Тыл ветераннары белән очрашу 

Безнең сайтыбызның бу өлеше сугыш китергән хәсрәт, михнәт дәрьясын соңгы тамчысына хәтле эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итүче газиз җаннар – тол хатыннар һәм тылда эшләүче ветеран апаларыбызга багышлана. Бөек Җиңүнең 60 еллыгы якынлашкан көннәрдә без  сугыш чорында тылда эшләүче хатын-кыз ветераннар һәм тол хатыннар белән өйләрендә очрашулар үткәрдек, аларга кар көрәштек, су керттек, концерт номерлары күрсәттек. Алар безгә сугыш чоры, сугыштан соңгы елларның авырлыклары турында сөйләделәр. Соңыннан хөрмәтле ветераннарыбызны мәктәпкә кунакка – тантаналы сборга чакырдык. Бу очрашудан алган язмаларның кайберләрен без сезгә дә тәкъдим итәбез.

Тыл ветераннары белән очрашу вакытлары

 

Очрашу кичәсенең монтажы

Тыл ветераннары исемлеге

  

Кичәбезгә кунакка килгән хөрмәтле апалар - тыл ветераннары белән танышыйк.

Гарипова Һаҗәр Әслах кызы.

Кара иде кашларым.

Күпне күрде башларым.

Уйсу җирдә күл булырлык,

Минем түккән яшьләрем. 

Һаҗәр апа 1918 елның 20 ноябрендә Баланны авылында дөньяга килә.

Ул 1942 нче елның 7 нче ноябрендә Гарипов Садыйкка кияүгә чыга. Иске генә өйдә алар 6 кеше яшиләр. Өйләнеп бер – ике айда яши алмыйлар, Һаҗәр апаның ирен сугышка алып китәләр. ”Исән булсак бер кайтырбыз,”- дип киткән Садыйк абыйның фронттан нибары бердәнбер хаты гына килеп кала. Бу хаты аның беренче һәм соңгы хаты була. Хатта “Мин – Суслангер шәһәрендә, фронтка бүрәнә ташыйбыз да, бүрәнә ташыйбыз, иртәгә сугышка керәбез. Исән булсам бер кайтырмын, үлсәм бәхил булыгыз”, – дип язылган була. Башка кешеләрнең ирләреннән, туганнарыннан хат килеп, хат укып юансалар, Һаҗәр апаны ходай бу шатлыклы минутлардан да мәхрүм иткән. Һаҗәр апаның бердәнбер куанычы – юанычы булып 1943 нче елны уллары Рәшит дөньяга килә. Үзенең баласының дөньяга килгәнен, аның кем булуын, үз куллары белән бер генә мәртәбә дә кочып карарга язмаган Садыйк абыйга. Әйе... Ялгыз канат булып яшәргә дә, яшәргә генә кала Һаҗәр апага.

Эшләмәгән бер эше дә калмый аның: Каз оясы белән басуга тирес түгү дисеңме, Надулат тавыннан алып Метрәйгә хәтле печән чабу дисеңме, Михайловкага семенага йөрү, Бикмәч урманыннан “чюрки” ташу дисеңме. Көзге – язгы салкын, сазлы көннәрдә аякларына чабата киеп, күлләрне, сазлыкларны ерып чыгарга туры килә аңарга, әле бит шуның өстенә 50 кг лы капчык та күтәрергә туры килә, дип авыр сулап ала Һаҗәр апа. Ашарга да булмаган бит әле ул чорда, ач килеш күпме эш башкарырга туры килә аңарга. Җәй көне җитсә, кул белән печән чабып, кул белән тырмалалаганнар. Аны атка төяп, кечерәк малайлар, карт-коры эскерт куйганнар. Эшләмәсәң ашарга юк, эшләгән өчен кайбер чакта көнгә 1 стакан он биргәннәр. Мичкә ягарга утын булмау сәбәпле, мич алдына ике кирпеч куеп, шуның астына чүп-чар ягып, кәлҗәмә кыздырып ашыйлар. “Кәлҗәмәсе дә юк бит аның, аны күрше Егореевка авылы басуыннан кар ачыла башлау белән казый башлап алып кайтабыз. Яки баерак кешеләрнең бакчасын казып җыябыз”, - дип сөйли Һаҗәр әби.

Рәшит бәләкәй чагындагы бер кызыклы вакыйганы сөйләп китте ул безгә. Йөкләмә үтәү өчен көнне-төнгә ялгап эшләргә туры килә аңа. Беркөнне сәгать иртәнге дүртләрдә Хөснифатима белән киттек эшкә. Басуның бер башына көлтәләрен бәйләп чүмәлә куялар, шул чүмәлә төбендә  балаларын калдыралар.

