|
Тыл ветераннары белән очрашу
Сугыш килде безгә сорамыйча, Шакымыйча керде ишектән, Кабатладык шулчак тешне кысып: “Без җиңәргә тиеш ничек тә!” Шигырь юлларында әйтелгәнчә күп кенә аналарның газиз балалары, хатын – кызларның сөйгән бердәнбер ярлары шушы дәһшәтле канлы сугышка китәләр. Олы Чакмак авылыннан Бөек Ватан сугышына барлыгы 274 кеше китеп, 134 е сугыш кырларында ятып кала, ә 140 сугышчы әйләнеп кайта. Олы Чакмак авылыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган 88 сугышчының һәм 72 авылдашыбызның бүгенге көндә дә югалып билгесезлектә калуы ачыкланды. Аларның исемнәре мәңгеләштерелеп Хәтер китабына кертелде. Хәзерге урта һәм яшь буын якты дөньяда яшәве белән сугыш чоры каһарманнарына һәм ул елларның авыр йөген җигелеп тарткан ил кызларына бурычлы. 1941 елның шомлы июнь көннәре иде бу... Тыныч хезмәт дәрте белән янып, илнең яңадан – яңа уңышлар белән куандырып торган халык туфрагына Гитлер Германиясенең кара тәреле танклары үрмәләде, авылларыбыз, шәһәрләребез өстендә бомбалар, туплар шартлады. Халкыбыз бердәм булып дошманга каршы күтәрелде.
Таң җилләре Арыш башларыннан Чык бөртеген коеп искәндә, Тыныч күңел белән колхозчылар Җырлый-җырлый эшкә киткәндә, Илебезнең армас эшчеләре Төнге сменадан кайтканда, Кара диңгез өстен таң нурлары Ал яктылык белән япканда, - Фашист пиратлары илебезнең Гадел тынычлыгын боздылар. ( М. Вәдүт. “Үлем фашистларга”) Ил бәхете өчен мәхәббәтләрен корбан итеп, гомер көзләрен ялгызлыкта каршылаучы кызларыбызга нинди генә изгелекләр кылсак та хәләл булыр, аларга нинди генә яхшылыклар эшләсәк тә, инде әҗеребезне кайтардык дип әйтергә тел әйләнмәс. Сборыбызның беренче өлеше тол хатыннарга һәм ирләре сугышта үлеп калган хатыннар багышлана Тол хатыннар 1. Гарипова Һаҗәр(хәзер мәрхүмә), 2. Насруллина Нәкыя (хәзер мәрхүмә), 3. Шәкүрова Мөсәвәрә әбиләр. Ирләре сугышта үлеп калган хатыннар исемлеге. 1. Абдуллина Мәүҗидә 2. Гайниева Гайниямал. 3.Гарипова Һаҗәр. 4. Гөбәйдуллина Шәмсенур.
5.Валиева Мәрям 6. Насруллина Нәкыя 7. Рәхимова Хөснехатима. 8.Салашкина Мәгъсумә 9. Садриева Гиздиямал. 10.Хөснетдинова Мәгърифа. 11.Харисова Фәрхижамал. 12Хәйретдинова Зәйтүнә. 13. Хәйретдинова Әсма. 14. Хөснетдинова Сәрбиямал. 15. Хаҗиева Фатима. 16. Шарифуллина Сәлимә. 17. Әмирова Асма.
