|
"Авырмас доктор киңәшләре"
Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате
Башлангыч класс укытучысы Шиһапова Люция
Тәлгать кызының иҗади эше.
2008-2009 уку елы.
Максат: балаларга гигиена күнекмәләре бирү, аларны сәла –
мәтлек саклау турындагы башлангыч белемнәр
белән коралландыру;
аларның зарарлы гадәтләрнең организмга тискәре
йогынтысы турында күзаллауларын киңәйтү;
үз – үзеңне сакларга, яратырга өйрәтү.
Җиһазлар:
рәсемнәр, дару үләннәре гербарийлары, яшелчә-
ләр, “Авырмас доктор” өчен кирәкле предметлар
(градусник, витаминнар, төнәтмәләр һ.б.) плакат-
лар, театр курчаклары, шәхси – гигиена әйберлә –
ре, табышмак язылган карточкалар, конверт.
Дәрес
барышы.
I.Скетч:
“Авырмас доктор” янында.
Сыйныф
бүлмәсендә килгән кунаклар һәм II – III сыйныф укучылары утыралар.
Почмакта Авырмас доктор өстәлләре. Берсендә курчак – җәнлекләр ята,
икенчесендә доктор өчен кирәк – яраклар.
(Авырмас
доктор керә).
Доктор: О,
кара әле миңа күпме авыру җыелган! Исәнмесез! Зурлар көтеп торырлар,
башта балаларны кабул итәрмен. Рәхим итегез балалар!
Венер:
Исәнмесез!
Доктор:
Исәнме улым! Авырыйсыңмы?
Венер:
Тешләрем авырта.
Доктор: Кая
әле карыйк. Ач авызыңны. О, монда бит тешләр гел беткән. Тешләреңне
чистартасыңмы?
Венер:
Укытучы иртән, кич чистартырга кушкан иде дә.Кая ул.
Кич белән
телевизор карап йоклап китәм, иртән соң торам. Чистартып торырга вакыт
юк, мәктәпкә чыгып чабам.
Доктор:
Тәмле, баллы әйберләрне дә бик яратканга ошыйсың. Тешләрең йомшак,
черек.
Венер: Тәмле
әйберләр ашагач авызга рәхәт бит. Тәмсезләрен авызга да аласы килми аны.
Доктор:
Алдагы тешләрең дә тигез түгел. Син ручка кимереп утырмыйсыңмы дәрестә?
Венер: Минем
зарарлы гадәтне каян белдегез? Атнага 1 ручка да чыдамый миңа.
Доктор: Улым,
сиңа стоматологка барырга киңәш бирәм. Менә кишер кимер, тешләреңне
ныгыт. Менә сиңа киңәшләр:
-
Тешләреңне ашаганнан соң җылы су белән чайкарга.
-
Иртән, кич белән чистартырга.
- Теш
щёткаң үзең өчен аерым булсын.
-
Кайнар аш ашаганда, салкын әйбер (су) капма.
-
Витаминлы ризыклар аша.
- Теш
врачына күренеп тор.
Венер: Сау
булыгыз, рәхмәт киңәшегезгә.
(Икенче укучы
керә).
Рания:
Исәнмесез!
Доктор: Рәхим
итегез, балам! Кайсы җирең авырта?
Рания: Минем
кулыма әллә нәрсә чыкты. Үзе кычыта, бетми дә бетми.
Доктор: Бу,
кызым, кыркылган тимрәү була. Син песи яки эт белән уйнамадыңмы?
Балаларга шулардан йогучан.
Рания: Әйе,
мине Мурзик мәктәптән кайтканны көтеп тора. Укытучы хайваннарны яратырга
куша. Мин Мурзик белән бергә уйныйм, йоклыйм. Алар бит кешенең авырткан
җирен дә беләләр.
Доктор: Бу
тап зураерга, яки башыңа чыгып урыны белән башыңда чәчең коелып
пеләшләнергә мөмкин. Песиеңне дә, үзеңне дә дәваларбыз. Песиеңне урамга
чыгарма, чирен йоктырыр. Үзең дә терелгәнче мәктәпкә барма. Чисталыкны
сакла. Менә сиңа киңәшләр. Менә сиңа дару, төзәлгәнче сөрт. Песиеңне дә
алып килергә онытма!