Көне буе эшли–эшли көн узганын сизми дә калалар. Кичкә таба көчле җил чыга, кара кучкыл булып болыт килә башлый. Берзаман артларына борылып карасалар, балалар өстенә чүмәлә ишелгән. И чабалар, и чабалар безнең балалар үлгәндер инде дип, барып карасалар, балалары исән-сау, көлтә астында яталар икән.

Парлылар җигелеп тарткан авыр тормыш йөген үзенә генә тартырга туры килә Һаҗәр апага. Сугыштан соңгы елларда да авыр була шул. Өйләре дә бик иске, авар чиккә җитә. Ярдәм итәбез, әйдә өй сал, диләр аңа авыл советыннан. Бик салыр иде дә бит, салырга акчасы, бүрәнәсе юк аның. 5 ел рәттән агач бирәләр, алып кайталар, утынлык кына булып чыга. Тәвәккәлли Һаҗәр апа өй салырга. Малбагыштан 5 төп агач бирәләр. Аны 5 ир-ат арасында берүзе кисәргә бара. Бура бурату да үзенең өстенә төшә, агачны берүзе каезлап тора. Идән-такталыкка 1 төп агач бирәләр. Кискәндә ул агач буйга ярыла, лесниктан елый-елый сораса да икенче агач бирмиләр. Тактага Бөгелмәгә Рәшит бара, колхозга дп эшкәртәләр, үзенә дә өлеш чыга. Көч- хәл белән өйле дә булалар.

Менә малае да үсеп буйга җитә. Аны армиягә хезмәт итәргә алып китәләр. Ул 3 ел 3 ай хезмәт итеп кайта. Агу сиптерүдә дә эшли Һаҗәр апа. Самолетка агу төяп торганда күзләре начараеп, күрмәс дәрәҗәгә җитә аның. Врачтан врачка йөртә аны малае. Казанга бармыйча булмый дигән фикергә киләләр. Бик барыр иде дә бит акчасы юк. Элекеге колхоз рәисе Гариф Хафизов ярдәм йөзеннән 500 сум акча биреп ярдәм итә аңа. Казанга барып кайталар, Казан врачлары  күзлек кияргә дигән нәтиҗәгә киләләр. Күрәзәчегә дә барып карый ул, эшләгән җиреңә 7 төрле әйбер күм дигәч, басуга барып 7 төрле әйбер күмеп карый. Хәзер дә начар күрә Һаҗәр әбинең күзләре. Лаеклы ялга чыкканчы ул балалар бакчасында кер юучы булып эшли.

Хәзерге көндә Һаҗәр әби үзенең килене Мөсәллимә апа тәрбиясендә оныклары, оныкчыклары белән бергә яши.

Шушы еллар авырлыгын ялгыз күтәргән, язмышының салкын җилләренә каршы берүзе барган, чәчәк атарга да өлгермәгән беренче мәхәббәтен саф һәм пакъ килеш саклаган Һаҗәр әби зур хөрмәткә һәм игътибарга лаек. Аның биргән вәгъдәләренә тугрылыклы булуы хәзерге яшьләргә күркәм үрнәк булырлык.

 

Насруллина Нәкыя Сәгыйть кызы.

 

Туган җир тарта ул, исәннәр кайта ул,

Кавышу көннәрен беләләр.

Хәбәрсез югалган дусларын юллардан,

Тол кызлар һаман да көтәләр.

 

Нәкыя апа 1916 елның 23 февралендә Олы Чакмак авылында дөньяга килә.

1935 елны Сарман егете Кәрәмуллага кияүгә чыга. Сугышның беренче көнненән үк ирен сугышка алалар. Нәкыя апа үзенең 8 айлык баласы Азат белән ирен фронтка озата. Бик нык хәерчелектә яшиләр алар. 1942 елга кадәр Кәрәмулладан хатлар килеп тора. Хат саен ул: “Азат турында күбрәк яз, карточкасын җибәр”, - дип яза. Карточкага да төшереп җибәрә улын әтисенә. Иреннән “Карточкасын түш кесәмдә генә кадерләп йөртәм”, - дигән җавап килә. Соңгы хаты 1942 елда Сталинградтан килә. Кәрәмулла минага эләгеп һәлак була.

Сугыш бетәр анысы, үзең бетмә.

Исән булсак, бәлки бетмәбез.

Ялтырашып иске бер тиендәй.

