Конкурс

«Мөслимем-туган җирем»

Милли традицияләрноминациясе буенча иҗади эш

 

Ханова Динара Рәшит кызының эше, VII класс

Җитәкчесе: Гарипова Гөлия Риф кызы, география, биология укытучысы

 Максатлар:

 - үз төбәгебезнең һөнәрчелек эшен өйрәнү;

 - һөнәрчелекнең үстерелүенә ярдәм итү;

 - туган якка һәм туган халкыбызга мәхәббәт хисе тәрбияләү;

 - укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

 

Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән киемнәре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, сөлгеләре, чаршаулары... Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч... Сәхтиян күннән чәмчәләп чигелгән йомшак, җиңел итекләр... Халкыбызның сәнгать алымнары турында тулырак>>

 Бүгенге кызларыбызның күбесе бу эшләрне эшли белми шул. Кайбер һөнәрләр инде бөтенләе белән үткән гасырларда калган. Халкыбыз арасында сакланып калган талантлардан әлеге һөнәрләрне өйрәнеп каласы иде. Алар әби-әниләребезнең күңел җылысын саклаган хәлдә киләчәк буыннарга барып ирешсен иде. Шулай да әле безнең арада әти-бабайларыбыз, әни-әбиләребез һөнәрләрен дәвам итүчеләр бар әле. Алар дәвам итеп кенә калмыйча, киләчәк буыннарга үзләренең хезмәтен ядкарь итеп калдырырдай кешеләр.

 Мөслим районы Олы Чакмак авылында да бар оста куллы, җансыз әйберләргә дә җан өрүчеләр. Шуларның берничәсенең өендә булып, очрашу үткәреп, кул эшләре белән таныштык.

 Шакирҗанова Зәйтүнә апа бүгенге көндә лаеклы ялда. Ул вакыты булган саен кул эше тота. Зәйтүнә апа энҗе, сәйләннәр белән күз явын алырдай такыя калфаклар чигә. Чигешләрендә чәчәкләр, яфрак, сабак орнаментларын куллана. Вак энҗе, сәйләннәр төсләре белән бер-берсенә яраклашып, бер-берсен тулыландырып торалар. Болардан тыш аның төрле ысуллар белән чиккән мендәр тышлары, карават җәймәләре, сөлгеләре бар. Бизәкләр бер-берсен кабатламый, анда төрле төстәге җепләр кулланылган. Авыл өйләре өчен челтәрләп чигелгән пәрдәләре белән күп кенә авылдашләрын сөендергәндер ул, мөгаен. Болар өстенә әле Зәйтүнә апа тыгыз, калын тукымаларны чигеп, стена келәмнәре әзерли. Мондый келәмне чигү өчен ветеринариядә кулланыла торган шприц энәсен игәүләп, чигү энәсе ясый, төрле төстәге сүтелгән җепләрне куллана. Тукыманы тишеп, җепне уң якка чыгарып калдыру ысулы белән эшли. Мондый бизәкләр күпереп торалар. ”Бу кул эшләренә кайчан өйрәндегез?” дигән сорауга ул: ”Чигүләрне кыз чагында ук өйрәндем. Кирәклек һәм юклык калганнарын өйрәнергә мәҗбүр итте. Ә хәзер буш вакытларымны шулар белән үткәрәм, ”-ди ул. Әйе, хәзер инде ул кирәклектән генә түгел, ә күңелендәге уй-хисләрне бизәкләргә әйләндерә.

 Шакирҗанова Зәйтүнә апа һәм аның кул эшләре

 Икенче таныштырасы килгән кешебез - мәктәпнең технология һәм сызым укытучысы Нәгыймов Мөнәвир Әнвәр улы. Ул агачны бизәкләп эшләп, аңа җан өрүче. Мөнәвир абыйның өендә кулдан эшләнгән өстәл-урындыклары, асылмалы кухня шкафы, китап кишләре, шкатулкалары бар. Аларга матур бизәкләр төшерелгән. Бу хезмәт кешедән сабырлык, үҗәтлек, төгәллек сорый. Бу сыйфатларга ия булгангадыр инде, аның эш үрнәкләре елмаеп-көлеп тора. Дәресләрендә укучыларга үзе белгәннәрне өйрәтә. ”Эшләгән эшләр тормышта кирәкле, файдалы һәм кулланыла торган булсыннар”-ди ул.

 Нәгыймов Мөнәвир Әнвәр улының кул эшләре

 Авылыбызга килен булып төшкән Нәгыймова Миңнур Зәйнетдин кызының кул эшләре дә үзенә тартып тора. Мендәр тышлары, чигүле сөлгеләре, бизәкләп чигелгән алъяпкычлары... Чиккән алъяпкычлар канатлы булырга тиеш. Мондый алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп тора. Мендәр тышларын да бик тырышып чиккән Миңнур апа. Каты күзле, яман күңелле кешеләрнең күзләре шушы матур чигешле мендәрләргә төшә дә, хатын-кызларга күз тими, имеш. Никадәр хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә! Ә чиккән сөлгеләр татар хатын-кызларының мәдхия-гимны булып торган. Ул бизәкләрдә илаһи бер олылык, кеше хисләрен табигатькә, урман-кырларга, бормалы көмеш суларга, зәңгәрсу-яшел тал-тирәкләренә, алсу-кызыл гөлләргә юллаучы ниндидер сихри көч бар сыман. Гомумән, аларда табигатьнең яшәү сулышы тасвирлана. Соңгы вакытта Миңнур апа сәйлән белән чигү серләрен өйрәнә. Андый чигешле догалыгы да бар. “Мин матурлык яратам. “Матурлыкта-татулык”ди бит халкыбыз. Матурлык булган җирдә явызлыкка урын юк” ди ул. Аның фикерендә дөреслек бар.

 Нәгыймова Миңнур Зәйнетдин кызының кул эшләре

 Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә. Ата-бабаларыбызның изге йолаларын онытмыйк, киң күңелле булыйк. Безнең милли сәнгатебезне дәвам итүчеләр ишәйгәннән-ишәя бара, шуңа күрә ул гореф-гадәтләребез яшәр һәм чәчәк атар.

 Бу чигешләр, бу бизәкләр

 Килә ерак чорлардан.

 Үсәр татар балалары

 Илһам алып шулардан.

 

Бу тема буенча файдалы сылтамалар:  1  2  3  

 Әдәбият:

1. Сергеева Н. Әбиемнең сандыгы. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1995.

2. Нурзия. Тылсымлы энә. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2001.

3. Валеев Ф. Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, Татарское книжное издательство, 1984.

4. Дамское рукоделие. Нижний Новгород, ТОО”ПК Инжиниринг, Лтд”, 1993.

5. Еременко Т. И. Иголка-волшебница. Москва, ”Просвещение”, 1988.

6. Татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр(методик ярдәмлек). Казан, ”Мәгариф”нәшрияты, 2000

7. Сәүбанова С. Бәйрәмнәр, туйлар өчен. Казан, ”Раннур”нәшрияты, 1999.

8. Технология, 6 нчы сыйныф. Казан, ”Мәгариф”Нәшрияты, Москва, ”Вентана-Граф”, 2001.

9. Технология, 8 нче сыйныф. Казан, ”Мәгариф”нәшрияты, 2003.

10. Трудовое обучение, 7 класс. Москва, ”Просвещение”, 1990.

11. Школа и производство, 1997, №1.

12. Школа и производство, 1998, №2.

13. Школа и производство, 1999, №1.

14. Школа и производство, 2001, №3.

15. Школа и производство, 2002, №2.

 

 

                                

Hosted by uCoz