Рания: Рәхмәт
киңәшләрегезгә. Сау булыгыз.
(Өченче укучы
керә).
Рөстәм:
Исәнмесез!
Доктор:
Исәнме, улым. Әйдә, улым. Әйдә, оялма, курыкма. Әллә авырып киттеңме?
Рөстәм: Әйе
шул. Күзләрем начар күрә бугай минем. Бик начар укыйм мин, хәрефләрне
бутыйм. Әни: ”Башың “3-2” ледән чыкмый” – дип ачулана, телевизорны
сүндереп куя.
Доктор:
Кайчаннан бирле?
Рөстәм: 1 нче
класстан ук.
Доктор: Яле
тикшереп карыйк. (хәрефләр күрсәтә). Улым син хәрефләрне күрәсең, ә
танымыйсың. Синдә икенче чир. Беренче сыйныфта хәрефләрне начар
өйрәнгәнсең. Ләкин мин сиңа кайбер киңәшләремне җиткерәм:
1)Ашаганда,
ятып, караңгыда, машинада укырга ярамый.
2)Телевизор
һәм компьютер каршында озак утырма.
3)Партада
дөрес утыр.
4)Әледән –
әле күзләргә гимнастика яса.
Рөстәм: Без
ул гимнастиканы өйрәндек. Дәрестә мин үзем ясатам ул күнегүләрне. (Ясап
күрсәтә).
Доктор: Улым,
күзләрең яхшы күрә. Сиңа хәрефләрне өйрәнергә кирәк. Тырыш, иптәшләреңне
куып җит.
Рөстәм:
Рәхмәт сезгә. Миңа укытучым да шулай ди.
(Дүртенче
укучы керә).
Наил:
Исәнмесез!
Доктор:
Исәнме, улым. Әле нишләп аксыйсың син болай?
Наил: Кичә
мәктәптән кайткач Баланлы буена чаңгы шуарга чыктым. Шуып төшкәндә чаңгы
таягы ике аяк арасына кереп китте һәм аякны авырттырдым.
Доктор: Кая,
карыйк әле? Син травма алгансың балам. Чаңгы- чана шуганда нинди
кагыйдәләрне үтәргә кирәк икәнлеген беләсеңме?
Наил: Беләм.
Чаңгыга басканчы без куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнәбез. Мин
кагыйдәне бозганмын.
1)Чаңгы,
таякларны дөрес сайларга кирәк.
2)Таудан
төшкәндә тезләрне бераз бөгеп, иелергә кирәк.
3)Чаңгы
таягын артка каратабыз.
4)Таудан
төшүчегә каршы менәргә ярамый.
Доктор: Сиңа
авыр күтәрергә ярамый. Физкультура дәресләренә йөрми тор. Сиңа хирургка
күренәсе булыр ахры. Аягыңны снимкага төшерәсе булыр. Күп йөрмә. Ул
нинди табиб була инде, беләсеңме?
Наил: Беләм.
Ул операциялар ясый, сынган урыннарны төзәтә.
Доктор: Менә
сиңа улым кайбер киңәшләр язылган китапчык, өйдә укырсың. Травмалардан
саклан. Юлда йөрү кагыйдәләрен дә үтә.
Наил: Исән
булыгыз! Рәхмәт сезгә.
(Бишенче
укучы керә).
Эльвина:
Исәнмесез!
Доктор: Сиңа
салкын тигән ахры, бәбкәм бик нык ютәллисең. Йөзең агарып киткән. Ач әле
авызыңны? О – о, тамак төбең шешкән. Кая әле температураңны үлчик? Тәнең
дә кызу синең.
Эльвина: Миңа
бик еш салкын тия. Бөтен тәнем авырта, хәл юк, йотып булмый.
Доктор: Син
бик яшь әле, хәзердән үк организмны чыныктырсаң бервакытта да
авырмассың.
Эльвина: Без
әйләнә – тирәбездәге дөнья дәресендә су, һава, кояш белән чыныгырга
өйрәндек. Аякларны салкын суга ияләштерергә һәм суыта барырга. Салкын су
белән коенырга, җәен су керергә була. Саф һавада күбрәк булырга. Юеш
киемнәрдән уйнарга ярамый. Кояшта да дөрес кызынырга кирәк. 3 – 4
минуттан башлап әкренләп күбәйтәбез.