Бер кайтырбыз туган йортка без.   (Бари Рәхмәт.)

Туган йортка, яраткан улы, хатыны янына кайтырга язмаган икән аңа.

Ире үлгәч, тормыш бик авыр булганлыктан, Нәкыя үз әниләре янына торырга кайта. Бергә - бергә яшәве дә җиңелрәк була аңа. Ягарга утын булмагач, алар камыш кисеп якканнар. Ашарга яз көне кәлҗәмәгә басу казырга йөргәннәр. “Әнкәйнең бер ярык кашыгы бар иде “ – дип сөйли Нәкыя әби. Шул 1 кашык белән ашка он салып, бәрәңгең булса бер бәрәңге салып аш пешергәннәр алар. Әле бит күп вакыт ашка кибәк салып пешергәннәр. “Ул кибәк ашының ачылыгын искә дә төшерәсе килми. Фермада тирестән кирпеч сугып, шуны яктык, аяклар катып бетә иде. Көненә 6 меңәр кирпеч сугабыз. Кышлыкка ферма түбәсен салам белән яба идек тә, язга чыккач малларга шуны ашатып бетерә идек”, - дип сөйли ул.

Сугыштан соңгы еллар да җиңелдән булмый шул. Тол калган Нәкыя апага эшләргә дә эшләргә генә кала. Сүзгә малае Азат абый да кушыла: “Сыер асрап, маен да рәхәтләнеп ашый алмый идек. Налогын, заемын түләргә кирәк. Сөтне, майны, йомыркаңны биреп налогыңны түлисең”.

“Мин ул сугышта иң кадерле кешем – әтиемне, киләчәккә булган бар өмет хыялымны югалттым”, - ди Азат абый һәм тынып кала.

Сүзне Нәкыя апа ялгап китә:

- Дөньялар тыныч, имин булсын. Без күргәнне бер генә яшьләргә дә күрергә язмасын, һәркайсы сөйгән ярлары белән тигез пар канатлы булып гомер итсеннәр. Тигезлек белән картаюдан да зур бәхет бармы икән бу дөньяда. Әмма ул бәхетне миңа күрергә язмады.

Бүгенге көндә Нәкыя апа да, аның улы Азат та вафат инде. Авыр туфраклары җиңел булсын.

 

Сафина Сәлимә Гәлиәхмәт кызы.

 

Бу дөньяда кем бәхетле ? –

Иң бәхетле ир бала;

Сайрый торган сандугач та

Кыз баланы кызгана.

 

Сугыш башланганда Сәлимә апага нибары 23 яшь була. Ул инде Гаяз абыйда кияүдә, бер баласы да була. Сугышның беренче көненнән үк ирен сугышка алалар.

Сугыш чорында нинди генә эшләр эшләргә туры килми Сәлимә апага. Урманын да кискән, ташыган, сабан сөргән, тырмалаган, трейдер белән ашлык тарткан, үгез җигеп эшләгән, бер эштә калмаган. Ашарга булмагач, солы кибәгеннән аш пешерә идек, ди ул.

Үзенең белән булган бер хәлне сөйләде Сәлимә апа. Элекеге вакытта кешеләр генә түгел атларның да, бүреләрнең дә ашарына юк. Без кызлар белән ат көтүе көтәбез. Атларның да араларында бик начарлары бар. Шулай бүреләр, көтү уртасына кергәннәр дә бер атны ашап та яталар. Ләкин алла саклагандыр инде кызларга тими калалар. Менә шундый хәлләр дә булгалады,  ди ул.

Сәлимә апага иреннән 4 ел буе бер генә хат та килми, чөнки аның ирен пленга алалар. Ул иренең кайда хезмәт иткәнлеген, кайда сугышта булганын да белмичә яши. Башкаларга фронттан хат килгәндә, Сәлимә апаның “Ичмасам берәр генә хаты булсада килсә иде”, - дигән көннәре дә бик күп була. Әнә шулай сугыш елларының газапларын, кайгысын, йөрәге аша үткәреп, тормыш сынауларына түзеп, сабыр гына көтәргә кала аңа. Ярый әле иренә исән сау туган нигезенә әйләнеп кайтырга насыйп була.

Сугыштан соңгы елларны да басуларда бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр бил бөкте ул, ләкин беркайчанда тормыш авырлыгыннан зарланмады.

