|
Аттестация үтүче укытучыларның хезмәтен чагылдыручы
презентацияләр
Фәсхиева С.М.
Технология, рәсем сәнгате, тормыш иминлеге
нигезләре, физкультура укытучысы Фасхиева Сирена Марсель кызы. 1966 нчы елның 8
нче январендә туган. I категорияле укытучы. 1984 нче елда Әлмәт физкультура
техникумын тәмамлый. Специализациясе – спорт гимнастикасы. 1985 нче елда Мәскәү
шәһәрендә узган яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнаша. 1988 нче елда
Волгоград дәүләт физкультура институтының педагогия факультетын тәмамлый.
Икенче белгечлеге – дәвалау гимнастикасы инструкторы. 1988 нче елдан Олы Чакмак
мәктәбендә укыта. 2002 нче елда Татарстан Республикасы педагоглары арасында
үткәрелгән “Аргамак” уеннарында катнаша. Эстафета буенча III нче урында (Казан),
2004 нче елда Татарстанның өченче “Аргамак” уеннарында III урын алды
(Болгар). 2005 нче елда Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгының
Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 2006 нчы елда “Ел укытучысы” конкурсында
катнашып Мактау кәгазе белән бүләкләнде. |