|
Максат: Гаиләдә бер көн, бер атна, бер ай эчендә тотылган җир асты суының төрле максатларда күпме кулланылуын билгеләү һәм суны рациональ тоту мөмкинлекләрен тәкъдим итү. Методика: Гаиләдә 7 көн эчендә тотылган суның күләмен литрларда исәпләп, аның түбәндәге максатларда тотылуын билгеләү: 1. Аш- су. 2. Йорт хайваннары өчен. 3. Санитар- гигиена кагыйдәләрен үтәү максатында. 4. Гөлләргә су сибү. 5. Мунчада юыну. 6. Кер юу өчен.
Су – безнең планетада иң күп таралган матдә. Җирнең су сүрүе – гидросфера – җир өслегенең 71% алып тора. Җирдә су запасы (литосфера һәм гидросфера) 2,7 млрд. км исәпләнә. Атмосферада пар халәтендә 13 мең км су бар. Гидросфераның 94% океан һәм диңгезнең тозлы сулары тәшкил итсә, 6% - төче су: 5,8% - җир асты һәм бозлыклардагы су, 0,2% күл, елга, туфрак һәм атмосферадагы су пары туры килә.
Су җир
йөзендә тормыш яралуның бөек “билгесе” булып санала, тере организмнарда бара
торган Кайбер әкиятләрдә тере һәм үле су турында искә алына. Тере суны чынбарлык дип әйтергә була: күп кенә су чыганаклары сәламәтләндерү үзлегенә ия, мәсәлән, күкертле водород суы. Билгеле булган “Нарзан”, “Боржоми ”, “Ессентуки” сәламәтләндерү чыганакларын искә төшереп үтәргә мөмкин.
Суда минерал чимал һәм азыкның чиксез запасы тупланган. Бөтен төр куллануны
исәпкә алсак, һәр кеше бер ел эчендә 2500-3000 м су сарыф итә. Төче су – теләсә кайсы организмның, шулай ук авыл хуҗалыгы үсемлекләренең һәм хайваннарының яшәеш нигезе. Кеше дә чиста, эчәргә яраклы суга мохтаҗ. Сусыз бер генә промышленность та эшли алмый. Шуңа күрә дә кешелекне төче су белән тәэмин итү зур проблема булып тора. Шуның өстенә ул пычранып, эчәргә яраксызга әверелә, хәтта авыл хуҗалыгы һәм промышленность та куллана алмаслык дәрәҗәдә булырга мөмкин.
Суны куллану даими үсә. Россиядә 2000 елда 90 км су кулланылган. Шуның 80% - җир
өстендәге су чыганакларыннан булса, 20% - җир асты сулары. Халыкара санитар-гигиена нормалары буенча тәүлеккә бер кешегә 235л су туры килә. Россия шәһәрләрендә бер кеше көненә 400л куллана. Су авыл җирендә дә шактый күп кулланыла. Көнкүрештә, шәхси хуҗалыктагы файдаланудан тыш, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларын сугару өчен, йорт хайваннарына эчертү өчен тотыла. Бер шәхси хуҗалыкның бер көн, бер атна эчендә җир асты суының тотылу күләмен күрсәткән таблица (литрларда).
Искәрмә. Көн дәвамында кулланылган суны көн саен 19.00 сәгатьтә исәпләп язып бардык. Нәтиҗә:
1. Бер шәхси хуҗалыкта бер көнгә якынча 162 л җир асты суы тотыла. 2. Бер атнага якынча 1157 л яки 1,157 м су тотыла. 3.Бер айга уртача 4628 л яки 4,628 м су кулланыла. Безнең тәкъдимнәр: Кеше җирдә төче суның өлешен арттыра алмый, бу очракта бердәнбер юл булып аны рациональ файдалану тора. Без авыл җирлегендә яшәүчеләргә җир-асты суларын экономияле тоту мөмкинлекләрен тәкъдим итәбез: 1. Су тамып тора торган кул югычларны төзәтергә яки алыштырырга. 2. Аклы керләрне чайкаган суларны каралы керләрне юарга тотарга мөмкин. 3. Яңгыр һәм кар суын файдаланырга мөмкин. 4. Савыт-саба юган суларны аерым чиләккә җыеп, мал-туар эчертүдә тотарга. Кулланылган әдәбият: 1. Журнал “Биология в школе” № 6 – 1999, № 4 – 2004, № 6- 2004, № 8- 2004. 2. Журнал “Химия в школе” № 6- 1999, № 1- 2001. 3. Ю.В.Новиков, “Природа и человек”,М., Просвещение, 1991. |
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||