Доктор: Әйе.
Чыныккан кеше авыруларга тиз генә бирешми ул. Менә грипп авыруы белән
авырый башладылар, сак бул сиңа киңәш шул. Күбрәк сыеклык, җимеш сулары
эч. Суган, сарымсак аша. Температураңны төшерү өчен кура җиләге, лимон
ярдәм итәр. Тамак төбен чайкау өчен үлән төнәтмәсе ярдәм итәр. Терелмичә
мәктәпкә барма. Авыруыңны кешегә йоктырма.
Эльвина:
Рәхмәт сезгә. Ур – ра! Иртәгә мәктәпкә барасы юк.
Доктор:
Кадерле балалар! Табиб өч корал: сүз, үсемлек; һәм пычак белән эш итә,
дигәннәр борынгы иранлылар. Кеше чирли башлаганчы, ягъни сәламәт вакытта
ук табиб белән очрашырга тиеш. Ул үзенең киңәшләре белән ярдәм итәр.
Күрәсез, сәламәтлекне саклау ныгыту – һәркемнең кулыннан киләрдәй эш. Иң
беренчеләрдән булып сез шәхси – гигиена кагыйдәләрен үтәргә тиешсез. Мин
һәм минем дусларым “чисталык сөючеләр” җәмгыяте оештырабыз. Бу оешмага
сез дә керә аласыз. Сез бары тик минем дусларымның исемнәрен әйтә
белергә һәм алар белән дуслашырга тиеш.
(Табышмаклар
әйтелә, кем җавабын әйтә, шуңа бүләк ителә).
1)Кечкенә ул,
шома ул,
Чиста итеп
юа ул.
Бит
кулыңны юасың,
“Һай
рәхәт!” – дип куясың.
Чисталыкны
ярата,
Хуш
исләрен тарата. (сабын)
2)Тыгыз
бәйләнгән кыллар
Гүя игезәк
уллар.
Тешкә таба
кертәсең,
Алга –
артка йөртәсең. (теш щёткасы)
3)Тешләре
бар, ләкин аралы
Нәрсә
икәнен уйлап карале.
Иртән
торсам шуны эзлимен,
“Чәчләремне рәтлә, тиз!” – димен. (тарак)
4)Эчтә ята ул
посып,
Чыгарам
аны кысып.
Щётка
белән гомергә
Яшиләр
бергә – бергә. (теш пастасы)
5)Кирәк була
мунчада
Минем
исемем – ... (мунчала)
Кадерле
балалар! Миңа китәргә вакыт җитте. Мине бүтән мәктәптә көтәләр. Сез
терелерсез дип өметләнеп калам. Терелгәч уйнарга чыгарсыз. Ләкин шуны
белегез һәм истән чыгармагыз.
- Кыш
көне уйнаганда киемегез җылы һәм җиңел булсын.
- Бер
сәгать – сәгать ярымнан артык уйнамагыз.
-
Таеп китсәң, арка белән түгел, бер ягыңа егылырга тырыш.
-
Карлы – бозлы урынга утырма; салкын су эчмә.
-
Тышта пальтоңны чишмә.
Сезгә мин өй
эше дә бирәм әле. Менә бу сораулар белән танышыгыз, “Сәламәтлек тестын”
тутырыгыз.
1.Көндәлек
режимны саклыйсыңмы?
2.Авырлыгың
нормадамы?
3.Дөрес
туклануга игътибар итәсеңме?
4.Атнага
кимендә ун сәгать дәвамында саф һавада буласыңмы?
5.Һәр көн
иртән күнегүләр ясыйсыңмы?
6.Өстәмә
рәвештә спорт белән шөгыльләнәсеңме?
7.Шәхси –
гигиена кагыйдәләрен үтисеңме?
(Уңай җавап
1-2 балл белән бәяләнә). Икенче очрашуда “Сәламәтлек кодексын” төзербез.
Хәзергә,
хушыгыз! Сәламәт булыгыз! |