Тормыш иптәше Гаяз абый белән бергә 51 ел гомер итәләр. Кеше арасында ким-хур булып яшәмиләр алар, 5 бала тәрбияләп үстереп, бианасы Мөхрибикә әби белән уртак тел табып 40 ел бергә яшиләр. Иптәше озак еллар колхозда бригадир, аннан соң почтальон булып эшли. Карты белән тормыш йөген дә тигез тартып, бик бәхетле гомер кичерәләр.

Балалар белән шаулап торган, карты белән икесенең мәшәкать тулы көннәрен сагынып искә ала Сәлимә апа. Балалары хәзер барсы да башлы-күзле, үз тормышлары белән авылыбызның үрнәк гаиләләре булып гомер итәләр. Зөһрә апа белән Азат абый, Дилбәр апа белән Дилүс абый, Райхана апа белән Зөфәр абыйны белмәгән кеше бик сирәктер.

“Тормышның ачысын да, төчесен дә бик күп күрдек. Ходайга шөкер! Шушы матур тормышка сокланып яшим”, – ди Сәлимә әби. Аңа бүгенге көндә 89 яшь.

 

 

Гайнетдинова Газизә Гайнетдин кызы. Аның турында укырга.

 

Дәүләтова Гөлчирә Нурмөхәммәт кызы.

 Гөлчирә апаның яшьлеге сугыш чорына туры килә. Сугыш башланган көнне бүгенгедәй хәтерли ул. Сугыш... Онытырлыкмы соң бу сүзне? Безнең илебез 60 ел тыныч тормышта яшәсә дә, сугыш китергән кайгы-хәсрәтне онытырлык түгел.

Сугыш башланганда Гөлчирә апага нибары 14 яшь була. Авылда ул елларда радио берәү генә була. Иртәнге сәгать 5 тә радиодан тынлыкны бозып, илебезгә немец гаскәрләре сугыш башлады дигән шомлы хәбәр тарала. Тыныч тормыш кайгы-хәсрәткә алышына.

Сугышның беренче көненнән үк Гөлчирә апаның әтисен, абыйсын сугышка алып китәләр.

Бер көн дә калмыйча мәктәпкә йөрергә тырыша ул. Чөнки мәктәптә көн саен 100 грамм ипи, сөт бирәләр. Ул вакытта мәктәпнең аты да, сыеры да була. Менә шул ипи белән сөт безне ачка үтермәде, ди ул. 7 класс кына укырга туры килә аңа, чөнки тормышны алып бару өчен эшләргә кирәк була.

16 яшьлек Гөлчирә апаны авылдашы Фәридә апа белән Казанга дары заводына эшкә җибәрәләр.

“Көннәр буе противогаз киеп эшли идек, - ди ул авыр сулап. - Торган җирләре дә нинди бит әле. Ягылмаган баракта такталар өстендә йоклыйбыз, ташкүмер булса, шуны аз-маз гына җылытабыз. Көн саен 500 грамм ипигә карточка бирәләр. Менә шул ипи өчен эшләдек инде без. Иртән эчәргә чәй дә юк, эшкә чәй дә эчмичә китәбез. Көндезен ипине суга җебетеп ашыйбыз. Ачка үлмәс өчен шул да җитте.”

Гөлчирә апаны сугыш бетү белән заводтан кайтаралар. Кайту белән ул 1945 елда бухалтерлар әзерләү мәктәбендә укыган ул.

Сугыштан соңгы еллар да җиңелдән булмый аның өчен. Сложный молотилкада төннәр буе эшләгән Гөлчирә апа, ял итүне дә белмәгән.”Ашарга булмаганлыктан, ашка калак белән он салып, ашлы су кебек болгатып, шуңа кызыл чөгендер, алабута, балтырган яфраклары салып ашый идек,” – ди ул. Тирә-юньдә ризыкланырлык үлән калмаганчы ашаган авыл халкы.

Тормыш иптәше Нурмөхәммәт абый белән тыныч тормышта яшәп 5 бала тәрбияләгәннәр алар. Нурмөхәммәт абый да сугыш һәм хезмәт ветераны, авылыбызда озак еллар газчы булып эшли. Гөлчирә апа үзе балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыга. ”Тигез яшәгәндә бик күңелле, бөтен тормышың җитеш булса да ялгызлык бик кыен.Тормышым аллага шөкер, балаларым кайтып йөри, ярдәменнән ташламыйлар, күршеләрем бик ярдәмчел, гомергә рәхәт яшәсеннәр – дип юанды ул безгә очрашу вакытында.

Озак юанырга язмаган шул. Гөлчирә апа да инде җир куенында. Авыр туфрагы җиңел булсын.

 

 
Hosted by uCoz