|
Олы Чакмак авылы биоиндикациясе Максат: лишайниклар ярдәмендә авыл һавасының чисталыгын тикшерү. Методика: соңгы өч елда Мөслим районы Олы Чакмак авылы территориясендә атмосфераның чисталыгын тикшерү йөзеннән авыл тирәсендәге лишайникларның төре һәм күпмелеге билгеләнде. Моның өчен тикшерелә торган һәр участоктан 10 агач сайлап алынды. Агачларның 1 м биеклектә периметры үлчәнеп лишайникларның төре, саны билгеләнде. Тәҗрибә яздан алып көзгә кадәр төрле агачлар белән үткәрелде. Авыл тирәсендә ике төрле лишайник – пармелия, ксантория очравы ачыкланды. ![]()
Лишайниклар. Лихенология – лишайникларны өйрәнүче фән. Лихенологлар бу организмнарны гигиеонометрлар дип атыйлар, чөнки алар әйләнә - тирәлекнең пычрануы дәрәҗәсен күрсәтә алалар. Үзләренә кирәкле барлык матдәләрне лишайниклар һавадан һәм явым – төшемнәрдән алалар. Атмосфера пычранганда алар картаялар һәм һәлак булалар, чөнки аларның газ алмашу процессы барлык тән өслеге аркылы бара, кутикула бөтенләй юк. Агулы газлар катнашмасы, эрегән яңгыр суы фотосинтезның пигмент системасын җимерә, органик матдәләрнең транспорт функциясен боза. Лишайниклар бигрәк тә әче тирәлеккә сизгер. Шуңа күрә һавадагы азот оксидлары, ис газы, фтор кушылмалары, бигрәк тә күкерт оксидлары лишайникларга начар тәэсир итәләр. Күкерт IV оксиды, органик матдәләр – кокс, ташкүмер, соры күмер, нефть продуктлары янганда күп аерылып чыга. Аның концентрациясе 0,5 мг/м куб булганда барлык төр лишайниклар да үлә. Лишайниклар бөтенләй үсмәү - әйләнә-тирәлекнең бик нык пычырануын күрсәтә һәм лишайник чүле дип атала. ![]() Лишайниклар 3 формада: куакчыл, яфракчыл, юшкын кебек булалар. Әгәр территориядәге тикшерелгән агачлардагы лишайникларның 3 формасыда булса – һава чиста дигән сүз. Стена алтыны яки стена ксанториясе усак агачларында гына очрый. Стена алтынының үсүе бу тирәлектә атмосфераны пычратучы ят катнашмаларның бөтенләй булмавын күрсәтә. Атмосфера пычранганда башта куакчыл лишайниклар юкка чыга. Аларның булмавы яки аз булуы һаваның уртача чисталыкка икәнен раслый. Ә инде юшкынлы лишайниклар гына очраса, атмосферада агулы матдәләр концентрациясе югары, ә бу үз чиратында сулыш органнары авыруларын китереп чыгырырга мөмкин дигән сүз. Лишайниклар биоиндикатор буларак, Һаваның пычрану дәрәҗәсен күрсәтә. Һаваның чисталыгын лишайниклар буенча билгеләү.
Нәтиҗә: 1. Олы Чакмак авыл хуҗалыгы районында урнашкан булса да , һавасы чиста түгел. Чөнки куаклы лишайниклар бөтенләй юк, яфраклы лишайник төрләре аз. 2. Лишайниклар тал һәм каен агачларында күбрәк. 3. Узган ел белән чагыштырганда лишайниклар күбәйгән чөнки авылга газ кергән, мазут ташкүмер, утын ягу беткән. 4. Баланны буенда лишайникларның кимүен чүп, тирес түгә башлау, аларны яндыру белән аңлатып була. Кулланылган әдәбият: 1. Л.Г. Бязров “Лишайники – организмы гигиенометры”. 2. З.А. Власова “ Биология справочник школьника” 3. Красная книга Республики Татарстан. 4. Д.И.Трайтак “ Ботаникадан уку китабы” Книга для чтения по ботанике. 5. Б.И.Миркин. Л.Г.Наумова “Экология России”. 6. Энциклопедический словарь юного натуралиста.
Кушымта
2003 – 2004еллар
ТӨРЛЕ АГАЧЛАРДАГЫ ЛИШАЙНИКЛАР
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||