Олы Чакмак мәктәбендә район укытучыларының методик берләшмәсе тарафыннан оештырылган семинарлар

12 февральдә Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Авыл мәктәбендә рухи һәм физик сәламәт шәхес формалаштыру” дигән темага тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары үтте. Семинарда 35  кеше катнашты.

Семинар программасы

 Класс җитәкчесе 2009” бәйгесендәге иң отышлы чыгышлар тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларына тәкъдим ителде. Алар Лениза Рушатовна тарафыннан әзерләнгән тренинг, Венера Сеппуховнаның һәм Светлана Анасовнаның  класс җитәкчесе презентациясе. Класс җитәкчеләре тарафыннан оештырылган класс сәгатьләре, ток шоу һәм Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларында уздырылган “Авылымның спорт сөюче гаиләләре”  дигән класстан тыш чараларның югары дәрәҗәдә үтүен билгеләп үтәргә кирәк.

Әлеге семинардан видеоязмалар

1. “Авылымның спорт сөюче гаиләләре” ("Күңелле стартлар" ярышы)

(44,35 МБайт. Дәвамлылыгы 7:15 минут)

2. "Никотиннан һәм алкоголизмнан наркотикка - бер адым" дип исемләнгән ток-шоу.

(18МБайт.  Дәвамлылыгы 2:45 минут)

Әлеге семинарга багышланган фотогалерея

 

 

 

 
Hosted by uCoz