Чабатадан, тездән суга батып, Язгы чәчү җитәр алдыннан, Чыгып киткән икән симәнәгә Хатын-кызлар безнең авылдан. Сыерлары юлда ятып калган, Җилкәләргә күчкән симәнә. Бу турыда сөйләгәндә әле Әни һаман елап җибәрә. Кырык – илле чакырым, Язгы суда Кайталмасаң, илең ач кала. Хатыннарда тик бер ачы хәсрәт: Һәр йорт саен көтә ач бала. Әтиләрең сугыш йөргән чагы, Безнең яңа туган ел булган. Капчык аскан егермеләп хатын Басуларга кайтып егылган. Орлык кайткан. Безгә гомер булып... Без ни бирдек икән кайтарып? ...Әниләрнең әле яшәр чагы, китәләр шул иртә картаеп. (Кадыйр Сибгатуллин. “ Сугыш чоры хатын – кызлары”)
Сборыбызның икенче өлеше ветеран укытучыларыбызга багышлана Арабызда зур хөрмәткә лаек булган ветеран укытучыларыбызның да сафы сирәгәя бара. Сугыш елларында алар балаларга белем бирү белән беррәттән фронтка сугышчылар өчен җылы кием-салым, азык-төлек әзерләп җибәрүдә булышканнар. Басуда, ындыр табагында һәм башка бик кирәкле күп эшләрдә үзләренең көчләрен, сәламәтлекләрен кызганмыйча эшләгәннәр. Сбор үткәргән көндә исән булган ветеран укытучыларыбыз: 1. Нуретдинова Рабига (хәзер инде мәрхүмә) 2. Халикова Рәхилә. 3. Гайнетдинова Газизә апалар
Тылда хатын-кызлар җилкәсенә нинди генә кыенлыклар төшмәгән? Алар фронтка киткән ирләрен, абыйларын, улларын алыштырып колхоз эшләрен төптән җигелеп тарттылар. Сугыш китергән ачы җилләргә дә, кайгы-хәсрәткә дә алар сынмадылар, сыгылмадылар. Алар безгә Бөек Җиңүне якынайттылар. Сүзне тылда эшләүче апалар ала. Нуримөхәммәтова Вәҗиһә Нуримөхәммәт кызы. Гарипова Кәшифә Гариф кызы. Габдуллина Гөлҗиһан Вәли кызы. Гилманова Фәридә Гизетдин кызы. Давлетова Гөлчирә Нурмөхәммәт кызы. Гадельшина Җәмилә Ахун кызы. Хәйретдинова Мәсхия Закир кызы. Сафина Сәлимә Галиәхмәт кызы.
Сугыш... Нишләдең соң син ? Син бит миллионнарча хатын-кызларны ирсез, аналарны баласыз, балаларны әтисез калдырдың. Әтиләре сугышка киткәндә йә туып, йә туарга да өлгермәгән күпме балалар калды. Әтиләре аларның барлыгын хат аша гына белгән, кайсылары белмичә дә һәлак булганнар. Әтиле балаларга кызыгып, үзләренең әтисез булуларына кимсенеп, әти кешене бер күрүгә, аның көчле кулын тоярга хыялланып үткән балачак...Фронттан көттереп кенә килгән, дары исе сеңгән хатларны укып юанулар... Әтиле балалар, әтиләренә карап куанышсалар, ятим балаларга кемгә әти диеп дәшәргә белмичә сугыш китергән газап-михнәткә түзеп яшисе генә кала. Язмышлар бер генә төрле булмый шул, һәркемнең тормышы үзенә бер төрле, гыйбрәтле. Сборга килгән Шакирҗанова Зәйтүнә апа нәкъ шундыйларның берсе. Аның әтисе сугышка киткән җиреннән әйләнеп кайтмый. Сугыш һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары, сезнең һәркайсыгызга хас бер сыйфат – ул тыңгысызлык. Рәхмәт сезгә, әле озак еллар сәламәт булып, безгә олы терәк булып яшәгез! Бүгенге көндә күктә кояш балкый икән, авылыбыз буйлап яшьләр яраткан хезмәтләренә ашыга икән, балалар чыр-чу килеп уйный икән, барысы өчен дә без сезгә бурычлы. Шигырьләр, бәетләр иҗат итүче сугыш чоры баласы Сафина Рәзинә апа да безнең сборда катнаша. Аның әтисе дә сугышта һәлак була. Бу сугыш алар гаиләсен дә читләтеп үтми. Ятим балаларга сугыш китергән кайгы-хәсрәтне үз җилкәләрендә кичерергә туры килә аңа. Ул үзе язган берничә шигырен укып үтә. Җиңү хөрмәтенә. Алты яшьлек сабый чагым,
