яңгырашта булуы, яңа бизәкләр, төсмерләр белән баетылуы. Олы
Чакмак мәктәбендә үткәрелгән бәйрәм дә эчтәлекле, җанлы булуы белән
аерылып торды.
Ачылды ак
калын юрган,
Исте апрель
җилләре.
Кошлар кайта, сагындырып
Туып үскән
җирләрен.
Көннәрен
юлда үткәреп,
Куанышып
очалар.
Канатларына
күтәреп
Яз китерә
ич алар.
Ямьле, бик
ямьле.
Туган
илебез.
Килегез,
кошлар, килегез,
Безгә
килегез.
Өйдәме сез, балалар.
Өйдәме сез,
апалар?
Тизрәк
бирегез күкәй,
Тизрәк
бирсәгез күкәй,
Тавыгыгыз салыр йөз күкәй.
Май кирәк,
ярма кирәк,
Карга туена
бар да кирәк.
Тагын
булса, он чыгар,
Пешерербез
бер чумар.
Шикәр
кирәк, тоз кирәк.
Чыгар
түтекәй тизрәк.
Синең кебек
уңган түтәй
бу дөньяда
бик сирәк.
Әби-бабай
өйдәмесез?
Бер йомырка
бирегезче.
Бер йомырка
бирсәң,
Тавыгың
салып утырсын.
Йомыркагыз
күп булсын.
Кыт-кытыйк.
Көннәр
җылы, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җәйге
шатлык, көзге бәхет
Яз белән
бергә килә.
Мин карга, карр-карр,
Тиздән эреп бетәр кар.
Канатымда хатым бар,
Буең җитсә, тартып ал.
Укымый да беләбез бит
Хатыңда ни язылганын.
Барлык кошлар һәм балалар
Ямьле язны сагынганын.
Ул арада тирә-юньгә төтен исе таралды. Учак ягып, зур
казан асып җибәрделәр. Бераздан тәмле ботка исе борыннарны кытыклый
башлады. Кулларына тәлинкә белән кашык тоткан балалар учак тирәсен
әйләндереп алды. "Шушы ботканы авыз итсәм, ачлы-туклы балачагыма кайтып
килгәндәй булам. Сугыш чорында мондый майлы боткалар бик сирәк эләкте
шул – ботка пешергән көн өебездә зур бәйрәмгә әйләнә иде.", – дип телгә
алдылар өлкән апалар. Ә ботка пешерүнең ысулы гади икән: төрле ярмаларны
бергә кушып, бераз суда тотасың да зур казанга саласың. Учак ялкынында
телеңне йотарлык тәмле булып пешә.
Богыр-богыр ботка пешә,
Уртасына ак май төшә.
Яу, яңгырым, яу, яу.
Яу, яу, яңгыр, яу!
Яу, яу, яңгыр, яу!
Бер читтә төрле уеннарда көчлеләр һәм җитезләр
ачыкланды, табышмак-мәзәк әйтешү конкурсларында тапкырлар һәм зирәкләр
барланды. Кыскасы, һәркем үзенә кызык шөгыль тапты, үз күңелен күрде.
Олы Чакмак мәктәбе оештырган бәйрәменең әнә шундый мизгелләре хәтергә
кереп калды.
Шулай ук 2010нчы елда үткәрелгән
Карга боткасыбәйрәме белән дә таныша аласыз
Интернет челтәрендә Карга бәйрәме хакында укырга:
1.
http://www.museum.ru/N12738
2.
http://interprazdnik.narod.ru/tatbash.htm
3.
http://www.tataroved.ru/institut/etnolog/publ/2/ |