Олы Чакмакта суырлар экологиясе

Докладчы: Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучысы Зиннуров Рузан Марс улы

(IX класс. 2002-2003 уку елы. Укытучы Зиннурова Э.С.)

Максат:

Суырларның тормышын, безнең авыл тирәсендәге популяциясенең үзенчәлекләрен өйрәнү.

  

Методика:

 

Соңгы ике елда Мөслим районы Олы Чакмак авылы территориясендә суырларның тормышын өйрәнү йөзеннән авыл читендәге калкулыкта суырлар колониясе өйрәнелде. Моның өчен тикшерелә торган участокта суырларның урнашуы, бер гаиләдә ничә суыр булуы, суырлар нинди үсемлекләр белән туклануы, аларның ел вакытына карап активлыгы, үрчүе, алар белән янәшә яшәүче хайваннардан йомран һәм башка хайваннарның үз-үзләрен тотышына, кешеләрнең аларга йогынтысына игътибар иттек. Тәҗрибә яз, җәй, көз көннәре үткәрелде. Укучылар белән күзәтүләр үткәрдек, үлчәүләр алдык, фотога төшердек, җирле халык белән әңгәмәләр, сөйләшүләр үткәрдек.

 

Байбак ( Суыр).

 

Байбак сөркә ыругыннан кимерүче эре хайван. Бу җәнлек берничә исем белән йөртелә: сөркә, суыр, байбак. Ул Евразия материгының көньяк өлешендә киң таралган, шулай ук Камчатка һәм Алтай җирлегендә очрыйлар. Кайбер белгечләр аларның тау җәнлеге булуын раслый. Татарстан җирлегендәге сөркәләрне дала җәнлеге дип әйтергә була, ләкин алар да калкулыкларда оялыйлар. Ни өчен дигәндә, бу җәнлекләр суны яратмый. Хәзер суырларның 15 төре билгеле, шулардан БДБ илләрендә - 6, Татарстанда 1 төре (гадәти суыр - байбак) яши. Кимерүчеләр классына керүче бу хайван Татарстанның көньяк Һәм көнчыгыш районнарындагы далаларда яши. Аның мехы йомшак, шома, ите ашарга яраклы. Маенда төрле витаминнар бар. Шуңа күрә ул файдалы җәнлекләрдән санала, аулау тыелган, Татарстанның “ Кызыл китабына “ кертелгән.

Картларнының  сөйләве буенча 1921 - 1922 еллардагы ачлыкта крестьяннар байбакларны меңәрләп тотканнар. Күп кенә урыннарда байбаклар бөтенләй юкка чыкканнар. Шуңа күрә 1930 елда байбакларны саклау турында закон кабул ителә.

Безнең Мөслим якларына байбаклар Азнакай районы Сәпәй Һәм Уразай авыллары арасындагы Чатыр тау исемле калкулыкта урнашкан байбаклар колониясеннән күчкән дип исәпләнә. Үз вакытында күрелгән саклау чаралары бу җәнлекләрне Чатыр тауда саклап калырга мөмкинлек бирде. Хәзер алар яхшы үрчеделәр һәм безнең Мөслим якларында да таралдылар.

Җирле халыкның сөйләве буенча, Азнакай районы Тат Шуган авылы тирәсендә 1956-57нче елларда ук күренә башлый, ә Мөслим районы Шуганка авылы тирәсендә 1965-66 нчы елларда күренә башлый. Картлар байбакларны тиресе һәм мае өчен ауладык дип сөйлиләр. Олы Чакмак авылы тирәсендә беренче тапкыр суырлар 1985 елларда күренә башлыйлар. Олы Чакмак авылы Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешенә, Ык елгасының түбәнге агымына урнашкан. Авылны икегә бүлеп Баланлы елгасы ага. Баланлы елгасы боргаланып-боргаланып Ык елгасына коя. Авылның төньяк-көнчыгышында әрәмәлек, анда күп төрле агачлар, куаклар үсә. Әрәмәлек авылга кадәр зур гына болын белән тоташкан. Авылдан төньяк юнәлештә, (авыл өсте тигезлегеннән 42 м биеклектә) Биек тау түбәсе сузылып ята. Шушы тау итәгендә Кайныкул чокырының яр буйларында суырлар колониясе урнашкан. Суырлар яшәгән урын чиста, көтүләр йөрмәгән, яшеллек, тыныч һәм антропоген факторлар юк диярлек.

Башта суырлар колониясе 2-3 кенә булды һәм алар чокырның уң як ярында күзәтелде. Соңыннан, күпьеллык үлән берьеллык үлән белән алыштырылгач, алар чокырның сул як ярына да күчтеләр. Төбәгебездә суырларның саны елдан-ел арта. Хәзер аларның колониясе 8-9 га җитә. Аларны башка урыннарга да күчерергә, ауларга мөмкинлек туды. Суырларны бары тик тиресе өчен генә аулыйлар, ә ите туклану, мае исә дәвалау үзлекләренә ия булуга карамастан кулланылмый, аларны эшкәртү, саклау, дару өчен файдалану технологиясе эшләнмәгән.

