Транспортның туфрак фаунасына йогынтысы 

Докладчы: Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучысы Ханова Динара Рәшит кызы

Җитәкче: Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы Гарипова Гөлия Риф кызы 

Максат һәм бурычлар: транспорт магистраленең туфрак хайваннар дөньясына йогынтысын билгеләү; биоиндикация методын өйрәнү; туфрак фаунасын исәпкә алырга өйрәнү; анкета алу аша автомобиль транспортының әйләнә-тирәгә йогынтысы турында мәгълүмат җыю.

Методика: 1) анкета үткәрү, мәгълүматларны эшкәртү;

                   2) аерым участокларда туфрак катламында 50x50 см арада өстәге үсемлек катламын алып, 25 см га кадәр хайваннарны санау, күзәтү көндәлегенә язу; таблица тутыру;

                  3) диаграмма төзү.

 50x50 см мәйдандагы 25 см тирәнлеккә кадәр туфрак катламында  тере организмнар саны.

тәҗрибә участогы туфрак фаунасы
юл чатында 7
100 м дан соң  15
мәктәп янында 23

    

 Автомобиль атмосферага углерод оксиды һәм диоксиды, азот оксиды, формальдегид, бензол, бензапирен, корым (барлыгы 300ләп агулы матдә бүлеп чыгара. Автомобиль шиналары асфальтка ышкылу нәтиҗәсендә атмосфера кеше өчен зыянлы булган  резина тузаны белән пычрана. Автомобиль күп күләмдә кислородны “ашый”. Җиңел автомобиль бер атна эчендә 4 кеше ел әйләнәсе сулый алырдай кислородны “яндыра”.

   Шәһәр җирләрендә яшеллек утыртырга мөмкин булган урыннарда парковка урыннары, гаражлар төзиләр.

  Транспортның зыяны елдан- ел арта, чөнки аларның саны да арта. Хәзер авыл җирендә бер ихатада 2-3 техника тора.

   Иске тотылган машиналар турында да әйтергә кирәк. Алар кулланылышта күп. Иске марка “Москвич”, “Жигули”, “Волга” автомобильләре 2-3 тапкыр күбрәк зарарлы газлар чыгарып, әйләнә-тирәне бик нык пычраталар. Иске автомобильләр һаваны гына пычратып калмыйча, таушалган шина, тутыккан корпуслар булып чүплекләрдә яталар. 

Халык арасында су буена төшеп машина юу гадәте бар. Мондый очракта эшкәртелгән машина мае сулыкларга эләгә. 1л машина мае 1млн. л суны эчәргә яраксыз һәм балыклар яши алмаслык итә.

   Автомобиль туфракны да пычрата. Әгәр кургаш кушылган бензин кулланылса, ул юл буйларында 50-100м ераклыкта туфракны авыр металлар белән пычрата. Кургаш үсемлекләрдә туплана, аның белән хайваннар туклана. Сөт һәм ит аша кешегә күчеп, көчле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Автомобиль туфрак фаунасына да йогынты ясый. Без шушы сорауны өйрәндек, кайбер нәтиҗәләрне чыгардык, сезгә тәкъдимнәребез дә бар.

    Автомобиль хуҗалары өчен анкета

1.     Сезнең өчен автомобиль сатып алганда нинди билге төп сәбәп булды?

       А. Марканың яңа моделе.

        Б. Кулланылышта экономиялелеге.

        В. Гаиләгә кирәклеге.

        Г. Автомобильнең минималь хакы. 

    2. Сез җәмәгать транспортын кулланасызмы?

        А. Әйе.     Б. Юк.     В. Бик кирәк очракта гына.

    3. Сез машинаны уртача тизлек белән йөртәсезме?

        А.  Әйе.    Б. Юк.     В. Һәрвакытта да түгел.

    4. Сез двигательне зур тизлек белән куасызмы?

        А.  Әйе.    Б. Юк.     В. Кайбер чакта гына.

     5. Сез даими рәвештә май һәм һава фильтрларын төзек тотасызмы, профилактика үткәрәсезме?

         А.  Әйе.    Б. Юк.     В. Һәрвакытта да түгел.

      6. Җәй көннәре елга һәм күл буйларында машинагызны юасызмы?

         А. Әйе, күпчелек шулай.    Б. Юк.     В. Беркайчан да.

     7. Сезгә транспортның атмосфера һавасын төп пычратучы булуы билгелеме?

         А.Әйе.    Б. Юк.      В. Минем бу фактның әһәмияте юк.

      8.  Сезгә, һаваның газ белән пычрануы нәтиҗәсендәге авырулар белән авырганыгыз бармы ( баш выртуы, ютәл, күңел болгану һ.б)?

         А. Күпчелек шулай.  Б. Бик сирәк.  В. Беркайчан да.   Г. Җавап бирергә авырыксынам.

      9.  Сез автомобилегезне бик данлыклы булмаган, экологик яктан чиста, һаваны пычратмый торган модельгә алыштырыр идегезме?

          А. Әйе.     Б. Юк.       В. Җавап бирергә авырыксынам.

     Анкета җаваплары буенча шуны әйтергә була: гаиләдә автомобиль транспорты кирәк, чөнки ул сәламәтлекне саклауда ярдәм итә, вакытны экономияли, шулай ук башка отышлы яклары да бар, ләкин аны төзек тотып әйләнә- тирәнең пычрануына юл куймау, двигательне холостой режимда эшләмәвен тәэмин итү, сулыклар янында автомобильләрне юмау кебек күренешләргә игътибар җитми.  

  Нәтиҗә:

1) автомобиль һаваны пычрата;

    2) һавадагы кислородны киметә;

    3) автомобиль юл буйларында туфрак катламын пычрата;

    4) автомобиль калдыклары чүплекләрдә җыелып ята;

    5) сулык тирәләрендә машина юып, сулыклар пычрана.

  Тәкъдимнәр:

1)     иске маркалы машиналарны куллануны киметү;

2)     азрак ягулык кулланырдай конструкцияләрне булдыру;

3)     мөмкин булган буш урыннарга, бигрәк тә юл буйларына  агачлар утырту;

4)     су буйларында автомобильләрне юмаска;

5)     ягулык итеп сыегайтылган һәм кургаш кушылмаган бензинны файдалану. 

 Әдәбият:

1.     “Биология в школе” №3, 2000

2.      “Биология в школе” №7, 2001

3.     “Биология в школе” №6, 2000

 

Бу тема буенча файдалы сылтамалар:    1    2 
 
 

                                 Счетчик посещений

Hosted by uCoz