Яшел чирәмдә уйныйбыз . Әти-әнием минем яннарымда. Бәхетле без диеп уйлыйбыз. Бәхет дигән нәрсә кыска булды, Кинәт нидер булды илкәйгә. Сулар сиптем, алай да шиңделәр. Нәрсә булды икән гөлкәйгә? Тыныч һаваларны ярып үтте Сугыш дигән ачы хәсрәт. Әти-әнкәйләрнең кайгысыннан Безнең күңелләрдә бетте дәрт. Авылыбызга кара кайгы килде, Күз яшьләре түгә аналар. Сугышның беренче көненнән үк Газиз әтиләрне озата баралар. Сугыш хәбәре килү белән Газиз әткәемне алдылар. Кадерле әнкәем, без дүрт бала, Авылдашлар озатып калдылар. Барлык таза ирләр, колхоз – Ана-балаларның таянычлары. Алар китте, без ятимнәр калдык. Алда әле аянычлары. Бер әнкәйгә без дүрт бала калдык, Зур абыйга 11 яшь булган. Безнең күзгә әнкәй карап елый, Кичләр булган күктә ай туган. Якты айга карап ялвара ул: Бәгыркәем исән-сау кайтсын, Юлларыңа ак бәхетләр телим, Утырткан гөлләрем чәчәкләр атсын. Пар атларга кыңгыраулар тагып, Утырганнар алар арбага. Моңлы уйнаган тальян тавышлары, Таралганнар бөтен далага. Авыл эче хәсрәт белән тулган, Тол аналар елый, ятим балалар, Хушыгыз, исән-сау кайтыгыз, дип Хәерле юл теләп калалар. Юк, бетмәде сугыш, озак барды, Авыр булды, ялгыз анага. Әнкәй күзебезгә карап тора, Ярдәмләшү төшә олы балага. Бер стакан онны авызыннан өзеп, Алып кайта аны басудан. Аяклары юеш, чабатадан үтә. Чирләр алды йөрәк ярсудан. Немец-фашист юлбасар гаскәрләр Илебезгә бомба ташлады. Озак тормый сугыш якларыннан Кара хәбәр килә башлады. Әтиемнән бераз хатлар килде: “Сабыр гына түзеп яшәгез. Балаларым, газиз хатыным белән Исән кайтсам, матур яшәрбез”. Ялгыз ана, тырыш хезмәт куйды, Балаларны исән үстерде. Әткәемнән ачы хәбәр килгәч, Барыбызны кочаклап үкседе. Япь-яшь көе әнкәй ялгыз калды, Күзләренә яшьләр тулдылар. Авылыбызда ятим калучылар Күп аналар ялгыз булдылар. Мәңге онытылмас авыр көннәр Йөрәкләргә яра салдылар. Ул чор аналары, балалары Ашкынучан булып калдылар. Хәзер без дә әби, бабай булдык. Кабат сугыш күрергә язмасын. Үсеп килгән оныкларыбызның Йөрәгендә чирләр калмасын. Авылыбызның ветеран картлары, Тол калучы газиз аналар, Киләчәккә изге теләк телик, Ятим үсмәсен безнең балалар! Шатлык белән яшәү насыйп булсын, Күкләребез аяз булсыннар, Илебезнең тынычлыгын саклап, Ипекәйләр мулдан уңсыннар.
Җиңү бит ул җиңел бирелмәде, Аны бит сез якынайттыгыз!... Әйе, бу сүзләр белән көнне-төнгә ялгап эшләүче, ачлыкны, ялангычлыкны күреп, җилкәләрендә ир-егетләр генә күтәрә алырдай эшләрне башкаручы, итәк тулы балаларына җылы бирүче әниләргә, апаларга эндәшәбез, рәхмәт сезгә!. Күп кенә хатын кызларыбыз, ирләре сугышта һәлак булып калгач, гомер буена аларны көтеп яшәделәр. Уч төбе кадәрле йөрәккә күпме хәсрәт, авырлык, түземлек, сабырлык сыйгандыр. Үзебезнең авыл язучысы Кәмбәр Хәбибуллин язган “Ветеран “ шигыре тыл да эшләүче барлык ветераннарга багышлана. Ветеран. Сиңа төште авыр язмыш Фронттамы, тылдамы. Сызландыра яраларың Аяктамы, кулдамы. Иң каты тирән җәрәхәт – Ул синең йөрәгеңдә. Картайган көнеңдә юк синең Таяныр терәгең дә. Сугыштан соңгы елларда Аз булмады хәлеңне. Ачлы-туклы авыр хезмәт Җәзалады тәнеңне. Артык кеше кебек караш, Кая гына барсаң да. Азмы кимсетүләр сиңа, Күпме сөрән салсаң да? Кем төзегәндер юлларны, Авылын да, шәһәрен, Алырмын дип кем уйлаган Начарлыгын, каһәрен. Үзе татып карамагач, Сугыш суы ачысын. Ветеран күзендә күрми Канлы яшьләр ачысын. Бик тә ышанасы килә, Юкка чыкмас зур хөрмәт. Кайтыр өлкәннәргә кабат Миһербанлык һәм хөрмәт. Соңгы хәбәр. Сугыш бара, мәңге туктамас күк, Күк йөзенә кайгы сарылган. Еллар үтеп, сугыш кырларына Бәхетләрне читләп барылган. Күпме ләгънәт чәчте аналарның Тынычлыкка күнгән күңеле. Шомлы аваз сугыш сәламедәй Әйләнә дә килә түгелме?! Җитмәдеме? Киткән яшь гомерләр Цинк табутларда кайттылар Туган илнең жылы куенына, Үзләре дә сизми калдылар. Ялгыз ана салмак башын иде, Авыр кайгы тырный йөрәген. Оныта алмый газиз улының ул: “ Көт, әнием, кайтам! “ – дигәнен. Ана күңеле һәрчак уяу була, Тәрәзәләргә бары җил өрә. Әйтерсең лә, кече улының Соңгы хәбәрләрен җибәрә.