Суырларны без яз җәй һәм көз көннәре күзәттек. Алар үзләренә якын китермиләр, фотога төшерергә килгәч, сызгырып куркыныч килгәнен хәбәр итәләр һәм һәрберсе үз өненә кереп кача. Байбаклар тыныч, көтү йөрмәгән, йомшак, сусыл уләннәр куп булган(алар каты үләнне чәйни алмыйлар) авылның печәнлек тирәсен өннәрен казу өчен сайлыйлар. Суыр колониаль җәнлек. Тирән итеп казылган өннәрендә яшилләр. Өннәренең авазы көньяк-көнбатышка караган. Өннәрен сөзәк итеп һәм төньяк-көнчыгышка борылыш ясап казыйлар. Өннең диаметры 18-45см, тирәнлеге 1 м (күренгән өлеш), аннан кискен төньяк-көнбатышка борылыш ясап эчкә кереп китә. 100-150 м ераклыкта тагын колонияләр урнашкан. Өннәр арасында сукмак салынган. Бер тирәдәге сукмаклар берләшеп аска - инкүлеккә төшеп китә. Суырлар аска сусыл улгән ашау өчен төшеп йөриләр. Өннәр тирәсендәге үләннәр һәрвакыт ашап торганга сусыл, яшел төстә. Суырлар яшь, сусыл, ачы 9-10 төрле үлән ашыйлар. Алар үзләренең тормышында 100 -120 кг үлән ашыйлар. Көнгә олы суыр 400 га кадәр яшел масса ашый. Бер суырга сезон дәвамында туклану өчен 200-300м2 җир кирәк. Алар кышка азык әзерләмиләр. Көзгә  таба, үләннәр ката башлагач, суырлар сирәк күренә башладылар, бу вакытта алар аз хәрәкәтләнәләр һәм үзләренә май запасы туплый башлыйлар, симерәләр.

Без соңгы тикшергәндә алар йокыга талганналар иде. Йокы вакыты сентябрьдән  апрельгә кадәр, ягъни 8-9 ай. Йоклаганда алар кислородны аз сарыф итәләр, минутка 2тапкыр гына сулыш алалар. Кышын йокыга талганда 15-20 суыр бергә ята, болай ятканда аларга җылырак була. Суырлар апрельдән октябргә кадәр чорда үрчиләр. Аталану елга бер мәртәбә генә була. Ата һәм ана суырлар бер-берсенә хыянәт итмиләр. Суырларның буазлыгы 30 көн дәвам итә һәм алар авырлыгы 30 г чамасы булган 2-5 бала китерә. Ләкин балаларның барсы да исән калмый, ерткыч кошлардан, этләрдән һәм кешеләрдән һәлак булалар. Без тикшергән өннәр тирәсендә тозак, капкан, гильзалар күрергә туры килде. Аларның төп дошманнары кешеләр дигән фикергә килдек.

Суырлар узләренең территорияләренә һәм өннәренә тамга салалар. Яңакларына урнашкан бизләреннән бүленеп чыккан махсус сыекча белән алар бер-берсен ышкыйлар. Тизәкләре белән дә өн тирәсенә тамга салып чыгалар.

Җәйге күзәтүләребез сөркәләрнең вакытларын күбрәк җир өстендә үткәрүләрен күрсәтте. Кояш чыкканда алар ояларыннан чыгып юыналар, чистарыналар һәм тукланалар. Алар көзге уннарга кадәр туеналар һәм кояш кыздыра башлагач өннәренә кереп качалар. Ашаганда берсе сакта тора, куркыныч янаганда сызгыра, аннан соң икенчесе алыштыра. Суырлар бик чиста җәнлек, аларның туалетлары өненнән 1-2м ераклыкта. Алар арт аяларына басып тирә-юнне күзәтергә яраталар. Гаилә башлыгы - ата суыр һәлак булганда ана суыр ялгыз калырга теләми. Аның янына күршедән ялгыз ата суыр килә, ләкин ул аның балаларын яратмый һәм башларын ике тапкыр тешләп үтерә. Әлбәттә барлык ата суырлар да алай кыланмый.

Без, суырлар тормышын өйрәнгәндә күп кенә әдәбият укыдык, күзәтүләр алып бардык һәм җирле халык белән әңгәмәләр үткәрдек. Бу безгә табигатькә сакчыл караш, биология фәнен үзләштерүгә кызыксыну уятырга ярдәм итте.  

Суырларны өйрәнү мондый нәтиҗәләргә китерде: 

 

1.Суыр - өндә яшәүче хайван, аның гәүдә төзелеше моңа шактый җайлашкан: гәүдәсе нык, алгы очлыклары яхшы үсеш алган, тырнаклары көчле. Бу аңа тирән өн казырга мөмкинлек бирә.

2.Суырның мехы яхшы, ите ашарга яраклы, мае дәвалау үзлекләренә ия.

3.Авыл хуҗалыгына зыяны юк диярлек.

4.Халык арасында аларны саклау буеча аңлату эшләре алып барырга кирәк.

5.Суырлар авыл хуҗалыгы культураларына кагылмый.

6. Төбәгебездә суырларның саны арта, аларны Мөслим районының башка урыннарына да күчерергә, шартлар тудырырга.

7.Ел саен исәбен алып барырга.

8.Киләчәктә дә аларны күзәтергә, өйрәнергә кирәк дип табабыз.

Файдалы сылтамалар:

Байбаклар көне

Байбакларны өйдә асрау турында

Энциклопедия

Википедия

Россиянең сирәк очрый торган хайваннары

Hosted by uCoz