Ачы сугыш... Күпме яшь гомерләрне якты дөньядан, кояш нурыннан мәхрүм итте. Күпме аналарның йөрәгенә тирән эз, авыр михнәт истәлекләре калдырды. Нигә? Нәрсә өчен? Кайтаваз булып үз сүзләребез яңгырый. Мондый ваемсызлыкка җавап юк... юк...юк...
Җиңүләрнең даны мәңгелек. Җиңү көнен бәйрәм итә халкым, Яз китергән җиңү назларын. Тик күпләрнең гомерләре кайткан Җаны булып киек казларның. Ветераннар, данлы ветераннар, Сирәгәя бара сафлары. өзгәләнеп искә алдылар көрәшләрдә узган чакларны. Яу кырында күпме җаннар калган Туганнардан калган каберлек. Айлар, еллар үтә җанны телеп, Җиңүләрнең даны мәңгелек. 60 нчы тапкыр язлар килә, Җиңү гөлләренә төренеп. Илебездә тик тынычлык булса, Яшәр халкым, яшәр сөенеп. (Лилия Садриева.) 1418 көн һәм төн! Яшәү һәм үлемнең арасы; Дәһшәтле елларның бүген дә Төзәлми йөрәктә ярасы. Тиңдәшсез көрәшнең бәһасе - 20 миллион корбаннар; Җиңүгә юл ярып, батырлар Үлемгә йөзгә-йөз торганнар. Бар микән бер генә гаилә Тимәгән сугышның ялкыны? Әйләнеп кайтмады һәр өйдән Кимендә бер ике якыны. (М.Закиров.) “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен”, дип тылда фидакарь хезмәт батырлыгы күрсәткән әби-бабаларыбыз фашист илбасарларын юк итүдә хисапсыз күп өлеш керттеләр. Яшүсмерләр, хатын-кызлар үзләрен аямыйча фронтка икмәк, кием-салым, сугыш кирәк яраклары белән тәэмин иттеләр. Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, ихлас күңел белән ихтирам белдереп, Сезне зурлыйбыз. Чөнки Сез яшь буынның бәхетле яшәве өчен яшьлегегезне, сәламәтлегегезне кызганмагансыз. Эшләгән эшегез, тырышлыгыгыз үзегезгә меңе белән кайтсын иде. Без Сезгә кулдан килгән кадәр ярдәм итәбез, булышабыз. Сезнең белән горурланабыз һәм Сезнең батырлыгыгызга баш иябез. Сез кичергән авырлыклар бер вакытта да кабатланмасын. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын иде. Туган җирнең кадерле, һәркемгә якын икәнен, аны сакларга кирәклеген төшендердегез. Сезгә Җиңү бәйрәмен сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән каршыларга язсын. Сез моңа бик лаеклы! Мул, имин тормышта бәхетле тыныч гомер итүегезне телибез. 1945 ел 9 май Бөек Ватан сугышы тәмамланган көн. Килгән ул көн, килгән җиңү көне, Язлар бүләк иткән җиңүне. Ничә еллар ветераннар көтә Һәр ел саен язлар килүен. Язлар җиткәч алар яшәрәләр Медальләрен таккач түшләргә. Тагын бик күп еллар безнең сафта Насыйп булсын юллар үтәргә!
Җиңү җыры.
Рамазан Байтимиров шигыре. Рөстәм Яхин көе.
Ерак иде ул көн, озак көттек, Бер кайгы да урап узмады. Мең ярым көн буе көрәш барды, Мең ярым көн көттек без аны. Җиңү килде җирне нурга күмеп, Шатлык белән күзне чылатып. Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден – медальләрне чыңлатып. Һәр көн саен таңнар алланды. Киң кырларда, мартен яннарында
Озын көннәр төнгә ялганды. Җиңү яулый тыныч көрәшчеләр Гөлләр үсә Ватан кырында. Илдән илгә, телдән телгә күчеп, Җыр яңгырый бәхет турында. |